Хәзерге вакытта Илһам Шакиров исемендәге урам, концерт залы бар. Якташлары бөек җырчы исемендәге фестиваль оештыра. Киләсе елда Казанда һәйкәле дә ачылачак. Башкалабызда Илһам Шакировның мирасын саклау йөзеннән тагын бер матур чара узды. Ул «Казанда Шәрык базары» халыкара фестивале кысасында үтте һәм «Илһам Шакиров ядкаре» дип аталды. Фестивальне һәм әлеге концертны оештыручы Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов Илһам Шакировны татар халкының гына түгел, ә бөтен төрки һәм Шәрык дөньясы халыкларының да зур йолдызы дип атый. Илһам ага ил буйлап гастрольләрдә йөргәндә, татар җырларыннан тыш, казах, үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак, башкорт музыкаль әсәрләрен дә башкарып, һәркемне таң калдыра. Ә менә хәзер аның җырларын татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә татар һәм үз туган телләрендә җырлый.
Илһам Шакиров мирасын саклаучылар
Казанның Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы Илһам Шакиров иҗатын сагынып яшәүче тамашачы белән шыгрым тулы. Концерт башланганчы залда җырчының моңлы тавышы яңгырап торды. Сәхнәдә тирән карашлы фотосурәте куелган. Искә алу кичәсендә өч сәгать дәвамында Илһам Шакиров репертуарыннан иң популяр җырлары яңгырады. Рөстәм Асаев, Рөстәм Насыйбуллин, Алмас Хөсәенов, Динар Шәрәфетдинов, Илгиз Мөхетдинов, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина һәм башкаларның чыгышларын тамашачы алкышлар белән җылы кабул итте. Сыйфатлы татар җыр сәнгатенең киләчәге шушы яшьләр кулында, дип, һәркем чын күңелдән сөенеп утырды. Шулай ук Башкортстаннан килгән кунаклар – Илһам Вәлиев, Айгөл Сагынбаеваның чыгышлары алкышларга күмелде. Тагын шунысы да игътибарга лаек: сәхнәдә җырлаган җырчыларыбызның күпчелеге – Илһам Шакиров кулыннан лауреат дипломын алучылар. Илһам ага берничә ел дәвамында Ваһапов фестивалендә яшь башкаручылар конкурсының жюри рәисе булып торды. Ул анда катнашучыларга үзе бәя бирде. Менә бүген шул яшьләребез татар халкының күренекле шәхесен хөрмәтләп, аңа рәхмәт йөзеннән чыгыш ясый, аның мирасын дәвам итүне үзенә максат итеп куя.
Татар көйләрен өйрәнәсем килә
«Илһам Шакиров ядкаре» концертының үзенчәлеге анда чит ил җырчыларының да Илһам Шакиров башкарган җырларны татарча җырлавы. Бу тамашачы күңелендә, бернинди арттырусыз, горурлык хисе уятты. Иранда туып үскән, хәзер Санкт-Петербург шәһәрендә белем алучы Реза Дезаипур үзләренең милли уен коралында уйнап, «Ай, былбылым» җырын башкарды. «Мин татарча беренче тапкыр җырлыйм. Башта сүзләрне әйтү авыр булды, дөрес әйтелешен өйрәндем. Көн саен кабатладым. Моңа охшаш мәхәббәт турындагы җырлар бездә дә бар. Киләчәктә дә татар көйләрен өйрәнәсем килә», – ди Реза Дезаипур.
Азәрбайҗанның танылган җырчысы Фәрхад Алекперов «Саумы, кояш» җырын ике телдә дә бик хисле башкарды. Казахстанның Астана шәһәре филармониясе солисты Айдын Жумабаевның татар һәм казах телләрендә «Эзләдем, бәгърем сине» җырын башкаруын тамашачы шулай ук яратып кабул итте. Җырчы үзе дә: «Бу җыр минем күңелемә хуш килде. Безнең татар халкы белән охшашлыкларыбыз күп бит. Телебез дә аңлашыла. Шуңа күрә өйрәнү авыр булмады. Ләкин шундый мәртәбәле чарада чыгыш ясавым бик зур җаваплылык хисе тудыра», – ди.
Кичәнең тагын бер кунагы – Үзбәкстанның танылган опера җырчысы, хәзерге вакытта Миланның «Ла Скала» театрында эшләүче Женисбек Пиязов. Ул «Зәңгәр шәл» спектакленнән «Карурман» ариясе белән искиткеч дәрәҗәдә чыгыш ясады. «Мин бу арияне ике ел башкарам. Шуңа күрә ул җырлаган саен камилләшә. Телләребез охшаш булгач, сүзләр дә чистарак чыга. Киләчәктә үз репертуарыма тагын бер-ике татар халык җырын алырга телим», – дип планнары белән дә уртаклашты Женисбек Пиязов.
Концертның кульминацион ноктасы – Казан тамашачысының көтеп алган кунагы – Үзбәкстаннан «Ялла» төркеме җитәкчесе Фәррух Закиров. Ул халкыбызның «Олы юлның тузаны» җырын башкарды. Җырчы Илһам Шакировка бәйле хатирәләрен дә искә алды. «Илһам аганың Ташкентка гастрольләр белән килүе зур бәйрәм иде. Анда бит татарлар күп яши. Концертка алар түбәтәй, милли киемнәрен киеп килә. Илһам ага абыем Батыр Закиров белән дуслар булды. Әле дә хәтеремдә: концерт башланганчы алар филармония залындагы акустиканы тикшерәләр. Ул вакытта әле микрофоннар юк. Илһам ага «Сарман буйларында...» дип сузып җырлап җибәрә. Күңел кылларын тибрәтә торган бу моңны мин беркайчан онытмаячакмын», – ди Фәррух Закиров.
Бөек җырчыбызны искә алу кичәсе «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Башта сәхнәдәге экранда видеоархив ярдәмендә Илһам Шакиров пәйда булды. Ул залдагы халыкка мөрәҗәгать итеп, әлеге җырны бергәләп җырлыйк, диде дә үзе башлап җибәрде. Концертта катнашкан барлык җырчыларга, аягүрә басып, тамашачы да кушылды. Чарада катнашкан чит ил кунаклары бу күренешне соклануын яшерми күзәтте. Без инде күнеккән, ә мондый мизгелләр читтән караган кешегә гадәти хәл түгел. «Туган тел» – безне саклый һәм берләштерә торган җыр. Илһам Шакировның, бергәләп җырлыйк, дигән ишарәсен дә аның васыяте дип кабул итәргә кирәктер. Күпме генә зарлансак та, халкыбызның чын асыл сәнгатен саклаучы, бөек шәхесләрен онытмаучы һәм дәвам итүчеләр бар. Бу кичә шуның бер дәлиле булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез