Казан халкына да, кунакларга да әлегә ябык ишекләрне журналистлар өчен генә ачтылар. «Мартка өлгерәсезме соң?» – дип гаҗәпләнәбез. Осталар өчен бүлмәләр бүленгән, ишекләр куелган, утлар сузып маташалар. Эшләре бихисап әле. Әмма «Уникаль осталык үзәге» («Центр уникального мастерства», ягъни ЦУМ дип, халыкка якын исемне саклап калырга тырышканнар) проекты җитәкчесе, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АНО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич планга сыешуларын раслады.
– Март аенда бинаның 30 000 квадрат метр мәйданлы тарихи блогы үз ишекләрен ачачак. Республикада яшәүчеләр дә, шәһәр кунаклары да бу эш нәтиҗәсен тизрәк күрсен дип тырышабыз. Әлеге блокның төп өлешендә халык сәнгать һөнәрләренең 17 юнәлеше вәкилләре өчен җитмешкә якын һөнәрчелек остаханәсе урнашкан. Резидентлар исемлеге тупланып бетте, дияргә була, – диде җитәкче.
Алар арасында Әтнәдән Гүзәл Зарипова да бар. Ул җиңел сәнәгать белгечлеге буенча һөнәр ала да келәм туку белән кызыксына башлый. Әтнәдә үзенең ательесын ачып җибәрә. Мароккога кадәр барып, дөньякүләм һөнәрчеләр эшләре белән таныша. Остаханә ачасы иде, дигән ихлас теләге хыялда яши бирә.
– Һич уйламаганда, менә шундый юллар ачылды бит. «Уникаль осталык үзәге» өчен һөнәрчеләр сайлауда катнашырга булдым. Бу өлкәдә кайнамаганнар өчен безнең кебек осталар бик аз тоеладыр. Әмма җыелсак, бик күп без. Һәрберебезнең үз юнәлеше, үз тәҗрибәсе бар. Сайлап алуның барлык этапларын да уңышлы үттем, хәзер өч еллык килешү буенча монда эшемне башлап җибәрәм. Казанга күченергә берничә тапкыр талпынып караган идек, җае чыкмады. Хәзер менә ул хыялыбызны тормышка ашырырга да мөмкинлек туды. Станокларны күчерергә туры киләчәк. Әмма бу – күңелле мәшәкать инде, – ди Гүзәл.
Келәм туку осталыгын кечкенә балаларга да өйрәтергә кирәк, дип саный Гүзәл. Шушы тәкъдиме белән башкалардан өстенлеген күрсәткәндер дә, мөгаен. Үз балаларына бу юлдан сукмак сала башлаган инде ул. Келәм сукканда, бармакларның хәрәкәтләнүе баланың сөйләменә йогынты ясый, баш миен эшләтә, ди. ЦУМ резидентларының төп бурычларының берсе – нәкъ менә бу һөнәр үзенчәлеген мастер-класслар уздырып, фестивальләрдә катнашып, башкаларга да таныту, милли үзенчәлегебезне күрсәтү, креатив индустрияләрне популярлаштыру.
Резидентлар, ягъни өр-яңа бинада эшләячәк һөнәрчеләр исемлегендә тимерчеләр, пыяла осталары, чүлмәкчеләр, музыка кораллары ясаучылар, агач, тире, мамык эшкәртүчеләр, милли кием тегү осталары, нәфис тукучылык осталары, зәркәнчеләр, курчак ясаучылар, каллиграфлар, келәм тукучылар, сувенир продукциясе ясаучылар, челтәр үрү һәм чигү осталары бар.
«Уникаль осталык үзәге»нең бизәлешендә төп акцент та һөнәрчелеккә бәйле. Уртада кинетик, ягъни хәрәкәтләнеп торган скульптура урнаштырачаклар, аның эре элементлары милли көйгә салмак кына күтәрелергә, төшәргә, ә бакырдан ясалган вак элементлары толымнарындагы чулпылар кебек ялтырап, чайкалырга тиеш. Күрәсе килә инде, ә?! Элементларны һөнәрчелек материалларыннан ясыйлар. Ишекләргә акцентлы татар орнаментлары өстәргә телиләр. Аларның тышкы ягы – таштан, эче агачтан булачак.
Туклану мәсьәләсенә килгәндә, милли рестораннар, кафе, каһвәханә, шулай ук кулинария буенча мастер-класслар уздыру зонасы эшләячәк. Бу мәйданчыкны аерым бер җылылык белән башкаралар. «Татар милли ризыклары өстәлләрне генә түгел, диварларны да бизәячәк», – ди архитектор Елена Вәлиева, дизайн-проект белән таныштырып. Гипстан ясалган өчпочмаклар, бөккәннәрне инде әзерләп куйганнар, бер диварга ябыштырып чыгачаклар икән. Әлбәттә, татар барда чәй бар. Туклану зонасын берничә зур чынаяк бизәп торачак.
Яңа ЦУМ кунаклары остаханәләрдә катнашып, осталарның эшләгәнен үз күзләре белән күрә алачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен зур ярминкәләр, күргәзмәләр, инсталляцияләр һәм төрле чаралар тәкъдим ителәчәк. План буенча, төрле мастер-классларда берьюлы 800 кеше катнаша алачак.
Яңа осталар әзерләүне дә читтә калдырмаганнар. Икенче катта уку йортлары белән берлектә һөнәрчелекне үстерү буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыру зонасы урнашачак.
– Карап карарбыз! – дип шаярта журналистлар.
– Менә күрерсез, тиздән чәкчәк белән каршы алачакбыз! – дип озатты Ранко Тепавчевич.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез