• Фото: Татар-информ

Җир көтәргәме яки акчасын алыргамы: Татарстан күпбалалы гаиләләргә ярдәм чараларын киңәйтә

Татарстан – күпбалалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча лидер-төбәкләр исәбендә. Исемлекләргә кертелгән гаиләләрнең 75 проценты җир алган инде. Республика әлеге күрсәткеч ягыннан Россия төбәкләре бишлегенә эләккән. Республикада барлыгы 53 меңнән артыграк гаилә кишәрлек белән тәэмин ителгән.

Бездә 2012 ел азагыннан бирле ишле гаиләләргә җир бирү программасы уңышлы төстә гамәлгә ашырылып килә. Шушы вакыт эчендә 72 меңнән күбрәк гаилә кишәрлек алуга гариза тапшырган. Соңгы мәгълүматларга караганда, 53 меңләп гаилә җирле булган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 75 проценты чамасы бу.
Бүген республикада өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр кишәрлек алуга хокуклы. Шартлары: үз муниципалитетында кимендә 5 ел яшәү, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу, шулай ук гаиләдәге бер балага 23 яшь тулмау һәм аның көндезге формада укуы.

Сүз уңаеннан, Татарстан – балалары 18 яшькә җиткәч тә, гаиләне чираттан төшермәгән төбәкләрнең берсе. Узган елның 12 апрелендә Рәис Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләнең сроксыз статусы турында законга кул куйгач шундый мөмкинлек ачылды.
Әйтергә кирәк, Татарстан – ишле гаиләләрне җир белән тәэмин итү исемлегенә кертү өчен иң аз шартлар куйган төбәк. Димәк, бездә әлеге ярдәм чарасы бигрәк тә күп гаиләләргә күрсәтелә.

Ел азагына кадәр үтисе

Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр алдына ел азагына кадәр күпбалалы гаиләләрнең барысын да кишәрлек белән тәэмин итү бурычын куйды. Муниципаль районнарның күпчелегендә гариза тапшырган күпбалалы гаиләләрнең һәммәсенә җир бирелгән.
Тик зур шәһәрләрдә – Казан һәм Чаллыда җир белән тәэмин итүгә бәйле бик катлаулы вазгыять урнашкан. Аларда асылда буш җирләр юк.
Программаны гамәлгә ашыруның беренче этабында кишәрлекләр дәүләт милкендәге һәм муниципаль милектәге буш җирләр исәбеннән бирелгән. Федераль мөлкәттәге кишәрлекләр дә шушы максатта кулланылган.
Шуны истә тотарга кирәк: аерым кишәрлекләр булдыру өчен авыл җирлекләрен территориаль планлаштыру документларына үзгәрешләр кертүгә бәйле кайбер эшләр башкару, шул исәптән саклау зоналарын билгеләү таләп ителә. Шуннан соң генераль планга үзгәрешләр кертеп, аны билгеләнгән тәртиптә раслау, территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектларын әзерләү бурычы килеп баса. Бу, үз чиратында, мондый эшләр башкаруга конкурс үткәрү һәм финанслау таләп итә Шуннан соң гына ызанлау проекты нигезендә кишәрлекләр бүләргә, аларны кадастр учетына куярга һәм сайлап алу процедурасын башлап җибәрергә мөмкин. Бу эшләр һәр кишәрлек өчен бер елдан артыграк вакыт таләп итә.
Башлангыч этапта Казан Башкарма комитеты шәһәрдә яшәүче күпбалалы гаиләләргә кишәрлек бирү өчен ике территориядән: Биектау районында – 300 гектар һәм Лаеш районында – 166,688 гектар мәйдандагы җирдән файдаланды.

Казан һәм Чаллы өчен

Россия Хөкүмәте Татарстанга федераль мөлкәттәге 1600 гектар мәйданда (Казан шәһәре янында, Биектау районында, Константиновка бистәсендә) җир белән эш итү вәкаләтләрен тапшырды. Биредә барлыгы 5600 кишәрлек бүлү күздә тотыла. Башкарма комитет кишәрлек сайлап алу процедурасына 15 624 гаиләне чакырган. Шуның 9676сы кишәрлек ( шул исәптән 3261е – федераль җир кишәрлеген) сайлап алган.
Узган елның 14 июненнән Казанда яшәүче гаиләләргә Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарыннан җир бирүне билгеләгән закон нормасы гамәлдә булып килә. Бу җәһәттән планлы эш алып барыла: Казан шәһәрендә җир кишәрлеген сайлап алу комиссиясенә ай саен 220 гаилә чакырыла. Быел 101 комиссия үткәрелгән, 1957 гаилә чакырылып, 1122 кишәрлек сайлап алынган.
Чаллыда яшәүче гаиләләр өчен дә шундый ук эш оештырылган. Биредә быел 865 кишәрлек сайлап алынган. Чиратта тагын 5200дән күбрәк гаилә калган. Быел гыйнвар аеннан аларга якындагы районнардан: Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарманнан җир алу мөмкинлеге билгеләнгән.
Кишәрлекләрнең һәммәсе кирәкле барлык социаль, транспорт һәм инженерлык ифнраструктурасына ия булган торак пунктлар чикләрендә бирелә. Җир бирелгәнче, ведомствоара зур эш башкарыла: җирле үзидарә органнары, профильле ведомстволар һәм федераль структуралар кишәрлекләр формалаштыра һәм аларны тиешле категориягә күчерә.

Шул ук вакытта, тиешле мөмкинлекләр белән тәэмин ителмәү, транспорт йөрмәү, ерак булу сәбәпле, шәһәрдән яки авыл җирлегеннән читтә тәкъдим ителүче кишәрлеккә риза булмаучы гаиләләр дә бар.
Гамәлдәге законда күпбалалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлеге белән эш итүгә карата чикләүләр каралмаган. Ягъни алар җирне сатып та җибәрә ала. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, кишәрлекләрнең 60 проценттан артыграгы соңыннан сатыла.

Җир белән тәэмин итү мәсьәләсен алга таба хәл кылу өчен, “Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 03.10.2025 ел, № 65-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Документ нигезендә, күпбалалы гаиләләр өчен мөмкинлекләр киңәйтелә. Хәзер Казан һәм Чаллыда яшәүче ишле гаиләләр җир урынына акчалата ярдәм алырга мөмкин. Акчага мохтаҗ күпбалалы гаиләләр өчен әйбәт кенә мөмкинлеккә әйләнәчәк бу.
Җир кишәрлеге урынына акча бирү кайбер төбәкләрдә генә кертелгән, һәм ул ишле гаиләләрнең күп санлы мөрәҗәгатьләренә уңай җавап булып тора.
Кишәрлек урынына акчалата түләү алу мөмкинлеген күздә тоткан закон үз көченә кергәннән соң да теләүчеләрнең һәммәсе кишәрлекле булсын өчен җир бирү эше элеккечә алып барылачак.

Безнең белешмә: соңгы 12 ел эчендә Татарстанда өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр саны 2,5 тапкыр аткан. Республика 1 мең кешегә бала туу күрсәткече буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре