Интернетка ышанмагыз һәм Грефка да...

Ерак Көнчыгыш икътисад форумында Путин Саклык банкы рәисе Герман Греф фикерләрен кире какты. Банкир исә шул ук форумда бер генә көн элек Россия икътисадының быелның апрель–июнь айларында «техник стагнация стадиясе»нә керүен әйткән иде.

Банкирлар, гомумән, пессимистлар алар. Үзәк банк, мәсәлән, 9 триллион сумлык корпоратив кредитларның 10 проценттан артыгы «проблемалы» дип бәяли. Росстат та компанияләрнең өчтән бере беренче яртыеллыкны зыянга эшләвен әйтә. 43 мең оешма 18,4 триллион сумлык табыш алган, ә 19 мең компания 5 триллион сумлык зыян күргән. Зыянга эшләүнең сәбәпләре – кредитларның кыйммәт булуы, товарларга ихтыяҗ кимү, салым йөгенең үсүе, санкцияләр, чыгымнарның артуы, шул исәптән хезмәт хакының үсүе дә. «Россия гражданнарына интернетта таралган «фикер»ләргә таянып, ил икътисады хәле турында нәтиҗә ясарга кирәк түгел», – дип әйткәндә, Путин да икътисадта барган күңелсез хәлләрне кире какмый. «Россия икътисадына йомшак, тыныч «утырту»ны тәэмин итәргә кирәк», – ди. Кайсы икътисадчыларга ышанырга була дигән сорауга Владимир Владимирович: «Беркемгә дә ышанырга ярамый, бары тик үз тәҗрибәгезгә генә таяныгыз», – дип әйтә бит әле. Россиялеләр сөт продуктларына һәм атланмайга бәяләр кирәгеннән артык үсте дип саныйлар әнә. Аларны куллануны киметәләр. Сыер мае һәм сыр сатып алу аеруча нык кимегән. Сырга ихтыяҗ июль аенда, еллыкка күчереп исәпләгәч, 7 процентка кимегән. Атланмай бәясе – 38,5, каймак – 32,8, сөт 23,1 процентка арткан, диләр.

Газета хәбәрчесе бу саннарны шик астына алып, үзебезнең Татарстан белгечләре мәгълүматын ачып карады. Алар санны интернеттан алмый, базарларга чыгып тикшереп язалар Узган елның сентябрь башында Татарстанда атланмайның килосы уртача 830 сум булган. Быелның 3 сентябрендә 1062 сумга җиткән. Кулланучыларны йомшак җәеп, катыга утыртканнар сөт эшкәртүчеләр һәм арадашчылар. Сөт үзе бер ел элек 73 сум йөргән, бүген 89 сумнан артып киткән. Безнең үз тәҗрибәбез әйтә: сөтнең сатып алу бәясе артмады. Димәк, кибеттә дә бәяләр алай үсәргә тиеш түгел. Аларның үсеше икътисадны йомшак утырту өчен кирәк, күрәсең.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре