Кешеләр инде меңәр еллар үзара сугыша. Төп сәбәбен, кыскача гына, җир, мал бүлешү өчен, дип әйтергә мөмкин. Кешеләр әле кабилә булып яшәгәндә үк тыныша алмаганнар, бер-берсенең колларын, хатын-кызларны урлаганнар. Һәр кабиләнең зураясы, көчәясе, башкаларны буйсындырып, хуҗа булып яшисе килгән. Кешелек дөньясы алга киткән саен җир, байлык өчен сугыш-талаш яңа төсмерләргә байый. Бүген колларны, хатын-кызларны түгел, ә дәүләт башлыкларын урлыйлар, йә үтерәләр. Сүзләремне куәтләү өчен Венесуэла һәм Гыйрак вакыйгаларын искә төшерү дә җитәдер. Моннан егерме ел элек Гыйрак Президенты Саддәм Хөсәенне җәзалап үтерделәр. Чагыштырмача күптән түгел Венесуэла Президенты Николас Мадуроны хатыны белән бергә кулга алып, үз иленнән урлап алып чыктылар. Баксаң, бу илләрдә дәүләт хакимияте корылышы, идеология, илнең, халыкның яшәү рәвеше Америкага ошамый икән бит! Бу дөньяда бар нәрсә аныңча булсын. «Америкача демократия» шушы була микәнни инде ул?!
Әлбәттә, Америка – бай ил, куәтле ил. Кечкенәдән хәтердә калган, безнең ил, мин СССРны күз алдында тотам, гомер буе Америка белән ярышты, тартышты. «Американы куып җитик һәм узып китик!» дигән язулар белән дөнья тулган иде. Андый шигарьләрне кайда буш урын бар – шунда элделәр. Шул ук вакытта СССРның «янәшә тыныч яшәү сәясәте» үткәрүе дә хәтердә. Әле тагын Американың «ике тормыш» белән яшәве дә истә калган. Икенче Бөтендөнья сугышы чорында ул Бөекбритания белән бергә икенче фронт ачуда катнашты, безнең союзник булып исәпләнде. Дөрес, бу илләр СССРның фашистлар Германиясен җиңәчәгенә шик калмагач кына безгә ярдәм кулы суздылар. Шунысы кызык: союздаш Америка һәр ике якка, ягъни Германиягә дә, безгә дә корал сатып акча эшләде. «Кемгә – война, кемгә – файда» шушы була инде ул. Бүген Европаның Көнчыгышында барган сугыш та АКШка табыш китерә. Мәсәлән, Американың корал сатудан кергән акчасы 2024 елга 318,7 миллиард долларга җиткән. Бу ил алга таба да тотрыксыз тормышка өметләнеп яши, аңа яңадан-яңа талаш-сугыш кирәк. Заманында АКШ Президенты Джон Кеннеди: «Йә кешелек сугышны бетерәчәк, йә сугыш кешелекне юкка чыгарачак» дигәнрәк сүзләр әйткән иде.
Теге ике бөҗәкне шактый күзәттем мин. Әүмәкләштеләр-әүмәкләштеләр дә икесе ике якка китеп бардылар. Бәндә баласында бөҗәк акыллары да юк микәнни?! Бүген, Бөек Җиңү көне алдыннан, бөтен дөньясына «Яшәсен тынычлык!» – дип кычкырасы килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез