Терәк булырга кирәк
Аның сүзләренә караганда, бүген республика алдында торган төп бурычларның берсе – демография мәсьәләләрен хәл итү.
– Без яшь гаиләләр белән эшләүнең яңа алымнарын булдырдык, әмма адреслы эшне көчәйтергә кирәк. Мәсәлән, «Пушкин картасы» мисалында «Яшь гаилә» картасын булдыру, Яшьләр үзәкләре эшчәнлеген үзгәртү тәкъдим ителә. Яңалык түгел: торак мәсьәләсе дә – гаилә коруга һәм балалар табуга комачаулый торган төп сәбәпләрнең берсе. Шулай да, республикада яшьләргә һәм яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең төрле алымнары эшләп килә, – дип сөйләде министр.
Аерым алганда, 2025 елда Татарстан Рәисе карары нигезендә Фәннәр академиясе белән берлектә торак шартларын яхшырту өчен яшь галимнәргә грант ярдәме гамәлгә кертелде.
– Ә 2026 елның бурычы – торак мәсьәләләрен хәл итү буенча яңа тәкъдимнәр булдыру һәм бу җәһәттән ислам ипотекасы механизмнарын файдалану, – диде министр.
Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да яшь гаиләләргә ярдәмне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. «Яшь гаилә Татарстанның терәге булырга тиеш», – диде ул.
Рух саулыгы
Коллегиядә яшьләр өчен эшли торган учреждениеләр турында да әйтелде. Азат Кадыйров белдергәнчә, аларның эш тәртибе яңадан каралачак.
– Яшьләр анда, нигездә, уку яки эштән соң яңа белемнәр алу өчен килә. Шуңа күрә безнең объектлар кичке сәгатьләргә кадәр, әйтик, 21.00 сәгатькә, ә бәлки аннан да соңрак вакытка кадәр ачык булырга тиеш. Бездә яшьләрнең күпкырлы үсеше өчен лаеклы инфраструктура бар. Кайбер учреждениеләр алар белән нәтиҗәле аралаша белә, әмма барысы да түгел, – дип билгеләп үтте министр.
Аның сүзләренчә, әлеге чаралар социаль челтәрләрнең начар йогынтысын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эшнең бер өлеше булачак. Гади сүзләр белән әйткәндә, яшьләрне тик тотмауның бер юлы бу.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәзерге буын өчен интернет аралашуның төп чарасына әйләнгән. Эш көннәрендә яшьләр интернетта 4 сәгать 50 минут вакытларын уздырса, ялларда 6 сәгатьтән арта.
Азат Кадыйров яшьләрнең рухи саулыгына да тукталды. Аның сүзләренчә, бүген алар психологик ярдәмгә мохтаҗ.
– Бүген республикада заман таләпләренә җавап бирә торган психологик ярдәм системасы төзелгән. Түләүсез ярдәм цифрлы платформа аша күрсәтелә. Татарстан территориясен колачлаган тәүлек буе эшли торган ышаныч телефоннары 6 үзәккә хезмәт күрсәтә, алар барысы – 11, – дип сөйләде министр. – 2025 елда психологлар махсус хәрби операциядә булган 5,5 меңгә якын кешегә һәм аларның якыннарына махсуслаштырылган ярдәм күрсәткән. Хәзерге вакытта белгечләр СВОда катнашучыларның балигъ булмаган балаларына психологик ярдәм күрсәтүнең адреслы программаларын эшләүгә басым ясый.
Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, Татарстан яшьләренә психологик-педагогик ярдәм тулы күләмдә күрсәтелми, дип белдерде.
– Балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләре бары тик 10 муниципаль берәмлектә генә эшли. Цифрлы сервислар үсештә булуга карамастан, әлеге үзәкләрдә хезмәт күрсәтүләр барлыгы 130 мең кешене колачлый. Республикабыз өчен бу аз дип саныйм. Әлеге эшне җәелдерергә кирәк, – диде парламент башлыгы.
Бүген Татарстанда яшәүче яшьләрнең саны 1 миллионнан арткан. Алар республика халкының 25,4 процентын тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.Гөлнар Галимова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез