Авырлыгы кими, бәясе шул ук кала. Сатып алучылар товарларның авырлыгы һәм күләме кимүдән зарлана. Сәбәп нидә? Бу мәсьәләгә карата җитештерүчеләр, сатучылар һәм белгечләрнең фикерен белештек.
Кимү
Казанда яшәүче Гөлсирин Гарипова – өч бала әнисе. Гаиләсе зур, димәк, ризыкка да шактый акча тотыла, кибеткә еш йөрелә.
– Гаилә кеременең якынча 40 проценты ипотека, торак-коммуналь түләүләр һәм мәҗбүри башка чыгымнар өчен китсә, 40 проценты – азык-төлек алуга. Соңгы 2 елда кибеттәге бәяләрнең артуы бик нык сизелә. Шунлыктан кайбер ризыкларны чикләргә дә туры килә. Ә ярма, токмач, шикәр, көнбагыш мае, атланмай, сөт, ипи кебек ризыклардан өзелгәнебез юк. Һәм нәкъ менә шул товарларның авырлыклары, күләмнәре үзгәрде дә. Баштагы вакытларда моңа игътибар да итми идем. Арзанрак бәя күргәч, акция икән, дип алып кайткан көннәрем дә булгалады. Өйгә кайтканнан соң күргәч, алдану хисе була торган иде. Хәзер һәрвакыт карап алам. Хәлне җиңеләйтмәсә дә, чагыштыру мөмкинлеге барлыкка килде. Кибет киштәләрендә 1 кг урынына 800, 700 граммлы шикәр, ярмалар, 1 литрлы май, сөт урынына 0,5–0,7 литрлы шешәләр күбәйде. Хәтта ипинең эчендәге тишекләренә кадәр зурайды. Аңа карап, бәяләрендә үзгәреш юк, – ди ул.
Гөлсирин мондый үзгәрешләргә кибетләрдә генә түгел, кафе, рестораннарда да игътибар итә башлаган.
– Сирәк кенә булса да, аларга да йөргәлибез. Әйтик, Казандагы танылган, гаиләбез яратып йөри торган бер кафеда 3–4 ел элек ризыкларны мулдан бирәләр иде. Бәяләре дә артык тешли торган булмады. Кеше күп булганлыктан, өстәлләргә дә гел алдан заказ бирдек. Якынча берәр елдан соң ризык бәяләрен арттырдылар. Халыкның да бераз азайганы сизелде. Тагын күпмедер вакыт узгач, бәясе үзгәрмәсә дә, ризыкларның күләме шактыйга кимеде. Коры-сары әзерләүче туклану урыннарында да бутерброд, туңдырмалар кечерәйде, – диде ул.
Товарның күләмен һәм авырлыгын киметеп, бәясен үзгәртмәү күренешен белгечләр шринкфляция дип атый. Әгәр 2023–2024 елларда бу күренеш кимегән булса, узган ел ахырында кабат көчәйгән. Экспертлар быел икенче кварталда капларның уртача авырлыгы тагын 3 процентка юкарганын әйтә. Бигрәк тә атланмай, шоколад, чәй-каһвә, кондитер ризыкларының каплары кечерәйгән. Әйтик, барыбызга да таныш булган шоколад маркасы ике таякчык урынына берне генә чыгара башлаган. Сатып алучылар ризыкларның гына түгел, көнкүреш товарларының да күләме кимүе турында әйтә.
«Авырлыктан чыгу юлы түгел»
Кибетчеләр дә мондый күренеш барлыгын инкарь итми.
– Әйе, бу нәрсә бар, тик бу авырлыктан чыгу юлы түгел, – ди Казанда шәхси кибет тотучы Ләйсән Ибраһимова. – Быел безнең ише кибетләргә август, сентябрьдә бик авыр булды. Илдәге вазгыять үзгәрмәсә, хәлләр көннән-көн авырлашачак. Казанда бик күп кибетләр ябыла. Аренда, товар бәясе кыйммәт, сатып алу кимеде, салым системасы үзгәрде. Чимал бәясе арта, ә сатып алучының акчасы юк. Хезмәт хаклары индексациясе юк дәрәҗәсендә. Россиядә инфляция Европа һәм Америка белән чагыштырганда күпкә югары. Сатып алучы булмаса, җитештерүдән мәгънә дә юк. Ә без, сатучылар – арадашчы гына.
Авыл кибетләрендәге хәлләрне Тәтеш районының Олы Тормы авылы сатучысы Илсия Шәйхетдиновадан сорадык.
– Авыл гына бар дөньяда барган үзгәрешләрдән читтә кала алмас инде. Безгә дә күләмнәре һәм авырлыгы кимегән товарларны кайтарып кына торалар. Әйтик, бер җитештерүченең дөгесе һәм карабодае башта 900 граммлы пакетларда кайта иде, хәзер алар 700 граммга әйләнде. Манный ярмасы 800 грамм иде, хәзер 600. Ярты литрлы соклар 0,450 граммга әйләнде. Кабы шул ук, ә авырлыгы башка. Ә бәяләрендә 8–10 сум гына аерма бар. Кайбер кеше аны аңышмый да. «Арзанрак икән», «бәясе төшкән икән», дип алып чыгып китүчеләр дә бар. Сизсә дә, бәя артуны гадәти хәл итеп кабул итәләр. Ияләштеләр хәзер. Хәзер бәяләрне аңлап та булмый, чөнки алар һәрвакыт күтәрелеп тора. Моннан 4–5 ел элек тә кайткан саен товарга бәя өстәлә иде. Тик ул чагында 3–5 сум иде ул, ә хәзер 15–30 сумга арттырып кайтаралар. Товарга бәя күтәрелми кайткан чаклар аз, – диде кибетче.
Күз буяумы, әллә маркетингмы?
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышев җитәкчелегендәге төркем уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 92 проценты – гадәти капларның кечерәюен, ә 91 проценты товарның тәме һәм составы начараюны сизгән.
– Ризыкның рецептын арзанаю ягына үзгәртү – инфляциянең яшерен һәм бик зәһәр формасы, – ди ул.
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов та шушы фикерне куәтләде. Аның фикеренчә, быел шринкфляциянең артуы берничә төрле икътисадый факторга бәйле. «Чыгымнар арткач, җитештерүчеләр дә, сатучылар да сатып алучыны турыдан-туры бәя күтәреп куркытмыйча, төрлечә хәйләгә бара», – ди ул.
– Тик мин әлегә бер нәрсәне аңлап бетермим: җитештерүчеләр төргәкләрне сәүдә челтәрләре соравы буенча киметәме, әллә бу – үзләренең инициативасымы? Ничек булса да максатлары бер: ясалма рәвештә кешенең фикерен чуалту, күз буяу, ягъни маркетинг алымның бер ысулы бу. Чөнки күпләр моңа игътибар да итмәскә мөмкин, – дип саный Илгизәр Гайнетдинов.
Татарстанның бер районында яшәүче эшмәкәр Илдар Гайнуллин борай ярмасы, токмач, ясмык токмачы ясап сата.
– Тик мин ваклап сатмыйм, бары тик капчыклар белән генә җибәрәм. Сатып алучылар аларны төргәкләргә тутырып, кибетләргә чыгара, – диде ул. – Товарның күләмен 50 граммга гына киметеп сатсаң да, табышы шактый җыела. Ә чыгымнар зур. Әйтик, электр энергиясенең 1 килоВатты 10 сум 20 тиенгә җиткән. Әле 8,80 сум иде. Кибет киштәләрендәге товар бәясе артудан җитештерүче әллә ни файда күрми. Әйтик, мин борай ярмасының 1 килосын 50 сумнан сатам. Кибеттә 700 граммы 100 сумга якын. Элек Мәскәүгә 500 граммын 44 сумнан илтә идем, ә алар кибеттә 106 сумга сата иде. Менә шуннан үзегез чамалагыз инде.
Хокук бозумы?
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә, бу мәсьәләдә кулланучылардан бер генә шикаять тә кабул иткәннәре юк.
– Безнең әлеге мәсьәлә белән бер тапкыр да шөгыльләнгәнебез булмады. Миңа калса, әгәр товарның маркировкасында күләме һәм авырлыгы язылган икән, кагыйдә бозу булып саналмый. Бу – маркетинг алымы, – диде ул.
Белгеч аңлатуынча, Россиядә тормыш өчен мөһим булган азык-төлек өчен (шикәр, май, ярмалар һәм башкалар) күләме һәм авырлыгына карата ГОСТ таләпләре куелган. Җитештерүчеләр алар буенча эшләмәскә дә мөмкин, тик мондый очракта товарның кабында ГОСТ билгесе куелырга тиеш түгел.
– Кайбер брендлар өчен сыйфат билгесен күрсәтү бик мөһим. Шуңа күрә мондый җитештерүчеләр товарның авырлыгын яки күләмен ачык итеп яза. Һәм сатып алучы төрле күләмдәге товарның бәясен чагыштыра ала, – диде Розалия Арсланова.
Сораштыру
Кибеттәге товарның авырлыгы һәм күләме кимүен сизәсезме?
Әйе, гел игътибар итәм – 78%
Андый үзгәреш юк – 1%
Игътибар итмим – 21%
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез