Иминлек өчен түлиләр! Татарстанда «Халык инспекторы» порталына юл кагыйдәләрен бозучылар турында видео юллаучыларга акча түләү тәртибен расладылар. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта карар имзалады.
Билгеле булганча, «Халык инспекторы» системасы 2014 елда эшли башлады. Телефондагы махсус кушымта аша анда юл кагыйдәләрен бозу очраклары турында мәгълүмат җибәреп була. Алар, үз чиратында, автомат рәвештә ЮХИДИ идарәсенә юллана. Порталга юлланган видеолар өчен күпме акча түләячәкләре дә төгәл билгеле.
Әлеге яңалык шактый шау-шу уятырга өлгерде инде. Социаль челтәрләрдә бу хакта хәбәр таралуга, халык шундук икегә бүленде. Берәүләр өстәмә акча эшләүнең җайлы юлы пәйда булуга сөенсә, икенчеләре видеога төшереп акча эшләячәк кешеләрне бик үк аңлап бетерми.
Егерме еллык машина йөртү тәҗрибәсе булган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан бу эш, акча эшләүдән бигрәк, юлдагы кеше гомерләрен саклыйм дигән изге нияттән эшләнергә тиеш дип саный.
– Бу яңалыкка уңай карыйм. Юл кагыйдәсе бозучыларны күбрәк видеога төшереп җибәрә башласалар, юлда азмы-күпме тәртип урнашыр иде бәлки. Юкса соңгы арада юлларда шулкадәр күп очрый ул кагыйдә бозучылар. Алар бит үзләре өчен генә түгел, башкалар өчен дә куркыныч тудыра. Шул ук вакытта видеога төшерүче дә, тырнак астыннан кер эзләмичә, моны акча эшлим дип түгел, юлдагы иминлекне кайгыртам дигән изге нияттән эшләсен иде, – ди шагыйрә.
Казанда прокатка питбайклар бирүче оешма хуҗасы Алмаз Шәмсетдинов исә башка фикердә. Акча түләп видео төшертүне юл сагында торучыларның иминлек өчен җаваплылыкны өлешчә халык җилкәсенә аударып калдырырга маташу дип бәяли ул.
– Бу эш белән фәкать ЮХИДИ хезмәткәрләре шөгыльләнергә тиеш. Бездә машина йөртүчеләр алай тәртипсез йөри димәс идем. Мондый катгый чараларны гади машина йөртүчеләрдән бигрәк, питбайк кебек куркыныч «уенчык»ка утырган яшүсмерләр һәм аларның ата-аналарына карата кертсеннәр иде. Быел җәй буе алар катнашында күпме фаҗига килеп чыкты бит, – ди Алмаз Шәмсетдинов.
Казанда яшәүче Руслан Вәлиевнең бу арада «яшел зона»да калдырылган машиналарны фотога төшерүче берәүнең эзенә төшә алмыйча йөргән көннәре. Бу яңалыкка да ике яклап карый ул.
– Чистый үзәккә үтте ул кеше. Ни арада фотога төшереп китәдер. Инде безнең йорттагы унлап кешегә өч мең сумга якын штраф түләргә кушылган «сәлам хаты» килде инде. Без дә бит анда машинаны ничарадан бичара калдырабыз. Ярамаганын үзебез дә беләбез. Нишлик соң, яңа төзелгән күпфатирлы торак йортлар янында машина куярга бер буш урын юк. Кич белән ишегалдына бөтенләй керә торган түгел. Бераз кешелеклерәк булырга кирәк. Хәзер инде юлда да һәр адымыңны тикшереп видеога төшереп йөри башласалар, җәяү генә йөрергә кала. Исерек килеш машина йөртүчене видеога төшереп җибәрсәләр, бер сүзем юк. Чөнки монда кеше гомере турында сүз бара. Ә калган юк-бар кимчелекләрне төшереп йөрүләренә биш кулап каршымын, – ди ул.
Дөрес, исерек машина йөртүчеләр турында ЮХИДИ идарәсенә хәбәр итү бездә күптән гадәттә. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов та җай чыккан саен моның әләк түгел, яхшы гадәт икәнлеген искәртеп тора.
– Иң аянычы – кешенең исерек килеш рульгә утырганын якын кешеләре дә белеп тора бит! Алар, йоклап китә күрмәсен, дип борчыла, тик, нишләптер, эчкән килеш машинага утырма, дими. Шуңа күрә салган килеш машина йөртүчене күрсәгез, бу турыда тиз арада безгә хәбәр итәргә кирәк. Әләкләү түгел, кеше гомерен саклап калуга үз өлешеңне кертү бу, – ди Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.
Юл кагыйдәсен бозучыларны видеога төшереп җибәрүчеләрне акчалата үсендерү тәртибе дә, нигездә, әнә шул юлдагы иминлекне арттыру максатыннан кертелә. Яңа имзаланган карардан аңлашылганча, нинди кагыйдә бозу очрагын төшерүеңә карап, кулга аласы акча күләме дә үзгәрә. Әйтик, каеш такмыйча машина йөрткән кешене телефонга төшереп, «Халык инспекторы»на юлласаң, рәхмәт йөзеннән картаңа 300 сум акча килеп төшәчәк (тулы исемлек астарак. – Ред.). Видео төшергән өчен акчаны административ хокук бозу турындагы карар үз көченә кергәннән соң 40 көн эчендә түлиләр.
Юл кагыйдәсен бозган кешене төшергән өчен күпме акча түлиләр?
– Әйләнә-тирәне пычраткан, аерым алганда, машинадан чүп ташлаган кеше төшерелгән видео – 1150 сум;
– каеш такмаган машина йөртүче яки башына шлем кимәгән мотоциклчы төшерелгән видео – 300 сум;
– светофорның кызыл утына чыккан яки регулировщик кисәтүенә игътибар итмичә хәрәкәт иткән хәрәкәт итү төшерелгән видео – 300 сум;
– светофор алдындагы стоп сызыгында туктамаган машина йөртүче төшерелгән видео – 230 сум;
– каршы як полосага чыккан яки каршы яктан килүче трамвай юлыннан барган машина йөртүче төшерелгән видео – 1440 сум;
– җәяүлегә юл бирмәгән йөртүче төшерелгән видео – 435 сум;
– рульдә барганда телефоннан сөйләшүне раслаган видео – 435 сум.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез