Газетага язылу

Илсур Һадиуллин татар теленнән БРИ бирүчеләргә: «Арагыздан табиб, хисапчы, очучылар да чыгар»

«Кадерле бөртекләр», – дип әйтә идек без аларны. Шөкер, татар теле сынавын сайлаучыларның саны елдан-ел ишәя генә. 2024 елда нибары 7 укучы гына теләк белдерсә, узган ел алар 32 иде. Быел исә татар теле сынавын 79 укучы тапшырды.

Илсур Һадиуллин татар теленнән БРИ бирүчеләргә: «Арагыздан табиб, хисапчы, очучылар да чыгар»
Фото: tatarstan.ru

Ә Мөслим кызы Йолдыз Хәсәнова белемен татар теленнән дә, әдәбиятыннан да сынаган. Алар белән КФУда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин очрашты.

Илсур Һадиуллин укучылар һәм укытучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләп: «Марат Готыф улы җитди сәбәпләр аркасында очрашуга килә алмады, әмма сезгә булган ихтирамын, ышанычын җиткерергә кушты», – диде.

– Татар теле – һәр баланың күңелендә нур уята торган зур бер көчтер. Сез – агым уңаена гына йөзүчеләр түгел, үз кыйблагызны сайлап, агымга каршы барырлык, агымны туктатып торырга сәләтле яшьләр. Сез – безнең горурлыгыбыз, киләчәгебез, өметебез. Арагыздан тел белгечләре генә түгел, табиблар, хисапчылар, очучылар һәм башка һөнәр ияләре дә чыгар, – диде министр яшьләргә.

Саннарга күз салсак, имтиханнарны Азнакай, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Мөслим, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Кайбыч, Кукмара районнарыннан – берәр, Актаныштан – 2, Кукмарадан – 3, Чаллыдан – 5, Казаннан 58 (шуның 40 ы Совет районыннан) укучы сайлаган. Казанның 171 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучы Лилия Гарәпшина чарага 12 укучысы белән килгән. Хәер, аны беренче тапкыр гына күрүебез түгел.

– Бүгенге залда утыручы яшьләрнең «Татар телебез яшәр, без – аның киләчәге» дип әйтүләре – безнең хезмәтнең нәтиҗәсе. Һәр дәрес саен балалардан: «Татар теленең киләчәге булырмы, сез телебезне балаларыгызга өйрәтерсезме?» – дип сорыйм. «Әйе, җиткерербез», – диләр. Кайда әле минем Кәримем? «Җиткерәбез инде, дәрес саен сорамагыз инде», – дип куя ул. Андый балалар күп икән бит. «Тел ул – халыкның күңел кыңгыравы. Аңа кагылмасаң, ул чыңламый», – дип язган Фәнис Яруллин. Телебез саф, матур булсын. Туган телдә сөйләшеп, иҗат итеп яшәгәндә генә аның киләчәге булыр, – ди мөгаллимә.

Мөслимнән килгән Йолдыз Хәсәнованың теләге – математика укытучысы булу. Барлыгы биш фәннән БДИ тапшырган ул. Татар теленнән имтиханда –93, әдәбияттан 95 балл җыйган.

– Башлангыч сыйныфтан ук татар теле олимпиадаларында катнаштым. Моның файдасы зур булды. Татар гаиләсендә үсәм. Әнием һәрвакыт татарча сөйләшергә куша. Кечкенә чактан ук китаплар укырга яратам. Мәктәп китапханәсендәге барлык китапларны укып чыктым. Хәзер район китапханәсенә күчтем инде. Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен яратып укыйм, – ди Йолдыз.

Әдилә Закирова – «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә икенче урынны алган укучы. Ул Чаллыдагы 41 нче мәктәпне тәмамлаган.

– Шәһәр кызы булсам да, татар теле – минем өчен гади тел түгел. Ул – анам теле. Өйдә татарча сөйләшәбез. Мәктәптә «Ак каурый» әдәби түгәрәгенә йөрдем. Әсәрләрем, шигырьләрем газеталарда басылып тора. Болар өчен укытучыма рәхмәтле. Киләчәгемне татар теле белән бәйлисем килә, – ди ул.

Имтихан тотучылар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, Казандагы «Адымнар» мәктәбе укучысы Мөслимә Адиева да бар. Аны туган телдән имтихан сайларга нәрсә этәргән?

– Туган телне яратырга мине әти-әнием өйрәтте. Ә укытучыларым бу мәхәббәтне үстерде. Киләчәктә язмышымны туган тел белән бәйләргә җыенам. Бәйгеләрдә җиңү акчалата да шатлык китерде, өстәмә этәргеч бирде, – ди Мөслимә Адиева.

Казандагы 149 нчы лицей укучысы Аяз Әһлиуллинны күпләр «Татар егете» бәйгесе, «Апуш» театры, «Шаян ТВ» каналы аша белә. Иҗат белән шөгыльләнүнең имтихан нәтиҗәсенә йогынтысы бармы икән?

– Бакчадан ук сәхнәгә тартылдым. Төрле бәйгеләрдә катнаштым. Әти-әнием мине татар мәктәбенә укырга бирде. Үскән саен мөмкинлекләр күбәйде. «Шаян ТВ» каналында журналист булып эшләү тәҗрибәм бар. Аннан «Апуш» балалар театрында шөгыльләндем. Болар миңа көч бирде. Без – яшьләрнең төп бурычы – телебезне саклау һәм үстерү, – ди Аяз.

Әтнә районының Олы Әтнә мәктәбе укучысы Раяз Сәләхетдинов документларын КФУның журналистика бүлегенә тапшырган икән инде.

– Ватан, милләт, туган тел... Болар – башымнан беркайчан да чыкмый торган сүзләр. Туган телем өчен борчылам, – ди Раяз. – Әтием – режиссер. Шул сәбәпле, мин кечкенәдән сәхнәдә инде. Төрле бәйгеләрдә катнашам. Узган ел «Без бергә» республика бәйгесендә Гран-при оттым. Болар миңа ярдәм итте. Туган телем өчен көрәшәсем килә. Һәр баланың туган телен белүен һәм «мин – татар» дип әйтүен телим. Урамда йөргәндә балаларның русча сөйләшүен ишетсәм, татарча сөйләшегез, дип кисәтәм. Мәктәп коридорында да шулай. Туган телдә аралашуны ишетү бик рәхәт бит. Сезнең белән (Илсур Һадуллинга карап. – Авт.) бергәләп эшләргә, туган телне зур биеклеккә күтәреп, һәр бала татарча сөйләшкәнгә сөенеп, канәгать булып яшәргә язсын.

Татар теле сынавыннан уртача балл – 84,56 булса, әдәбияттан – 94,33 балл.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре