28 яшьлек педагог Казандагы 11 нче күппрофильле лицейда белем бирә. Аның белән мәктәпләрдә туган телгә мөнәсәбәт, дәресләрне кызыклы итү, бүгенге тормыш турында сөйләштек.
– Сер түгел, шәһәрдә, татар теле нигә кирәк, диючеләр аз түгел. Менә шул фикергә ничек каршы торасыз?
– Балаларга татар теленең әһәмияте турында сөйләгәндә, «бурыч» яки «буыннар бәйләнеше» дигән төшенчәләр генә җитми. Аларга болайрак аңлатам. Татарча белсәгез, дөньяның теләсә кайсы почмагында үз кешегезне таба һәм чит кешеләр аңламый торган итеп сөйләшә аласыз. Бу – суперсәләт! Монысы – беренчесе. Ике телне белүчеләрнең баш мие яхшырак эшли. Сез математиканы да, инглиз телен дә тизрәк үзләштерәчәксез. Монысы –икенчесе. Хәзер барысы да инглизчә сөйләшә, бу – гади нәрсә. Ә менә заманча булып та, үз телеңне, тамырларыңны белү – уникальлек. Бу сезне башкалардан аерып торачак. Монысы – өченчесе.
Бала дәрестән кызыклы мәгълүмат алып, өенә кайтып сөйләсә, әти-әни дә телгә башкача карый башлый. Бала – гаиләдә зур этәргеч. Укучым: «Әни, татарча белү бик шәп икән!» – дип кайтса, бу – иң яхшы нәтиҗә.
– Туган телне мәктәпләрдә әти-әниләр гаризасы буенча сайлыйлар. Теләк белдерүчеләр артамы, әллә кими барамы?
– Бүген әти-әниләр, балаларның туган телне сайлау мөмкинлеге бар. Алар туган тел буларак, рус яки татар телләрен, шулай ук татар телен дәүләт тел буларак сайлый ала. Моның өчен әти-әниләр гариза яза. Дәүләт телен гадәттә рус телле балалар сайлый. Монда укучылар бары тик татар телен генә укый, әдәбият юк. 5–11 нче сыйныфларда ул 3 сәгать керә. Ә туган тел буларак 2 сәгать татар теле һәм 1 сәгать әдәбият укыйлар. Әлбәттә, моны җитәрлек дип әйтеп булмый. Күбрәк булган саен, яхшырак. Телне өйрәнү көндәлек процесс булырга тиеш. Бездә татар телен сайлаучылар саны кимеми. Киресенчә, «Балабыз үз тамырларын белсен», – диюче әти-әниләр арта бара.
–Баланың әнисенә «мама» дип дәшү очракларын ничек кабул итәсез?
– Моны ачуланып түгел, кызганып кабул итәм. «Әни» сүзендәге җылылыкны, моңны бер телгә дә тәрҗемә итеп булмый.
– Татар теле укытучылары арасында дәресләрдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм башка танылган шәхесләрне җанландыру модага кереп китте. Дәресләрдә ясалма фәһем кулланасызмы?
– Бу – заман таләбе. Безгә укучылар белән бер дулкында булырга кирәк. Тукай яки Җәлилне «җанландыру» – баланың игътибарын җәлеп итү өчен яхшы алым. Укучы өчен классик портрет кына түгел, ә «сөйләшүче», «фикер йөртүче» шәхес кызыклырак. Ясалма фәһемне дәресләрдә күбрәк иҗади биремнәр әзерләгәндә кулланам. Әйтик, язучылар, шагыйрьләрнең әсәрләре буенча рәсем ясату балаларга бик кызык. Бу әсәрне күзаллау һәм истә калдыру өчен отышлы.
– Китап уку кимегән заманда әдәбият фәнен өйрәтү кыенлашмадымы?
– Уку форматы үзгәрде: хәзер балалар электрон китаплар яки кыска хикәяләрне өстен күрә. Классик әсәрләрне кабул итү авыррак, чөнки сүзлек запасы җитмәскә мөмкин. Китаплар укырга яратам, ләкин вакыт кына җитми. Гадәттә җәй көне ял вакытында укыйм. Күләме түгел, ә сыйфаты, укылган китапның безнең тормышыбызга йогынтысы мөһим.
– Дәресләрдә кагыйдә өйрәтеп кенә баланы татар теленә өйрәтеп булмый дип тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Ә сез ни диярсез?
– Тәнкыйть белән килешәм: тел – математика түгел, ул – аралашу чарасы. Дәресләремдә интерактив, рольле уеннар, проектлар иҗат итүне кулланам. Квест-дәресләр, цифрлы платформалар балаларда телне өйрәнүгә зур кызыксыну уята.
– Әти-әниләр белән уртак телне ничек табасыз?
– Укытучы белән ата-ана – бер көймәдә. Фикер төрлелеге булырга мөмкин, ләкин бу – конфликт түгел, ә диалог. Дәгъвалар күбрәк өй эшенә яки бәяләүгә кагылырга мөмкин. Мин һәрвакыт ачык сөйләшү яклы. Ачыктан-ачык күреп сөйләшкәч, сораулар калмый.
– Өтер куярга яратасызмы, әллә ноктамы?
– Өтер куярга яратам. Чөнки тел өйрәнү, үсеш һәм иҗат – туктап кала торган процесс түгел. Өтер – дәвамы бар дигән сүз. Безнең эштә нокта куярга ярамый, без – татар теленең киләчәге өчен җаваплы, димәк, юлыбыз дәвамлы.
– Туган телне ничек популярлаштырып була?
– Популярлаштыру өчен тел уңайлы һәм заманча булырга тиеш. Сыйфатлы татар контенты (музыка, блоглар, кушымталар), телдә иркен сөйләшүче уңышлы шәхесләр үрнәге кирәк. Иң мөһиме – без үзебез горурланып, матур итеп татарча сөйләшергә тиешбез. Телне мәхәббәт аша гына популярлаштырып була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез