Имезлек урынына – китап. Ни өчен әти-әниләр сабыйларына бакчадан ук репетитор яллый?

Башлангыч сыйныфта укучы гына түгел, бакчага йөрүче сабыйларның әти-әниләре дә репетиторларны ешрак эзли башлаган. «Авито» хезмәте уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, узган елгы белән чагыштырганда, илдә андыйлар өчтән бер өлешкә арткан. Бу нәрсәгә бәйле?

«Авито» хезмәтенең «Укыту һәм курслар» юнәлеше җитәкчесе Игорь Санников әйтүенчә,  балаларны мәктәпкә әзерләүдәге хезмәтләргә ихтыяҗ арткан. Әти-әниләр бигрәк тә хәтерне яхшырту, матур язу, тиз уку һәм сәләтне үстерүгә бәйле белгечләрне эзлиләр икән. Бу күренеш илнең һәр төбәгендә күзәтелә. Әмма аеруча Хабаровск, Владивосток, Уфа, Мәскәү шәһәрләренә хас. Шул ук вакытта менталь арифметика (күңелдән тиз исәпләү) белән кызыксынучылар 38 процентка кимегән.

Кукмарада логопед булып эшләүче Алена Газизова ике ул үстерә. Күптән  түгел 4 яшьлек Тамерланны футболга яздырган. Тик ул ике дәрестән соң, мин бармыйм, дип киреләнгән. Сабый үзенчә туп кына тибәсе дип уйлаган, күрәсең. Тик анда да күнегүләр ясарга, кагыйдәләр өйрәнергә кирәк.

– Елагач, туктаттык. Вакыты җиткәч тә өлгерер әле. Әти-әниләрнең күбесе кичке сәгать 5тән соң түгәрәккә чаба. Балаларын мәктәпкә әзерлиселәре бар. Йөртмәсәң, укый алмаслар, дип борчылалар. Әле уку елы башланды гына, инде шактый танышларым репетитор таба алмый интегә, – ди Алена Газизова. – Әнием иҗат үзәгендә эшли. Анда  әти-әниләр 3–4 яшьлек сабыйларына кадәр  китерә. Әниләре киткәч, балалар идәнгә ята-ята елыйлар, ди. Бу яшьтә бик иртә бит. Баланы үз теләге белән генә йөртергә кирәк, дип саныйм. Мәктәптә өй эшләре күп бирәләр хәзер. Балаларның күбесе  үзләре генә эшли алмый. Шуңа күрә  әти-әниләргә алдан чарасын күрергә туры килә инде. Бу проблема тәрбияче, укытучының бала белән шөгыльләнергә вакыты калмаудан килеп чыга. Эшләре тавык чүпләп бетермәслек бит. Өстәвенә конкурсларга да әзерләнергә кирәк. Җиңгән очракта, хезмәт хакына  баллар өстәлә.

Бөгелмә шәһәренең «Батыр» бакчасы мөдире Альфира Галәветдинова әйтүенчә, әти-әниләр сабыйларын күбрәк  мәктәпкә әзерләнү, инглиз теле түгәрәкләренә  йөртә. Инглиз теле өчен сигез сәгатькә 500 сум түлиләр. Җыр, бию,  спорт түгәрәкләренә исә  иҗат үзәкләренә илтә алар. Бакчада мондый мөмкинлек юк, чөнки чыгымнар күп.

–  Әти-әниләр балалары интернетта, телефонда утырмасын өчен  дип тә төрле  түгәрәкләргә йөртү. Акчалы әти-әниләр бер-берсен уздырып, хәтта өч-дүрт түгәрәккә йөртергә тырыша. Әмма  нәтиҗә юк. Берсе дә бик җиткән аның. Балалар иртәгесен  ял итәргә өлгермичә, арып киләләр. Чама хисе булырга тиеш, – ди Альфира Галәветдинова.

Казанда яшәүче  Әлфия Хафизова төзелеш фирмасында менеджер булып эшли. Үзе – җиде балага математикадан репетитор да.

– Арада  башлангыч сыйныф укучылары  да бар. Әти-әниләре балаларының укуда калышуын теләми. Шуңа күрә йөртәләр дә инде, – ди Әлфия. – Югары сыйныф укучылары имтиханга әзерләнер өчен килә. Бакчага йөрүче балаларга да аз-маз өй эше бирә башлаганнар хәзер. Энеләремнән чыгып әйтәм.  Шуңа күрә репетиторларга йөртәләр дип уйлыйм.

Әлфиянең бер дәресе – 500 сум, артыгы кирәкми, ди. Гадәттә бәяләр бер сәгать өчен - 1000-2000  сум. «Әти-әниләрнең акчасы бар, әмма балаларына вакыт бүлә алмый икән, нигә репетитор ялламаска? Ул бала белән кем булса да, шөгыльләнергә тиеш бит инде», – дигән фикердә ул.

Айлия Хаҗиева быел  рус теле сынавыннан 100 балл туплап, Казан федераль университетының юридик факультетына укырга кергән.

– Бакчадан  ук репетиторга йөрү начар түгел.  Хәзер бит мәктәпкә укый-яза белеп керергә кирәк. Әти-әниләр шуңа кайгырадыр. Башлангыч мәктәптә дә белемне тикшереп торалар хәзер. Программалар да елдан-ел катлаулана бара. Репетитор яллау-яламау укучының белеменнән тора. Әгәр БДИ бирә торган фәнне яхшы белә икән, ул кирәк түгел. Ләкин репетитор имтиханның нечкәлекләрен яхшы белә, укучыга аерым план төзи. Бу яктан сынауларны югары баллга бирү мөмкинлеге күпкә арта. Мин репетиторга йөрмәдем. Шулай да 11 нче сыйныфта  онлайн мәктәптә шөгыльләндем. Елга 30 мең сум акча  китте. Бу күп түгел дип уйлыйм, – ди Айлия Хаҗиева.

Фикер

Дания Әхмәтова, педагогика фәннәре докторы:

– Репетиторлык күренеше мәктәпләрнең абруен югалтудан барлыкка килә дип уйлыйм. Сыйныфта 30–40ар бала укый бит хәзер. Укытучының һәр  укучыга да игътибары җитми. Ул  актив балалар белән эшләүне кулайрак күрә. Шуңа күрә әти-әниләр репетитор эзләргә мәҗбүр. Беренчедән, бу мәктәпнең дөрес эшләмәве белән бәйле, икенчедән, әти-әни баласына аерым ярдәм күрсәтергә тырыша. Акчасы булганы да, булмаганы да  репетитор яллый. Базар шартлары дигән булып, кайбер укытучылар  үз укучыларына  репетиторлык хезмәте күрсәтә. Әхлак ягыннан  дөрес нәрсә түгел инде бу.

Сәрия Мифтахова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре