• Фото: Татар-информ

Интернетсыз ничек яшәдегез?

Ял көннәрендә Татарстанда интернет өзелеп торды. Сәбәбе иминлеккә бәйле. Телефонда азрак утырдык, яңалыклар укымый тордык, кәгазь акча эзләдек. Ә сез интернетсыз ничек яшәдегез?

Эльмира ЗӘЙНУЛЛИНА, фармацевт:

– Интернетсыз тормыш авыр икән. Телефон тотмый, социаль челтәрләр эшләми. Дөньяда нинди вакыйга барганын да белеп булмый. Якыннарга хәерле иртә теләп, аларның хәлләрен белешү мөмкинлеге дә булмады. Элек телефонсыз ничек яшәгәнбез икән, дигән уй килде башка. 16 июнь – диплом яклау көне иде. Шуңа дип әзерләгән бөтен мәгълүмат та – телефонда, әмма интернет булмагач, аны ачып карау зур кыенлык тудырды.

Без телефон һәм интернетка ияләшкән. Бөтен мәгълүматны да шуннан эзлибез, шуннан табабыз. Минем кебек кайсы җәмәгать транспортының кайда, сәгать ничәдә барачагын да интернет аша караучы кешегә, гомумән, кыен булыр иде. Интернет бетә калса, эшебез артачак – шөгыль эзлисе булачак, чөнки буш вакытта кулга телефон алып, кемнең кайда ял иткәнен, кемнең нәрсә ашаганын социаль челтәрләр аша күзәтәбез бит.

Алмаз МИРЗАЯНОВ, алып баручы:

– Интернетның югалганын мин бераз гына тойдым, ә Зөлфирә (Алмазның тормыш иптәше. – Авт.) бөтенләй сизмәде. Ул телефон тотып утыра торган кеше түгел. Көне-төне эшли ул, Аллаһка шөкер. Мин телефонны күбрәк карыйм. Интернет эшләмәгәч, башта әллә ни игътибар итмәдем. Тик күнегелгәнчә, әниләр белән «Ватсап» аша аралашып булмагач, бераз аптырап калдым. Аннары әни СМС-хәбәр язып җибәрде: «Безнең интернет эшләми. Бар да яхшы, безне югалтма» – дип. Шуннан соң гына күрдем: миндә дә эшләми икән.

Интернет бөтенләй бетмәс инде ул. Шулай да аны куллану кимесә, начар булмас иде. Әйтик, ниндидер фәнни ачышлар өчен, кирәк өчен генә кулланылса, яхшы булыр иде. Халык арасында китап укучылар, газета-журналларны күпләп алдыручылар артыр иде. Нык якынайта һәм шул ук вакытта ерагайта торган әйберләр бит ул – социаль челтәрләр.

Әнис САФИУЛЛИН, таксист:

– Үземне телефонга бәйле кеше дип атый алмыйм, әмма эшем турыдан-туры телефон һәм интернетка бәйләнгән. Район җирендә таксида эшлим. Таксины аерым кушымта аша чакырталар. Ул кушымтаны ачар өчен интернет кирәк. 14 июнь көнне иртәнге 7 дән 8.30 га кадәр бер «заказ» да кабул итә алмадым, чөнки телефонда интернет эшләмәде. 15 е көнне кичкә кадәр машинада утырдым. Интернет кабынмасмы, эшли башламасмы, дип үтте көнем. Безнең республика интернетсыз тормышка әзер түгел икән. Интернет бетсә, күпме кеше эшсез кала дигән сүз. Ярый ла, ике-өч көнгә түзәрсең, ә берәр атна шундый хәл күзәтелсә? Минем дә гаиләм бар, балалар үсә. Атлаган саен акча кирәк. Акчаны эшләп алу гына озак, тотканда тиз бетә ул. Шуңа күрә кеше иминлеген саклау өчен интернетны бетергәндә, халыкның эшенә дә зыян салмыйбызмы икән, дип уйлансыннар иде.

Рамил ХӘЙРЕТДИНОВ, җырчы:

– 15 июнь көнне Сабада хәләл туй үткәрдек, шуңа күрә интернетның булмавыннан әллә ни зыян күрмәдек. Бәйрәм дәвамында рәхәтләнеп телефонсыз, тыныч кына эшләдек. Әлбәттә, кимчелекләре булды. Балаларның хәлләре ничек, алар нишлиләр икән дип, элемтәгә чыгу авыррак булды. Шулай ук теге яки бу бәйрәмгә барганда күбрәк навигатор кулланабыз. Ярый әле кичәге мәҗлес үткән банкетлар залына бара беләбез, ә бер белмәгән, бер тапкыр да аяк атламаган урын булса, навигаторсыз таба алмас идек. Шулай ук акча күчергән вакытта банк кушымталарының эшләмәве авырлык тудырды.

Интернетсыз яшәү мөмкин түгел, бөтен нәрсә шуңа бәйле. Машина сигнализациясе дә, өйдәге «акыллы йорт» кушымтасы да, интернет булмаса,  эшләми. Социаль челтәрләрдә утырып, күп вакытны уздырсак та, интернетның файдалы ягы күбрәк. Такси чакырам, берәр мәгълүмат табам дисәң дә – интернет кирәк. Тик иң мөһиме – ил-көннәребез тыныч булсын, ә мондый кыенлыкларга гына түзәрбез.

Рәйдә ФӘЕЗОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре