Җир-ананың зәңгәр күзләре дибез без чишмәләрне, яратып. Элек чишмәдән су алып кайтсак, кер чайкарга төшсәк, хәзер су буена юл әкренләп онытыла бара. Тик онытырга ярамый! Мамадыш егетләре әнә шул изге эш белән шөгыльләнә дә инде.
– Кызганыч, чишмәләр югала, күмелә. Бүген аларга игътибар бик аз. Инде исемнәрен дә оныта башладык. Мин белгәндә генә авылда унбишләп чишмә бар иде, бүген бишесе бармы икән – анысы да шикле. Без Мамадыш районының Югары Бөрсет авылы халкы белән чишмәбезне торгыздык. Үзең үзгәрсәң, дөнья да үзгәрә, диләр бит. Башта тәртибен өйрәндек. Аннан инде волонтерларны чакырдык. Әлеге проект 2018 елдан бирле эшли. Бүген 40 тан артык чишмә төзекләндерелде, – ди «Ватан патриотлары» оешмасы җитәкчесе Булат Газизов.
Әлеге оешмага нигез салган егетләрнең икенчесе Илгизәр Хисмәтуллин да, чишмәләрне төзекләндерү – саваплы эш, дип саный.
–Без – балачакта чишмә буенда үскән балалар. Чишмәдән су ташый идек. Авылларга цивилизация кергәч, чишмәләрнең кадере бетеп бара. Хәзер суны өйдә краннан гына агызып эчәбез. Чишмәләрнең югалып баруын үзебез дә сизми калдык. Без аның су чыганагы гына түгел, табигать байлыгы икәнлеген дә халыкка җиткерергә тиеш. Белгечләр әйтүенчә, тагын 30 елдан эчә торган суга бик зур кытлык булырга мөмкин. Бу мәсьәләгә әле бар халык әйләнеп кайтачак. Дин буенча да саваплы эш бу. Тормышыбызга, илебезгә файда китерү бит. Бу проектта катнашучылар, үзләре дә аңламыйча, зур савап эшлиләр, – ди Илгизәр Хисмәтуллин.
«Средволговодхоз» оешмасының элеккеге җитәкчесе Артем Филиппов чишмәләрне тиешенчә бәяләнмәгән су чыганагы дип атады.
– Без су чыганаклары реестрын булдырдык. Анда инеш, сусаклагычлар һәм башкалар турында мәгълүмат бар, ә чишмәләр хакында юк. Бу инде үзе үк игътибар җитмәүне аңлата. Аларны өйрәнү күбрәк фәнгә кайтып кала. Татарстанда төгәл генә күпме чишмә барлыгы билгеле түгел. Иң күп яки аз дигәндә, 500 мең тирәседер. Бу тармакны өйрәнергә кирәк. Волонтерлар булганда, чишмәләргә икенче сулыш бирелер, – диде белгеч.
«Туган якны өйрәнү» клубы җитәкчесе, бәйгегә килгән эшләрне бәяләүче Владимир Демидов чишмәләрнең суын кайнатып эчәргә киңәш итте.
– Бәйгегә килгән хезмәтләрне бәяләгәндә, география буенча белгечләрнең тәҗрибәсенә таяндым. Шуларның берсе 3 мең чишмәне үз эченә алган китап авторы иде. Икенчесе исә миңа су астыннан күзгә күренми торган агымнарның ничек хәрәкәт итүен аңлатты. Татарстандагы барлык чишмәләрнең дә суын кайнатып эчәргә кирәк, диде. Химик составлары еш кына файдалы булмаска мөмкин, – ди ул.
Бәйгедә җиңүчеләр үзләренең игелекле эшләре белән уртаклашты. Ютазыдан Сәүбәновлар – беренче, Алабугадан «Мирас» командасы исә икенче урынга лаек булды.

– Чишмәне Ютазы авылында төзедек. Олы юл буенда тау кырында бик матур урында урнашкан ул. Без эшкә керешкәндә ташландык хәлдә, суы да юк иде аның. Торбасы гына чыгып тора иде. 2012 елда 18 яшьлек улыбыз фаҗигале рәвештә вафат булды. Моннан алты ел элек аның истәлегенә чишмәне төзекләндерергә булдык. Ике улак куйдык, беседка ясадык. Дуслар, туганнар ярдәм итте. Без нефтьчеләр төбәгендә яшибез. Монда алар да туктап су ала. Суы йомшак дип, халык яратып йөри. Аның составы бик яхшы. Кече улыбызның туенда киленгә шунда беренче мәртәбә су юлын да күрсәттек. Башкалар да шунда килә. Әлеге традицияне дә яңартып җибәрдек, – ди гаилә башлыгы Салават Сәүбәнов.
Алабуга волонтерлары исә тарихи урындагы сазлык эчендәге ташландык чишмәне берничә ел дәвамында төзекләндергән. «Безнең команда иртәдән кичкә кадәр эшләде. Бу эштә балалар, студентлар, мәдәни оешма җитәкчеләре, уку йорты галимнәре катнашты», – диде алар.
Башта район күләмендә оештырылган «Югалган чишмәләр» бәйгесе республика күләменә күтәрелә, аннары Пермь өлкәсе, Чуашстан волонтерлары да кушыла. Бәйгедә 40 төбәктән катнашканнар. Оештыручылар үзләре дә болай ук булыр дип көтмәгән.
– «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Ватан патриотлары» дигән сәхифә бар. Шунда бәйгегә бәйле барлык мәгълүматларны куябыз. Чишмәләрне табып төзекләндерергә, исем бирергә кирәк. Бүләк фонды 700 мең сумнан башлана. Бу инде җиңүче командаларга бүлеп бирелә. Мәктәп укучылары да, әби-бабайлар да катнаша, хезмәт коллективлары, гаилә дуслары барып эшли. Шулай итеп, аның дәрәҗәсен күтәрәләр. Быелгы бәйгене СВОда катнашучы егетләргә багышлыйбыз. Алар арасында һәлак булганнары да бар. Алар – барысы да геройлар. Егетләрнең исемнәре мәңгеләштереләчәк, – диде Булат Газизов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез