Яшәешебез ырым-шырым, ышанулар белән тулы. Күп очракта адәм баласы уңышны да, саулыкны да, байлыкны да, бәрәкәтне дә җансыз предметлардан өмет итә, йолдызлардан, «тормыш карталары»ннан сорый. Хак динебез бу гамәлләргә нинди карашта? Йолдызнамәләргә ышанырга ярыймы?
Шушы һәм башка сорауларга җавап табу өчен, Казанның «Әхмәтзәки» мәчетеннән Марат хәзрәт Гайнетдиновка мөрәҗәгать иттек.
– Диндә потларга таяну турында ни диелә?
– Диндә потларга табыну тыелган, чөнки ул Аллаһка тиңдәшлек кылу буларак кабул ителә. Коръәни Кәримдә: «Аллаһка беркемне дә тиңдәш итмәгез. Дөреслектә, мин (Мөхәммәд) – нәсыйхәт бирүче һәм Аннан яхшы хәбәр белән килүче», – диелә. Шуңа күрә дә дин потларга таянуны катгый тыя. Бөтен нигъмәт Аллаһ кулында, һәм ул аларны үз рәхмәте белән тарата.
– Нигә йолдызнамәләргә ышанырга ярамый?
– Без мөселманнар буларак, дөньяны яралткан, җәннәт вә җәһәннәмнең хуҗасы булган Аллаһның сүзенә генә ышанырга тиеш. Аллаһы Тәгалә: «Бер кеше дә иртәгә нәрсә эшләячәген, нәрсә булачагын белмәс», – дигән. Йолдызнамәләргә ышансак, без Аллаһка ышанмабыз. Бу гамәлебезгә Аллаһның Коръәнендә хаталар бар, ә йолдызнамә ясаучының йолдызнамәсендә хаталар юк, аныкы дөрес дигән мәгънә салырбыз. Әгәр дә мөселманнар Аллаһы Тәгаләне ялганчыга санасалар һәм Аның Коръәне хаталы дип танысалар, Аның аятьләре дөрес түгел дип ышансалар, алар кем булалар соң инде?
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хакыйкатьтә мөэминнәр Аллаһыга һәм Аның рәсүленә иман китереп ышанганнар һәм соңыннан бернинди шик тотмаганнар», – дигән. Йолдызлар гына безнең тормышыбызны үзгәртә алмый. Барысы да безнең тәкъдирдә һәм барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.
– Бөти, талисман тагу кебек күренешләр дә тыелган гамәлме?
– Талисман тыелган, ә менә бөтине тагу ярасын өчен үз шартлары бар. Әйтик, бөти гарәп телендә булырга тиеш, анда Коръәннән сүрәләр яки пәйгамбәребез өйрәткән догалар язылган була ала. Аллаһның рәхмәтен өмет итеп, үзең белән шуларны йөртү тыелмый һәм ул берничек тә ширек саналмый.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең якын шәкертләреннән берсе – ибне Гомәр бик еш кына балаларны күзгә күренмәгән дулкыннардан (күз тиюдән), шайтаннардан саклар өчен Коръәннән аятьләр язып, шуны балалар янына куйдыра торган булган, диләр. Догалы язу балаларны да, олы кешеләрне дә саклый. Доганың һәркемгә бәрәкәте бар, тәэсире көчле.
– Кайберәүләр күз тиюдән саклану өчен миләш ботагын җепкә бәйләп йөри, шайтаннан саклану өчен куаклар куя. Болай эшләү дә гөнаһмы?
– Миләш ботагын кесәдә йөртү, күз формасындагы төймәләр тагу, куаклар кую – еш очрый торган күренешләр. Алар барысы да ниндидер тормыш тәҗрибәсе аркылы килеп чыккан ышанулар гына. Әмма дин бу әйберләргә уңай карамый. Боларны кулланганчы, дога белән шифалану һәм саклану хәерлерәк булыр.
– Хәзерге вакытта машина йөртүчеләр үз машиналарына дисбеләр һәм догалыклар асып куярга ярата. Болай асып йөрү дөресме? Кайбер кешеләр әле дога сүзләрен тәрәзәгә үк ябыштырып куя.
– Әлбәттә, һәр сүрәнең, аятьнең, доганың үзенең нуры, бәрәкәте бар һәм ул Аллаһы Тәгаләдән килә. Алар үзләре генә ярдәм китерә дип уйлау – хата, аларга гына ышану – ширек. Алар сәбәп кенә, ә саклаучы, шифа бирүче – Аллаһ. Шуны онытмасак, машиналарга кую рөхсәт ителә.
Әгәр дә бер кеше машинасына «Аятелкөрси» һәм дисбе элеп, бу әйберләр миңа Аллаһы Тәгаләне искә төшерсен, машинама утырганнан соң «бисмиллаһ» дип әйтергә тиешлегемне искәртеп торсын, дип аса икән, бу очракта хатасы юк. Берәр әйбер ширек булмасын, Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тоелмасын өчен, безнең эчке күңелебездәге ниятебез дә дөрес булырга тиеш.
Иң элек догалар, иман язылган кәгазь битендә түгел, ә безнең йөрәктә һәм аңда булырга тиеш.
– Уңыш килсен, байлык булсын дип, өйдә ат дагасы, акча китерә торган бака кебек әйберләрне кую да рөхсәт ителмидер инде?
– Бу – ширек гамәл. Хәдистә, Коръәндә аларны рөхсәт иткән дәлилләр юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез