Ул һөнәри юнәлеш сыйныфлары өчен төп мәйданчык булып тора. Бүген нәкъ менә монда 800 гә якын укучы кирәкле эшче һөнәрләрен үзләштерә. Бу – шәһәрдә һөнәри белем бирү программаларында катнашучыларның яртысы дигән сүз. Үзәкнең мөмкинлекләрен Казан мэры Илсур Метшин бик югары дип бәяләде.
«Бүген без җитештерү-укыту үзәгендә күргәннәребездән бик канәгать. Биредә белем бирү процессында кулланыла торган алдынгы технологияләр бер урында тупланган. Барыбыз да беләбез, хәзерге заманда кадрлар кытлыгы химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше сәнәгатендә бик кискен тора. Ә Казан вертолет заводында әлеге проблема юк диярлек. Бу – әлбәттә, системалы эш нәтиҗәсе. Билгеле инде, монда белем бирү үзәге дә үз өлешен кертәдер», – диде Илсур Метшин.
Үзәк исә 2024 елда Татарстан, «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Россия Вертолетлары» холдингы хезмәттәшлеге кысасында төзелгән. Проект Россия өчен уникаль булып тора. «Ростех» җитештерү-укыту үзәкләренең федераль челтәре башка шәһәрләрне – Уфа һәм Мәскәүне колачласа да, Казан мәйданчыгы мәктәп укучылары белән эшләүгә басым ясау белән аерыла. Җитештерү-укыту үзәге үзе 16,7 мең кв. м мәйданны били. Аның төп үзенчәлеге шунда: укучылар тулысынча эш процессында катнаша. Монда гадәти укыту аудиторияләре юк диярлек. Эш шундый итеп җайга салынган, укытуда теория вакытның 30 процентын гына алып тора. Калган өлеше җиһазларда практика узуга бирелгән. Укыту чын җитештерү шартларына яраклаштырылган. Шуны да әйтергә кирәк, белем бирү процессына 7 нче сыйныфтан кушылырга була.
Заводтагы уку мәктәп программасына комачауламый, төп дәресләр тәмамлангач уза. Мәгълүматлардан күренгәнчә, былтыр үзәкне 200 укучы тәмамлаган булса, быел инде 757 укучы белем ала, апрельдә укуга шәһәрнең тагын 10 мәктәбе укучылары кушылачак дип көтелә һәм барлыгы 800 укучы булачак. «Хәзерге заманда укучылар һөнәр сайлауда югалып кала. Кая барырга, кем булырга белми. Ә бу үзәктә шөгыльләнгән балалар инде төрле белгечлекләр буенча белем базасын туплап, көллиятләргә һәм югары уку йортларына укырга керә ала», – дип сөйләде үзәк белән танышырга килгән Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов. Үзәк структурасына килгәндә, биредә 15 җитештерү участогы, 12 лаборатория һәм 21 уку сыйныфы эшләп килә. Укытуның үзенчәлеге шунда: яшүсмерләргә чын авиация техникасында эшләү бәхете татый. Үзәктә урнашкан «Ми-8» һәм «Ансат» вертолетлары укучыларга машиналарның конструкциясен һәм эксплуатация үзенчәлекләрен дәреслектәге рәсемнәр аша түгел, ә тотып карап өйрәнергә мөмкинлек бирә. Илсур Метшин ассызыклавынча, балалар монда укыйлар һәм аңлы рәвештә һөнәр сайлыйлар. «Без укучылар һәм студентлар белән аралаштык: аларның күбесенең әти-әниләре машина төзелеше яки вертолет заводына бәйле һөнәр ияләре түгел икән. Әмма нәкъ менә мәктәптә укыганда ук җитештерү тармагын үз күзләрең белән күрү аңлы рәвештә һөнәр сайларга ярдәм итә дип саныйм. Әлегә Казанның 192 мәктәбенең 75 ендә генә бу эш алып барыла. Казанның 1900 укучысы төрле һөнәрләр белән таныша. Бу эшне дәвам итәргә һәм киңәйтергә кирәк. Балалар нәрсә белән шөгыльләнәчәген, кайда эшләячәген һәм нинди шартларда эшләячәген аңларга тиеш», – диде шәһәр мэры. Үзәкнең мактанырлык эшләре дә бар. Җитештерү-укыту үзәгенең аерым горурлыгы булып бөтенроссия конкурсларында җиңүләре тора. Хәзер үзәк командасы «Кибердром» бөтенроссия бәйгесе финалына әзерләнә. Проектта мәктәп укучылары, студентлар һәм предприятиенең яшь белгечләре катнаша, алар дроннар белән идарә итү, программалаштыру күнекмәләрен күрсәтәләр. Узган ел КВЗ командасы беренче урынны яулаган. Быел конкурста Татарстанны «Алтын Бас» командасы тәкъдим итәчәк. Командада – 10 кеше, шуларның дүртесе 179 нчы гимназиядән. «Мин бик тырышып шөгыльләндем: дәрестән соң дроннар белән эшләү буенча көн саен күнегүләр ясадым һәм мине күреп, эшемне бәяләп командага алдылар.
Үзәктә уку яңа белем алу яки технологияләр белән эшләү генә түгел, ә бөтенләй яңа дөньяга чуму, дияр идем. Өстәвенә конкурста җиңү КАИга укырга кергәндә өстәмә 10 балл бирәчәк, шуңа күрә мин киләчәктә дә БПЛА өлкәсендә уңышларымны үстерергә җыенам», – дип сөйләде 179 нчы гимназиянең унынчы сыйныф укучысы Вероника Утпеева. Яшерен-батырын түгел, яшьләр белән эшләүне Татарстан өстенлекле юнәлеш итеп куя. Бу проектка гына да Казанның һәм республиканың 40 тан артык мәктәбе кушылган. Бу экскурсияләр генә түгел, ә хезмәт базарында кирәкле 38 сәнәгать һөнәре: эретеп ябыштыручы, фрезерлаучы, механик җыю эшләре слесаре, программа белән идарә ителә торган станоклар операторы һәм көйләүчесе, очу аппаратларының электр җиһазларын монтажлаучы һәм башкалар буенча тулы белем бирү булып тора. 1 сентябрьдән балалар үзләренә кызыклы юнәлешне сайлый. Шуннан соң төркемнәр оештырыла һәм мәктәпләр белән берлектә график төзелә. Укучылар үзәккә атнага бер тапкыр килә һәм дүртәр сәгать шөгыльләнә.
– Укуны теориядән башлыйбыз. Ул якынча 30 процент вакытны алып тора, ә 70 проценты күнекмәләргә бирелә. Безнең уку-укыту участокларында балалар инде эшләп карыйлар, чын биремнәрне үтиләр. Уку елы ахырына алар квалификация сынаулары тапшыралар, имтихан комиссиясе әгъзалары каршында эш башкаралар һәм эшкә урнаша ала торган эшче һөнәре турында таныклык алалар, – дип аңлата вертолет заводы җитештерү-укыту үзәге җитәкчесе Марина Финохина. Аның сүзләренчә, башта балалар металл белән танышалар, иң гади операцияләр башкаралар: аны кисәләр, игәүлиләр. Материалларны аера белергә өйрәнәләр. Әкренләп алар катлаулырак җиһазларга күчә, станокларда эшли башлый, эретеп ябыштыруны, вертолет һәм очкыч җитештерүне өйрәнәләр. «Һөнәрдән тыш, укучылар заманча инженерлык компетенцияләрен үзләштерү белән дә мәшгуль. Монда сүз сызым ясау, конструкцияләү нигезләре һәм 3D-модельләштерү турында бара. Мондый алым яшүсмерләргә һөнәр сайларга гына түгел, ә аңлы рәвештә тармакка килергә ярдәм итәр», – дип уйлыйбыз ди үзәк җитәкчесе. Марина Финохина сөйләвенчә, алар балаларга бу әле эшнең башы гына икәнен аңлаталар. «Эшче һөнәреннән соң сез көллияткә бара, техник яки технолог, ә аннары югары уку йортына кереп, инженер яки конструктор була аласыз, дибез. Без аларны һәр этапта озата барабыз. Балалар заводның заманча, кызыклы һәм лаеклы хезмәт хакы түләнә торган урын булуын күрәләр. Бигрәк тә безне станокларда эшне бик яхшы башкаручы кызлар күп булуы сөендерә. Мондый үзәкләр ярдәмендә эшче һөнәрләренең абруе һәм заводка кызыксыну артачак кына», – дип белдерде җитәкче. Мэр, үз чиратында, укыту үзәгеннән тыш, шулай ук фюзеляж җыю цехын һәм заводның төп җыю участокларын карады. Шәһәр башлыгы предприятиенең хезмәт шартларын югары бәяләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез