Лаеш районында күптән көтелгән юл – Сокуры авылын урап узу юлы сафка басты. Аны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Яңа юл «бөке»ләрдән генә коткарып калмыйча, Казаннан бернинди тоткарлыксыз М12гә чыгу мөмкинлеген дә тәэмин итәчәк. Зурлар янында кечкенәләр турында да онытмыйлар. Татарстанда авылларда да юл эшләре дәвам итә. Юл салучыларның һәм юллы булучыларның хәлен «ВТ» белеште.
«Түземсезлек белән көттек»
Яңа юлны ачар алдыннан Владимир Путин юл тармагында эшләүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән котлады. «Әлеге мөһим юнәлешләрдә эшләүчеләрнең барысын да котлыйм. Үз эшегезгә җаваплы каравыгыз һәм фидакарь булуыгыз өчен рәхмәт сезгә», – диде ул.
Президент әйтүенчә, 2030 елга федераль трассаларның һәм зур шәһәр агломерацияләре юлларының кимендә 80 проценты норматив хәлдә булырга тиеш. Ә төбәк юлларының кимендә 60 проценты әлеге таләпләргә җавап бирер дип көтелә. «Бүген без бу зур эштә тагын бер адым ясыйбыз. Карелиядә юл участогы, Татарстанда Сокуры авылын урап узу юлы һәм Сургутта көньяктан урап узу юлы ачыла. Барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм», – дип, видеоэлемтә аша берьюлы өч юлны ачты Владимир Путин.
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, Сокурыны урап узу юлы торак төзелеше, М12 трассасы тирәсендә сәнәгать һәм логистика үсешенә яңа этәргеч бирәчәк.
Тантаналы чарада катнашкан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ил җитәкчелегенә республикага булган игътибар һәм зур проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. «Әлеге юл участогын реконструкцияләү генә дә «Лаеш төене»ндә 7,5 миллион квадрат метрдан артык торак төзү, яңа сәнәгать мәйданнарын ачу мөмкинлеген тәэмин итәчәк», – диде ул.
«Алексеевскдорстрой» АҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев билгеләп үткәнчә, биредә хәрәкәт тәүлегенә 40 меңгә кадәр автомобиль тәшкил итә. «Сокурыны урап узу юлы «бөке»ләрдән котылырга, шулай ук Казанга кадәр барып җитү өчен юлга киткән вакытны киметергә ярдәм итәчәк», – диде ул.
Владимир Путинга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та рәхмәт белдерде. «Бик зур рәхмәт сезгә, Владимир Владимирович! Бүген республикада Сокурыны урап узу юлын ачтык. Безнең халык өчен бик мөһим һәм кирәкле юл», – дип язды ул телеграм-каналында.
Сокурыны урап узу юлы «Идел–Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» тарафыннан Р-239 Казан–Оренбург федераль трассасын реконструкцияләү кысасында сафка басты. Аэропорт юлына борылыштан башлап Державино авылына булачак яңа юлның гомуми озынлыгы – 24 чакрым. Әлегә шуның 11 чакрымын (Сокуры авылын урап узу юлы да шунда керә) кулланышка тапшырдылар. Калган 13 чакрымы киләсе елда, алдан фаразланганнан бер елга иртәрәк әзер булырга тиеш. Биредә эшләр 2023 елның азагында башланган иде. Яңа юл сыйфатлырак та – өченче категория урынына беренче категорияле, куркынычсызрак та – хәзер авыл аша узасы юк.
– Бу юлны зур түземсезлек белән көттек, – ди «Алексеевскдорстрой»ның участок мастеры Рәсил Галиев. – Аны ике елда, вакытыннан алда төзеп бетердек. Юл салуда кулланылган барлык материаллар ышанычлы һәм сыналган. Таш юл өслегенең калынлыгы гына да 22 сантиметр. Шуңа күрә колеялар барлыкка килүдән куркасы юк. Мин үзем Алексеевск бистәсеннән. Бу юлдан гел йөрибез. Сокуры аша «бөке»дә дүрт сәгать тә утырган бар. Шуңа күрә безгә яңа юл бик кирәк иде.
200 чакрымлык эш
2025 елда Татарстанда юл эшләренә 79 миллиард 295 миллион сум акча тотылачак. «Бу – барлык чыганаклардан тотылачак сумма», – диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов киңәшмәләрнең берсендә.
– 2025 елның төп эш юнәлеше – республиканың урам-юл челтәре. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан урам-юл челтәрен үстерүгә моңарчы тиңе булмаган ярдәм күрсәтелде, – диде ул.
Министр сүзләренә караганда, урам-юл челтәрен төзекләндерү өчен Казанга – 14,5 миллиард сум, Чаллыга – 4,6 миллиард сумнан күбрәк, Түбән Камага – 1,5 миллиард сумнан күбрәк, калган муниципаль берәмлекләргә – 9,3 миллиард сум акча каралган.
Аерым алганда, быел Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында 131 объектта юл эшләре башкарыла. Гади тел белән әйткәндә, 200 чакрымнан артык автомобиль юлы яңартылачак. Рульдәгеләр, хәер, янәшәдә утырып йөрүчеләр дә республика юлларындагы төзү һәм төзекләндерү эшләренең «тәм»ен сизде инде. Әле монда, әле тегендә юллар яңара. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында асфальт-бетон өслекнең өске катламын алмаштыруга бәйле 2025 елга билгеләнгән эшләрнең 96 проценты үтәлгән. Барлыгы 1853,3 мең квадрат метр мәйданда асфальт җәйгәннәр.
Киләчәк юлы
Юллы авылның киләчәге бар. Кукмара районының Пычак авылында мәктәпкә юл салгач, укучылар саны арткан әнә.
– Пычак авыл җирлегенә өч авыл – Пычак, Әсән-Елга һәм Арпаяз керә, – дип сөйләде җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков. – Пычакта урнашкан урта мәктәптә капиталь ремонт булды. Аны быел гыйнварда башлаганнар иде, 1 сентябрьдә замана таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән уку йорты үз ишекләрен ачты. Мәктәптә 87 бала укый. Балалар, шул исәптән башлангыч сыйныфларга да Пычак, Әсән-Елга, Арпаяз һәм Өлге авылларыннан килә. Тик мәктәп юлы бик начар хәлдә иде. Пычак белән Өлге авылын тоташтыра торган юл ул безнең, уртасында – мәктәп. Ул 2002 елда мәктәп ачылган вакытта салынган булган. Шуннан бирле ремонт күрмәгән, чокыр-чакырларны гына ямап тордылар. Мәктәп автобусы йөргәч, юлга таләпләр дә катгыйрак бит. Аллага шөкер, быел безне бәхет басты. Юлны тулысынча яңарттык. Биредә 42 миллион сумлык эш башкарылды. Бик сыйфатлы юл булды ул. Авылларга даими ярдәм итеп торуы өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Нәтиҗәсе күз алдында. Район үзәге якын булгач, авылдан шунда барып укучылар бар иде. Хәзер асфальт юл, капиталь төзекләндерелгән мәктәп булгач, Пычакта укучылар саны артты. Безнең өч авылга да асфальт килеп җиткән. Гомумән, авылда юлсыз булмый. Безнең җирлектә, мәсәлән, халыкның 70 проценты районга барып эшли. Кыш көне юлларны карап торырга үз тракторыбыз бар. Моңа бәйле бернинди кыенлык юк.
Нурлат районының Зирекле авылы халкы да юллы булган. Авыл халкы, Фома авылы белән ике арадагы юлны төзекләндерүдә ярдәм сорап, «ВТ»га мөрәҗәгать иткән иде. «Шушы юлдан Фома, Зирекле халкы Чулпан хастаханәсенә, Биләркүл һәм Нурлатка эшкә йөриләр, Зирекледәге балаларны Фома мәктәбенә алып баралар, балаларын Чулпан балалар бакчасына илтүчеләр дә бар. Ә әби-бабайлар: «Кар төшеп, юллар тигезләнсә, Чулпан хастаханәсенә барыр идек», – дип, кар төшкәнне көтеп ята. Кайчан рәтләнер икән безнең юллар?» – дип язды газета укучыларыбыз. Ул вакытта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан җавап алдык. Мәсьәләне игътибарга алырга вәгъдә иттеләр. Әйткән сүз – аткан ук. Бу көннәрдә Зирекледән сөенечле хәбәр килеп иреште. «Аллага шөкер, юлны төзәттеләр. Яратам сүзен үтәгән кешеләрне. Барлык газета хезмәткәрләренә, юл салучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрбарчабызның да барасы юллары тигез, туры һәм матур булсын», – дип язып җибәргән барлык Зирекле авылы халкы исеменнән укучыбыз Гөлфирә Галимова. Без дә шул теләктә калабыз!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез