Ирсез яки хатынсыз «ирек»: «бәйсезлек» кемгә хаҗәт?

Бер телевизион тапшыруда яшь кенә ханым интервью бирә. «Хәзер заманалар башка. Хатын-кыз ялгыз калса да, үз көнен үзе күрерлек, ягъни самодостаточный булырга тиеш», – ди. Аркадий Райкин әйтмешли: «Моге быть, моге быть». Ә без исә: «Кеше нигә әле яшьтән үк ялгыз тормышка әзерләнергә тиеш?» – дибез.

«Кеше, тугач ук, үлемгә әзерләнә башларга тиеш», – дигән сүзләр бар үзе, әмма бу җөмләдә «үлемгә әзерләнү» якты дөньяда изгелекләр кылып, кешеләргә яхшылыклар эшләп яшәргә кирәк дигән мәгънәдә. «Самодостаточный» кеше нинди була икән ул? Турыдан-туры тәрҗемә итсәк, үз-үзен тәэмин итәрлек, ягъни тормышында бар нәрсә дә җитеш кеше була инде. Андыйлар бер кайгысыз дөньяның артына тибеп яши ала дигән сүз. Тик ирсез хатын, хатынсыз ир тормышын «самодостаточный» дип бәяләп буламы?

Русча-татарча сүзлектә бу сүзне «мөстәкыйль», «бәйсез», «ирекле» дип тәрҗемә иткәннәр. Әйе, парсызлар бер карашка ирекле, бәйсез була. Әмма менә мондый бәйсезлеккә омтылучылар күп микән?

Минем озак еллар аралашкан бер дустым бар. Татарстан районнарының берсендә газетада эшли ул. Исемен язмаска кушты. Ни өчен? «Зарланасы, үземне кызгандырасы, кеше алдында мескен итеп күрсәтәсе килми», – диде. Хикмәт шунда: аның хатыны инде берничә ел урын өстендә ята икән. Аякка бөтенләй баса алмый. Без әлеге дус белән инде ничә еллар күрешеп, сөйләшеп яшибез, район турында «ВТ» өчен бергәләп язмалар әзерлибез, ә хатынының шундый хәлдә икәнне бер дә әйткәне булмады. Бу юлы да дәшмәс иде, бәлки. Мин аннан: «Ял көннәре кайтсам, бергәләп районда йөреп кайтып булмасмы?» – дип сорадым. Ә ул уңайсызланды, ык-мык килде, аннан: «Ял көннәре хатын белән бергә булырга кирәк», – диде. Ә мин җүләр: «Синдә генә инде хатын!» – дип авыз ера башладым. Дустым исә: «Минем хатын урын өстендә бит, малай», – дип куйды. Шул вакыт минем халәтне күз алдыгызга китерәсездер инде. Уңайсыз тынлык урнашты, сакланып кына хатынының хәлләрен сораша башладым. Аны эш көннәрендә кызлары карый икән, ә ял көннәрендә дустым үзе. Утырып һәм ятып кына тора алган хатыны – аның өчен иң кадерле кеше. Сокландым мин дустыма.

Бер уйлаганда, ул «самодостаточный» кеше: үз йортында тора, йорты менә дигән, машинасы бар, акчага тилмерми. Ике кызы, бер улы, дүрт оныгы бар. Кайчак ял көннәре шалтыратсам, телефонда чыр-чу килгән бала-чага тавышы ишетелә иде. «Берәр бәйрәмме әллә?» – дигәнгә, дустым: «Әйе, балалар, оныклар бездә әле», – дип җавап бирә килде. Баксаң-күрсәң, һәр ялда бөтен гаилә җыела икән. «Хатынның да күңеле күтәрелә», – ди дустым.

Ходай бу дөньяда бар нәрсәне парлы итеп яраткан, дибез. Димәк, тормышыбыз түгәрәк, «самодостаточный» булсын өчен, безгә байлык, муллык кына түгел, ә парыбыз да кирәк. Ирсез яки хатынсыз «ирек», «бәйсезлек» кемгә хаҗәт соң ул?

Интервью биргән яшь ханым тарафына ямьсез сүзләр әйтәсе килми. Ул, үзе әйтмешли, заманча уйлый. Әллә безнең чор кешеләре заман үзгәрешләрен күрми калды микән? Безнең заманда ялгыз яшәргә әзерләнмиләр иде. Ниндидер күңелсезлек килеп чыгып, ир я хатын ялгыз калса, һәрберсе үзенә яңа пар эзли башлый иде һәм таба да иде. Димәк, кеше ниләр генә булса да гаиләне беренче урынга куйган, ир белән хатын бер-берсенә бәйле булудан бәхет тапкан. Мин дә – шундыйлар рәтеннән. Сез ни уйлыйсыздыр тагын.

Фото: funnyart.club

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре