– Биометрия иминлек сыйфатын арттыру өчен кирәк. Ул керү картасын алыштыра, шул ук вакытта аны югалту яки башка кешегә тапшыру мөмкин түгел. Әлеге система оешмаларга теләсә кемнең керүен киметә. Бигрәк тә пропуск белән кертә торган оешмалар, шулай ук мәктәпләр өчен мөһим. Технологияне куллану ирекле. Биометрия, карта, пропуск ярдәмендә керәсеңме – моны һәр кеше үзе сайлый, – дигән иде бер ай элек Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Григоренко.
Интернетта, Татарстанда 20 мәктәптә биометрик система буенча сынау бара, дигән хәбәрләр дә күзгә чагылды. Ачыкларга булдык. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә республикада андый тәҗрибә баруын кире кактылар. Әмма республиканың кайбер яңа мәктәпләрендә йөзне күрсәтеп керү мөмкинлеге барлыгын әйттеләр.
Быел Питрәч районының Көек мәктәбенә дә әлеге система урнаштырылган. Аның аша көн саен 4 мең укучы үтә.
– Керү карталарын балаларның күбесе өйләрендә калдыра. Ә болай экранга карыйсың да җәһәт кенә кереп китәсең. Сыйныф җитәкчесе төшкәнне көтеп торасы да юк. Рюкзакларын да актарып утырырга кирәкми. Бик уңайлы. Дөрес, әти-әниләрнең ризалыгына бәйле. Без әлеге эшкә катнашмыйбыз, алар үзләре теркәлә, – диде директор урынбасары Алсу Насыйбуллина.
Казандагы халыкара мәктәптә дә балаларны ике ел элек биометрия аша кертә башлаганнар. Әмма әлегә туктатып торганнар. Мәктәп директоры, депутат Нияз Гафиятуллин сәбәбен таләпләргә туры килеп бетмәүгә бәйләп аңлатты.
– Без моны үз хисабыбызга булдырдык. Моның өчен әти-әниләр ризалыгы кирәк. Әмма ризалык бирү авыр түгел ул. Иң төп проблема – технологияләр, тимер кысалар урнаштыру түгел, ә шәхси мәгълүматларны саклау, читкә чыгармау. Биометрия күрсәткечләре кайда саклана? Нинди юл белән кулланыла? Бу ягына бик җитди карарга кирәк. Аны тикшереп торалар. Шуңа күрә туктатып торырга булдык. Законга туры китереп көйләп бетерәсе бар. Гомумән әйткәндә, яхшы әйбер дип саныйм, – диде ул.
Нияз Гафиятуллин аның иминлек ягыннан файдасын да аңлатып күрсәтте.
– Әйтик, каравылчы утыра, ди. Ул мәктәптә укыган меңнән артык баланы таный. Ә ул чирләп китеп, аның урынына башкасын утыртсалар, яңасы барысын да каян белергә тиеш? Карта күрсәтеп кереп була, әмма балалар аны югалтмыйча да тормый бит. Башка кешенекен күрсәтеп тә керергә мөмкин. Ә бармак эзен, йөзне югалтып булмый. Шул яктан уңайлы. Әти-әниләр яңа технологияләрне аңламыйча, ризалык бирмәскә дә мөмкин. Күбесе каршы чыкса, эшне оештыру авыр. Фото, бармак эзләре системада кала, дип уйлый алар. Аның код рәвешендә саклануын аңламыйлар. Аңлату буенча авырлыклары бар инде. Киләчәктә биометрия системасы барлык мәктәпләргә дә керер, дип уйлыйм. Иминлек сыйфатын күтәрү өчен кирәк бу, – диде ул.
Лаеш районының Комлы Кавал мәктәбендә 500 бала укый. Мәктәп ачылганда ук, биометрия җиһазлары урнаштырганнар икән. Ләкин әлегә ул эшләми.
– Тоташтыру җиңел эш түгел. Килешүләр кыйммәт. Өстәмә җиһазлар да кирәк. Әти-әниләрнең барысының да хуплавы мөһим. Якын арада тоташтырырбыз, дип уйлыйм, – ди мәктәп директоры Марина Сәгъдиева.
Түбән Кама мәктәпләрендә йөзне күрсәтеп керү дигән нәрсә юк икән. Бары бер көллияттә генә бар.
– Теләк булса да, акча юк. Финанс чыгымнары сорый ул. Яңа мәктәпләрдә биометрия системасы урнаштырылмаган. Бары металл кысалар гына куелган. Биометрия аша кергәндә, кем узуын төгәл беләсең. Ышанычлырак дип уйлыйм, – диде мәгариф җитәкчесе урынбасары Айзирәк Рамазанова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез