Аның тавышына дала киңлеге, күңеленең бар сафлыгы, ихласлыгы сыйган күк. Үзе ирекне сөя ул, Уфада укыса да, авылыннан, Дөмәеннән аерыла алмый. Сүзебез – көчле беләкле, гитаралы, саф телле блогер Илнар Шәрәфетдинов турында. Башкортстандагы татар авылында яшәп ятучы егетне бүген ниләр борчый – без шул хакта сөйләштек.
Блиц-сораштыру
– Тавышыңның көче нидә синең?
– Миңа калса, ихласлыкта.
– Балачактагы иң зур хыялың? Чынга аштымы ул?
– Минем галим буласым килә иде. Күргәнегезчә, ул хыял чынга ашмады.
– Син, иң беренче чиратта, кем: җырчы, блогер, әллә спортчымы?
– Беренчедән, блогерлыкны калган икесеннән аермас идем мин. Ул миңа нәкъ менә иҗатым белән уртаклашыр өчен кирәк бит. Ә җыр белән спортны алсак, минем өчен алар икесе дә якын. Берсен аерып әйтсәм, үземне чикләрмен кебек.
– Булачак кәләшеңә нинди таләпләрең бар?
– Мин кешедә ихласлыкны хөрмәт итәм. Бер-береңнән берни яшермичә, утырып сөйләшә алу – мөнәсәбәтләрнең мөһим өлешләре.
– Үзеңдәге иң яхшы сыйфатлар?
– Тынычлык һәм сабырлык.
– Киләчәгеңне шәһәр белән бәйләргә уйлыйсыңмы?
– Уфада укыгач, болай да шәһәрдә яшәргә туры килә. Ләкин мин мондагы мохиттән тиз арыйм, тынычлыкны, иркенлекне өстен күрәм. Кайда гына торсам да, күңелем авылда булачак.
– Башкортстанда туган җырчыларның тавышлары иркенрәк, диләр. Чыннан да шулаймы ул, Илнар?
– Тумышы белән безнең төбәктән булган бик талантлы җырчылар күп, сүз дә юк, ләкин мондый нәтиҗә ясарга кирәк микән ул? Һәркемгә табигать тарафыннан үзенчәлекле тавыш, моң бирелә. Һәркем ул тавышын үзенчә үстерә. Монда тумыштан бирелгән сәләтнең дә, туып үскән мохитнең дә, тырышлыкның да үз өлеше бар, миңа калса.
– Игътибар итәсең микән: төп тыңлаучың – Татарстанда, сине монда күбрәк беләләр.
– Әйе. Шуңа бәйле рәвештә очрашулар, әңгәмәләр, минем катнашуымдагы тапшырулар, чыгышларымның күбесе Татарстанда була. Һәм, гомумән, миңа карата игътибар да монда күбрәк сыман. Тамашачы гына түгел, дәүләт тарафыннан булган игътибар дәрәҗәсе дә бераз аерыла.
– Бирегә күчеп килү теләге уянмадымы әле?
– Мин болай да Татарстанда еш кунак бит. Бүген мин Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында белем алам. Быел Башкорт дәүләт университетының Хокук институтын тәмамладым. Анда читтән торып укыган идем. Башта бер тотынган эшне ахырына җиткерергә кирәк, аннан инде күз күрер.
– Зур шәһәргә күченеп, мохит алыштыру гына иҗат итү өчен мөмкинлекләрне арттырамы?
– Хикмәт синең кайда яшәвеңдә түгел. Бигрәк тә, безнең заманда. Интернет заманы бит хәзер, авылдамы син, зур таш каладамы – мөһим түгел, үз өстеңдә эшләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Иҗатта гына түгел бу, кайсы гына өлкәне алма – күп нәрсә кешенең үзеннән, аның тырышлыгыннан тора.

– Синеңчә, иҗади кешенең кумиры булырга тиешме?
– Әгәр сине ул, билгеле бер шәхес эшләгән эшләр, аның гамәлләре рухландырса, син аңа карап илһамлансаң, үз өстеңдә эшли башласаң, начар әйбер түгелдер ул. Кумирым булды да мин тулысынча аңа охшарга тиеш дигән сүз түгел бит әле.
– Үзеңнең кумирың бармы?
– Майкл Джексон. Төрлелеге, кыюлыгы, кабатланмас булуы өчен нәкъ менә аны атыйсым килә.
– Ә остазың?
– Остаз дип, бер генә кешене аерып әйтү кыен миңа. Ул – минем гаиләм дә, миңа белем биргән мөгаллимнәрем дә.
– Үз концертың турында хыялланасыңмы? Нинди булачак ул?
– Һәр башкаручы, һәр артистның бу турыда уйланганы бардыр. Мин дә уйламадым түгел. Киләчәктә ни булыр – алдан әйтеп булмый, әмма ул концертта мин иҗат аша тамашачым белән аралашырга телим.
«Җырлаганда төп максат – тавышыңны күрсәтү түгел. Һәр кеше үзе башкарачак җырына бер мәгънә сала. Ни әйтергә, нәрсә җиткерергә тели ул – беренче чиратта, шул мөһим»
– Үз иҗатыңны интернет аша таратучы буларак, тамашачы белән экран аша аралашып буламы, ничек уйлыйсың?
– Күпмедер дәрәҗәдә генә. Күзгә-күз сөйләшүгә якын да килми инде, билгеле. Сәхнәгә чыккандагы кебек үк, каршыма камера куйгач, дулкынлану хисе барлыкка килә, башка төрле уйлар килә. Кайвакыт сәхнәдә дә, камера алдына утыргач та, бераз онытылу, үз алдыңа җырлаган кебек кенә кабул итү хәерлерәктер. Әмма башка очракларда камера «күзенә» тамашачыга караган күк карыйсың.
Аннан соң, кире элемтә интернетта бик яхшы эшли бит. Хезмәтеңне бәяләп, йә тәнкыйтьләүчеләр, йә мактаучылар табылып тора.
– Безгә синең, моңлы тавыш иясе булуың өстенә, гимнастика белән шөгыльләнүең дә мәгълүм бит әле. Кайчаннан бирле кызыксынасың һәм ни өчен кирәк бу сиңа?
– Спорт белән кызыксына башлавымның төп сәбәпчесе – әтием. Ул – көрәш буенча спорт белгеченә кандидат. Шулай ук футбол, волейбол, хоккейны бик яратып уйный. Мин әтине күреп, сокланып, аңа охшарга тырышып үстем. Ә спортка чынлап торып 16 яшемдә килдем. Кызыксынуны шөгыльгә әйләндерергә Михаил Баратовның («Турник мәктәбе» проектының авторы. – Ред.) бер видеоязмасы этәрде. Турникта башкарган төрледән-төрле күнегүләре шаккатырды мине. Үземә: «Ни өчен әле мин дә шушы күнегүләрне ясамаска тиеш?» – дигән сорауны бирдем дә шөгыльләнә башладым.
Спортның нинди генә төрен алсаң да, ул ихтыяр көчен ныгыта. Җыр сәнгате белән дә кызыксынгач, әлеге ике юнәлеш – спорт белән иҗат берсен берсе дә, минем үземне дә тулыландыра.
– Әңгәмә дәвамында синең саф татарча сөйләшүеңә, фикерләреңне түкми-чәчми җиткерә белүеңә сокланып утырдым. Ни кызганыч, соңгы арада бу – сирәк күренеш.
– Бервакыт шундый хәл булды: мине бер әңгәмәгә чакырдылар, матур гына сөйләшкәннән соң, бу әңгәмәне тыңладым мин. Һәм, беләсеңме, ул миңа бөтенләй ошамады. Дөресрәге, мин үз сөйләмемнән аз гына да канәгать калмадым. Мин авылда туып үстем, гәрчә шәһәрдә укысам да, һаман үземне авылда яшим, дип әйтә алам. Бала чагым дәү әни һәм дәү әти тәрбиясендә үтте, гаиләдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез. Димәк, мин болай сөйләшергә тиеш түгел бит. Саф татарча сөйләшүне һәркем булдыра, тик бу да, әлеге дә баягы, тырышлыкка, үз өстеңдә эшләүгә барып тоташа.
– Без бит күбебез, синең кебек үк, авылда, әби-бабай янында үскән. Гаиләдә дә татарча сөйләшәбез, әмма барыбер чит телне өстен күрәбез. Нигә алай икән ул?
– Казанга, «Их, хәзер очраган һәркем белән татарча сөйләшәчәкмен», дигән уйлар белән килгән идем мин. Ләкин монда башкачарак икән. Мохит бар, әмма ул шулкадәр чикләнгән. Мәсәлән, авылда чакта, кемгә кермә, барысы белән дә үз телебездә сөйләшәбез. Уфага баргач та, кешегә башта татарча эндәшәм. Һәр тел үзенчә матур ул, әмма үз телең, ата-бабаларың гасырлар буе саклаган һәм сиңа кадәр китереп җиткергән тел кадерлерәк бит. Без моны аңларга, телебезне сакларга, ягъни үз телебездә сөйләшергә тиеш.
– Тел – бер мәсьәлә. Алда безне җанисәп көтә бит әле...
– Мин Башкортстандагы татар авылында, татар гаиләсендә үстем. Берәүгә дә сер түгел: сәясәт тел һәм милләттән читтә йөрми. Ул сездә дә шулай, бездә дә. Ләкин бу мәсьәләдә кеше ирекле булырга тиеш, аның үз фикерен белдерергә тулы хокукы бар.
– Ирек сүзе сиңа ни дәрәҗәдә якын?
– Ирек ул – һәр кешенең табигате. Без һәрвакыт иреккә омтылабыз.
Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез