1833 елда Александр Сергеевич Пушкинны Шырдан катыгы белән сыйлаганнар, дигән мәгълүмат бар. Бүген чын татар катыгын уникаль рецепт буенча Олы Шырданның берничә йортында гына ясыйлар.
Җыйнак кына гәүдәле, ап-ак яулыгын таратып бәйләгән 85 яшьлек Нурзия апа Әбделманова безне бик якын күреп, елмаеп каршы алды. Ул бүген дә популяр Шырдан катыгын ясый, чөнки аңа заказ бирүчеләр һич кенә дә кимеми.
– Шушы авылда туып үстем. Гомерем буе колхозда яшелчәчелектә, аннан фермада эшләдем. Кеше саен 26 шар сыер сауган чаклар да булды. Булачак ирем Тәүфыйк колхозның уңган шоферы иде, якыннан клубта таныштык. Озатып кайтты, вакыт уздырып озак йөрмәдек, кечкенә генә өч тәрәзәле өйгә килен булып төштем. Ике-өч көн туй иткәнебезне алай да хәтерлим әле. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Улыбыз Рафыйк төп нигездә калды. Бер кызым – Шырданда, икенчесе Свияжскида кияүдә. Бүген бик бай мин: җиде онык, ике оныкчыгым бар. Тәүфыйк кына 10 ел элек авырып, бакыйлыкка күчте, – ди Нурзия әби, үткәннәрен искә алып.
Гомер хезмәт белән кай арада узган да киткән?! Хәер, Әбделмановларның бүген дә эшсез торганнары юк. Өч сыер, өч үгез асрыйлар. Сер түгел, авылда мөгезле эре терлек тотучылар елдан-ел кими, аеруча сөтлебикәләр саны азая. Әле дә ярый чын сөт ризыклары белән авылдашларын сыйларга Әбделмановлар кебек эштән курыкмый торган гаиләләр бар.
– Өч сыерны кул белән савабыз. Сөтне авыл халкы алып тора, 3 литрлы банка 200 сумнан. Әйе, хәзер сирәк инде сыер асраучылар. Элек сөт продукциясен Казанга, Яшел Үзәнгә, Свияжскига да илтеп сата идек. Тормыш алып бару өчен, ул чакларда авыр сумкалар күтәреп, поезд юлында күп йөрдек. Сыерны әле дә ташлыйсы килми. Чөнки киленем һәм улым янәшә. Алар булмаса, бу яшемдә сөт ризыклары белән мәш килеп ятар идемме?! Мин бит аны 13 яшемдә әниемә булышыр өчен ясый башладым, – дип сөйли Нурзия апа.– «Шырдан катыгы нәрсәсе белән аерыла, ни өчен тәмле?» дигән соравыгызга болайрак аңлата алам: кайнатканда сөтнең өстен җыймыйбыз, каймагы белән салабыз. Элек мичтә ясый идек, хәзер газ өстендә. Утын ватып ягасы түгел, җайлы. Сөтне салганчы, кәстрүлне сыек май белән майлап җибәрәм. Шулай иткәндә, ябышмый. Минекенә өч 3 литр керә. Кызарганчы кайнатабыз, бу 4 яки 5 сәгать тә булырга мөмкин. Аннары суытабыз, бармакны пешерер-пешермәслек булгач, оеткы салабыз. 3 литрлы бер банкага бер аш кашыгыннан күбрәк туры килә. Менә шул гына, ясавы әллә ни катлаулы да түгел кебек. Әмма гел карап торырга кирәк. Яратып алалар, Коръән ашына, кунакка баручылар гел заказ биреп кенә тора. Өстәл тулы ризыгың булсын дисәң, ялкауланмаска гына кирәк.
Өйне, хуҗалыкны ялт иттереп торучы киленнәре Резидә шулай ук Олы Шырдан авылыннан. Почтальон булып эшли. Социаль хезмәткәр эшен дә алып бара, әбиләр карый. Төп нигезне саклаучы улы – Зөя утравында янгын сүндерүче. Ике оныгы да әтисе юлыннан киткән.
– Мин шәһәрдә тора алмыйм, кешеләр ничек яшидер? Шушы рәхәт тормышка өйрәнгән инде. Саф һавада, хезмәт белән гомер итү җанга якын. Аннан авылда ун әбигә ярдәм итеп торам. Барысы да бик әйбәтләр, газетага да теләп язылалар. Бәясе бераз арткач та, куркып калган идем. Ник бер сүз дәшсеннәр! Яратып укыйлар чөнки. Шушы йортка килен булып төшкәнемә 30 ел, әйбәт яшибез, тормышымнан канәгать, мең шөкер, – ди Нурзия апаның килене Резидә ханым.
Уникаль катык ясау рецепты белән Үзбәк һәм Азәрбайҗан кухнясына багышланган китаплары һәм тапшырулары белән танылган Россия язучысы, телевидение алып баручысы һәм видеоблогер Сталик Ханкишиев та кызыксына. Алай гына да түгел, үзенең төркеме белән Шырданга кайтып, катык әзерләүнең һәр этабын: көтүдән сыерны каршы алып, сөтен савып, ничек кайнатуына кадәр язып, фотоларга төшереп бара. Һәм үзенең китабында «Ширданский катык 70 лет, день за днем» дигән язмасында тәфсилләп яктырта. Минем ул китапта ингредиентлар дигән җиренә күзем төште: сөт, оеткы, намус һәм хезмәт сөючәнлек, дип язылган анда. Нинди дөрес сүзләр!
Нурзия апа катыгын авыз итеп караган кешеләр, кибет киштәсендәгегә үрелми. Кашык басып торырлык куе, тәмле катыгын авыз иткәч, без дә чак телебезне йотмадык.
Алия Гаязова, Яшел Үзән
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез