Апрель тәмамланганда: «Май аеның яртысын диярлек ял итәчәкбез икән!» – дигән сүзләр ешайды. «Бәйрәм» дигән сүзләр сирәк әйтелде. Моның сәбәбе дә бар: бездә бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр елына йөздән артып китә. Шуңа күрә кайчак ни өчен ял итүебезне дә онытып җибәрәбез.
Әлбәттә, Яңа ел, Беренче май, 9 Май кебек бәйрәмнәр һәркемнең күңелендә. Тик менә 1 Май бәйрәменең асылы безнең гомердә генә дә берничә тапкыр үзгәрде. Аның тарихы белән кызыксына башлаган идем, баксаң, ул заман идеологиясенә бәйле рәвештә «бишектәге бала кебек бишкә төрләнеп» килгән. Беренче майның тамырлары XIX гасыр ахырына барып тоташа икән. 1886 елда Американың кайбер шәһәрләрендә халык 8 сәгатьлек эш көне кертүне таләп итеп урамнарга чыккан. 1889 елда исә Икенче интернационал конгрессында 1 майны Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип игълан иткәннәр.
Икенче интернационал-социалистик эшчеләр партиясенең халыкара берләшмәсе икәнен чамалый идек, әмма үз хокукларын таләп итеп урамга чыккан Германия эшчеләре бу гамәлләре бөтен дөньяга билгеле булып тарихка кереп калыр дип уйламадык. 1 Май демонстрациясендә «ур-ра!» кычкырып Казан урамнарын әйләнү күңелләрдә дуслык, бердәмлек хисләре уятса да, бу хисләр һәркем күңелендә «халыкара» дәрәҗәгә күтәрелә алмады бугай. Инде менә олыгая башлагач, минем уй-хисләрем дә үзгәрде. Бөтен бәйрәмнәр, истәлекле көннәр төрле тарихи вакыйгаларга бәйле, алар тарихыбызны саклауда шактый ук әһәмиятле роль уйный икән бит!
Россия империясендә Беренче майны тәүге тапкыр 1890 елда бәйрәм иткәннәр, моңа Варшавада 10 меңләп эшченең забастовка игълан итүе сәбәп булган. Бер елдан соң 1 май көнне Петербург социаль-демократлары шәһәр читендә эшчеләрнең яшерен җыенын уздырган. «Маевка» дигән сүз, күрәсең, әнә шул елда телгә кергән. 1897 елдан исә маевкаларда меңләгән эшче катнаша башлаган.
Без бүген дә дуслар белән май демонстрацияләрен искә төшерәбез. 1 май иртәсендә бер-беребезгә телефоннан шалтыратып: «Демонстрациягә чыгарга онытма!» – дип шаярткан булабыз. Әлбәттә, безнең урам йөрү җитәкчелек алдында ниндидер таләпләр, ультиматум куюны максат итмәде. Без аны бары тик халыкара дуслык, бердәмлек көне һәм Казан урамнарын бераз әйләнгәч, транспарантларны берәр ишегалдында калдырып, авыл ягына таю өчен җай чыгу, дип бәяли идек. Ул шулай булды да. Әмма бердәмлек, күрешү, дуслар белән аралашу кебек матур хисләр күңелгә барыбер кереп калды.
Бүген 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәменә әверелде. Анысы да начар түгел. Тик менә 9 май – Җиңү көненең генә асылы үзгәрмәсен иде. Әлеге изге көнебез тирәсендә төрле уйдырмалар ешаю кәефне җибәрә. Бу гамәлләр совет халкының бөек Җиңүгә керткән өлешен киметү, хәтта юкка чыгару өчен эшләнә. Заманында кешелек дөньясы тарафыннан хөкем ителгән фашистик идеологияне яңадан сәяси сәхнәгә менгерергә маташу бара. Кайчан дөньяның асты өскә килә кебек тоелып китә. Кичәге ак бүген – карага, ә кара акка әйләнсә, кешелек дөньясы кая барып чыгар икән?!
Бәйрәмнәр тарихны саклый, дидек. Димәк, тарих бозылмыйча саклансын өчен бәйрәмнәрнең асылы да үзгәрмәскә тиеш. Бөек Җиңү көне белән!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез