Мәгълүм ки, 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы батырларының данлы елъязмасы мәшһүр Брест крепостеннан башлана.
Сугышның беренче көннәреннән үк совет халкының какшамас бердәмлеге символына әверелгән борынгы кирмәнне саклаучы аз санлы кызылармиячеләр немец илбасарларына каршы искиткеч каһарманлык үрнәкләре күрсәтәләр, ул юнәлештә дошманны алга үткәрмичә, ике ай чамасы тоткарлап торалар. Бу тиңсез батырлык турында том-том истәлекләр тупланды, ничәмә-ничә китап язылды, күпләгән кинофильмнар чыкты, әмма аның героик сәхифәләрендә әле дә булса «ак тап»лар ярылып ята. Шөкер, еллар узган саен яңа чыганаклар табылып тора, ядкәрләр ачыла.
Брест крепостенда батырларның якты истәлеге хөрмәтенә корылган мемориалдагы мәрмәр плитәләрдә төрле милләт вәкилләренең, шул исәптән 162 рус, 40 украин, 26 белорус һәм берничәшәр әрмән, казах, латыш, калмык һ.б. милләт кешеләренең исемнәре уеп язылган. Әлеге дан-шөһрәт тактасында ике татар кешесе дә бар. Һәм менә соңгы вакытларда Россия Федерациясе Оборона министрлыгының үзәк архивыннан алынган мәгьлүматларга караганда, аларга өстәп тагын 11 милләттәшебезнең исемнәре ачыкланды. Чирмешән районыннан Сәлим Бикколов, Әтнәдән Әбрар Мифтахов, Апастан Шакир Кәбиров, Украина ССРның Днепродзержинск районыннан Миннемөхәммәт Габдрахманов һәм башкалар 1941 елның июнь–август айларында Брест крепостен саклап батырларча һәлак булганнар.
Мине, авылдашым буларак, шулар рәтеннән Нурлат – Октябрь районының Биккол авылында 1923 елда туган Галимҗан Гәрәй улы Гәрәев язмышы аеруча нык кызыксындырды. Аның исеме 1997 елда нәшер ителгән Хәтер китабында да бар. Әмма туган елы ни сәбәпледер 1910 дип күрсәтелгән. Мин ул чакта ук аның фамилиядәше – авылыбызның абруйлы аксакалы, имам-хатыйбы мәрхүм Рафаил абый Гәрәевкә мөрәҗәгать иткән идем. Ул аны, әнисе сөйләгәннәргә таянып, үзенең әтисе Фатыйх Гәрәй улы Гәрәев белән бергә сугышка киткән, дип раслады. Яше дә нәкъ шулай, 18 тирәләрендә генә булган Галимҗан Гәрәевнең. Әмма ләкин фамилиясе, атасының исеме туры килсә дә: «Безнең нәсел кешесе түгел шул», – дигәне хәтердә. Рафаил аганың уллары – варислары да аны белмиләр, гаилә-токым шәҗәрәсенә дә кертмәгәннәр.
Өлкән кешеләр белән әңгәмәләрдән чыгып, Галимҗан Гәрәевнең таза гәүдәле, көләч йөзле сурәте күзаллана хәзер. Үзе дә әрсез, гаярь егет булган, күрәсең: сугышка кадәр берара Мәскәүдә акча эшләп тә кайткалаган әле. Әнә шул рәвешле ике арада кайтып-китеп йөргәнгә, күздән озаклап югалып торганга, егетне юньләп хәтердә калдырып өлгермәгәннәр булса кирәк авылда. Армия сафларына исә ялга кайткан чагында Октябрь районыннан киткән һәм башын әнә шулай атаклы кирмән туфрагында салган. Дөрес, аның биографиясе тулысынча ачыкланып бетмәгән әле. Әмма Үзәк архивтан алынган яңа мәгьлүматларга таянып, 10 батыр милләттәше белән бергә ул да Брест крепостеның мемориалында лаеклы урынын алыр дигән өмет, ышаныч зур.
Илдус Диндаров
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез