«Тавык гел җырлап йөри бит, безнең авылның кушаматы – Тавык», – дим. Шуны уйлап утырам әле: безне кечкенәдән җыр тәрбияләгән. Бишектә чакта үк әни җырын тыңлаганбыз. Җырлый-җырлый уйнаганбыз, эшләгәнбез, гаилә корганбыз, яшәгәнбез һәм яшибез. Һәр чорның үз җыры булган. Аларны йә композиторлар, шагыйрьләр иҗат иткән, йә халык үзе чыгарган. Шулай шатлык-кайгыларын җыр аша бүлешеп, уртаклашып яшәгән.
Безнең буын дуслык, тынычлык турында җырлап үсте. «Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә», – дип җырламаган бала сирәк булгандыр. Чөнки, мондый җырларны мәктәптә укыганда ук өйрәтәләр иде. Владимир Шаинскийның Михаил Пляцковский сүзләренә язган «Учат в школе» дигән җырын хәтерлисезме? Заманында аны миңа татарчага тәрҗемә итәргә туры килде. Шөкер, аны татар балалары бүген дә җырлый.
«Дуслык кадерен белергә,
Сузылсын дип гомергә,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә...»
Әйе, мәктәп гыйлем генә бирмәгән. Кешенең аңы, дөньяга карашы нәкъ менә мәктәп елларында формалаша башлый. Бергә җырлап үскән кешеләр үзара дошман була алмыйдыр ул. Без җыр аша дуслык телендә сөйләшәбез, аңлашабыз, күңелләребез якыная. Хәтерлим, «Матур булсын» дигән җырны әтиләр табын артында гел җырлыйлар иде:
Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар;
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар!
Әтиләрнең әле тагын бер җыры бар иде. «Син кайтмадың» дип атала иде ул. Соңрак авторларының Мансур Мозаффаров һәм Сәхаб Урайский икәнен, әтинең Сәхаб абый белән дус булганын белдем. Әти дә шагыйрь иде, сугыштан соңгы елларда татар матбугаты белән элемтәдә торды. Ә Сәхаб абзый республика газеталарының берсендә эшләгән. Әтиләр шуны җырлыйлар иде дә, күзләре яшьләнеп, бераз тынып калалар иде. Ни гаҗәп, бу җырдагы:
«Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп...» – дигән юллар бик яшьли күңелемә кереп калган. Махсус ятламадым мин җыр сүзләрен, ничек отып ала алганмын – үзем дә аптырыйм. Бит аны әтиләрдән иң әүвәл ишеткәндә миңа нибары җиде-сигез яшь тирәсе булган.
Әтиләр дигәнем, әтинең чордашлары – сугышта катнашып, җиңү яулап исән-сау кайткан авылдашлар иде. Бу җырның сугыштан соң чыгуы да, халык арасында шунда ук таралуы да тикмәгә түгел. Бу тынычлыкка сусаганнарның күңелендә бөреләнгән җыр. Аны хәзер бик үк җырламыйлар бугай. Ә менә «Дөньялар тыныч булсын!» дигән сүзләр ешрак ишетелә башлады. Мондый уй-теләкләр көйләргә салынсын, һәм алар безнең күңелләргә тизрәк керер иде. Җыр – дуслык теле ул. Шауласын, гөрләсен дуслык җыры!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез