«Халыклар атасы» үлгәнгә әле 3 ел да узмаган. Партиянең чираттагы ХХ съезды инде эшен бетереп килә. Делегатлар иртәнге, ни өчендер ябык дип игълан ителгән утырышка җыелган. Трибунага КПСС Үзәк Комитетының Беренче секретаре Никита Хрущев күтәрелә. Һәм... соңыннан «Сталинның шәхес культы һәм аның нәтиҗәләре» дип аталачак сенсацион докладын укырга керешә. Залда – чебен очса, аны да ишетерлек тынлык...
Ничек алай соң? Юлбашчы үлгәч тә, халык һәм җитәкчеләр аңа табынудан туктамаган. Илнең соңгы 30 елдагы уңыш, казанышларын һаман аның исеме, аның шәхесенә генә бәйләп аңлатып килделәр. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да аның сыннары тора. Күпме оешма, предприятие, урам, шәһәрләр аның исемен йөртә. Вафатыннан соң кайберәүләрдә әле күз яшьләре дә кибеп бетмәгән. Һәм менә шундый доклад, һушны алырлык фактлар, саннар...
«Съезд выслушал меня молча. Все оказалось настолько неожиданным. Нужно было конечно понимать, как делегаты были поражены рассказом о действиях, которые были совершены по отношению к заслуженным людям, старым большевикам, соратникам Ленина, молодежи. Сколько погибло честных людей, которые были выдвинуты на разные участки работы. Это было трагедией для партии и для страны. Трагедия, которую мы до этого скрывали...»
Бу юллар Никита Хрущевның фәкыйрегез әллә ничә кат укыган мемуарларыннан алынды. Шәхси китапханәмдә әле тагын элекке Беренче секретарьның улы Сергей Хрущев әтисен ни рәвешле отставкага җибәрүләре, аның лаеклы ялдагы еллары, ничек итеп мемуарларын магнитофон тасмасына яздырып баруы, яңа җитәкчеләрнең элекке секретарьга ул эштә аяк чалулары, һ.б. турында язган «Пенсионер союзного значения» дип аталган китабы, «Никита Хрущев. Материалы к биографии» дип аталган басма, башкалар да бар.
«Җепшеклек». Сталин чорының «каты суыклар»ыннан соң илгә килгән җылылык, иркенлек, бөек куркуның бетүе. Репрессияләрнең кабатланмавы гына түгел, аларны кискен гаепләү, шәхес культын фаш итү. Хрущев идарә иткән 10 ел вакыт тарихка шул рәвешле кереп калачак. Шуларга өстәп, тарихта беренче тапкыр кешене галәмгә чыгару, халыкны коммуналь фатирлардан соңыннан «хрущевка» дип аталып киткән торакларга күчерү, чирәм-яткын җирләрне үзләштерү, халыкка пенсияләр түли башлау, армияне ике тапкыр кыскарту һ.б. кертеп була. «Җепшеклек»нең әһәмияте тагын 1964 елның көзендә Политбюро әгъзаларының Беренче секретарьны ялыннан чакырып алып: «Булды, идарә итмәдең түгел, иттең, соңгы еллардагы эш алымнарың артык субъектив, алар безне канәгатьләндерми», – дип, аны олы шау-шусыз пенсиягә озата алуында да. Кемнәрдер Сталин артында шулай сүз куешкан, аны гаепләгән, аңа шундый тәкъдим ясаган булса, хәлнең ни белән бетәсен күз алдына китерү дә авыр. Ленинның бар көрәштәш, фикердәшләрен кызганмаган юлбашчының идарәгә 1940–1950 елларда гына килгән «бала-чага», «ыбыр-чыбыр»ны кая олактырасы билгеле...
Бу язмага алыныр алдыннан тарихи ул докладны янә бер кат карап чыктым. Анда шундый юллар бар: «Без моннан ары беренче җитәкчене Ходайга тиңләп, аңа кеше затында булмаган сыйфатлар бирүдән, ул кеше барын да белә, барын да күрә, ишетә, бөтен кеше өчен дә уйлый һәм беркайчан да ялгышмый дигән фикер-уйдырмалардан сакланырга, аны беркайчан да булдырмауны максат итәргә тиеш».
Беркайда да язылмаган, тик күпләр белгән кагыйдә бар: «Идарә итүдә никадәр күбрәк кеше катнашса, никадәр күбрәк фикер исәпкә алынса, карарлар шулкадәр объективрак була». Ә бөтенесен бер кеше хәл иткәндә, ялгышлар, еш кына критик чикне узып китеп, төрле фаҗигаләргә җиткерә. Мин Ленинны идеаллаштырудан ерак, тик аңа яраган кешеләр Сталинга ник ярамаган соң? Ленинның көрәштәшләрен – ул бер йодрыкка укмаштыра, килештерә, юнәлтә белгән, тик Сталин тарафыннан рәхимсез рәвештә юкка чыгарылган затларны санап чыгасы килә. Пролетариат юлбашчысы, яратып, «любимчик партии» дип атаган, бик күпләр хөрмәт иткән Николай Бухарин, Лениннан соң берара Халык Комиссарлары советы – Совнаркомны җитәкләгән Рыков, Мәскәү һәм Ленинградта беренче җитәкчеләр булган Каменев белән Зиновьев. Октябрь инкыйлабы чорында Ленинның уң кулы булган, Кызыл Армияне оештырган, Гражданнар сугышындагы җиңүдә төп роль уйнаган, соңыннан НКВД кешеләре Мексикада «эзләп тапкан» Лев Троцкий, шуларга өстәп Томский, Крестинский, Рудзутак... Гаепләүләргә килгәндә, алар башка сыя торган түгел. Кемдер чит ил разведкасына эшләгән, башкалар астыртын канлы заговор оештырып яткан, кемдер хәтта Ленинны үтергән – гаепләүләрдәге шулкадәрле фантазиягә хәтта хәзерге сталинчылар да гаҗәпләнә. Ә Бөек Ватан сугышы алдыннан гына Кызыл Армияне меңләгән командирларсыз калдыру... Менә шушы хәлләр яңадан беркайчан да кабатланмасын өчен кирәк булгандыр ул ХХ съезддагы доклад...
Үткәннәргә мөнәсәбәт без яшәгән илдә төрле чорларда төрлечә булды. Тарихны идеологиягә буйсындыру, аны чуклау, бизәкләүләр, ясалма батырлар тудыру да, кайчагында мавыгып китеп, кайсыдыр дәверне артыгын каралтулар да булмады түгел, булды. Андый тарих – тарих булудан бигрәк, үткәнгә юнәлтелгән сәясәт. Еш кына ватанпәрвәрлекне дә дөрес булмаган тарих аша тәрбияләргә тырыштылар. Бер баскан тырмага яңадан китереп басулар булмасын, патриотизм чын, ихлас булсын, ялгышлар кабатланмасын дигәндә, гражданнарга тәкъдим ителгән тарих мөмкин кадәр объективрак булырга тиештер ул. Халык дигәндә, аңа да, төрле уйдырма, мифларга ышанмас өчен, мәгълүматлы, тарихи гыйлемле булу үтә дә мәслихәттер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез