Кабак кирәкмиме: авыл халкы арткан яшелчәләрен нишләтә?

Быел бакчалардагы уңыш мулдан булды. Бәрәңгесе дә, кабагы да котырып уңды. Урнаштырып өлгер дә саклап кына бетер. Шуңа күрә үзләреннән артканны сатучылар да, бушлай таратучылар да күп. Кемдер кош-корт, мал-туарына да сый-нигъмәттән мулдан өлеш чыгара.  

– Быел бәрәңгедән гомер күрмәгән уңыш алдык, – диде Чистай районында яшәүче Гөлйөзем Ибраһимова. – Сигез чиләк утырткан идек, 80 чиләк уңыш алдык. Ә без хәзер бәрәңгене алай күп ашамыйбыз. Балаларның да исе китми. Саклап чыгасы да бар бит әле аны. Ә быел бәрәңге чери. Шуңа күрә артыгын сатарга булдык. Чистайга һәм Казанга алып китеп саттык. Чистайда – 25 сумнан, башкалада 35–40 сумнан алдылар. Бераз өстәмә акча да кергәч, күңелләр күтәрелде. Булган әйберне урнаштыру бер дә авыр булмады. Шәһәр халкы тиз арада алып бетерде, бәясен дә кыйммәтсенмәделәр.

Билгеле булганча, Татпотребсоюз оешмасы язын халыкка кишер, суган һәм чөгендер орлыкларын бушлай тарата да көзен уңышын җыеп ала. Теләге булганнардан гына, билгеле. Һәм моның өчен акча да түлиләр. Татпотребсоюз рәисе урынбасары Ренат Бикбов әйтүенчә, халык үзеннән артканны көзге ярминкәләргә алып килеп тапшыра ала.

– Барлык районнардан да китерәләр. Аеруча Мамадыш, Алексеевск, Чирмешән, Минзәлә, Апас, Кама Тамагы, Кукмара халкы актив. Бәрәңгене 25 сумнан җыябыз. Кишер, чөгендерне халык үзләре китерсә, кабакны гадәттә авыл советлары аша җыеп алабыз. Әлегә нәтиҗә ясарга иртәрәк, – диде урынбасар.

Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылы халкы да бәрәңге һәм кабакны күпләп үстерә. Бабахан Әшермитовның мал-туарлары күп. Кабакны шуларга дип үстерә икән.

– Безнең унбишәр сутыйлы ике бакчабыз бар. Шунда ел саен кабак утыртам, чөнки ул үгез, таналарны яхшы симертә, итен йомшарта. Кабак ашаган малның ите дә тәмле була. Сатканыбыз юк. Уңыш яхшы булган елны 10–12 тонна кабак җыеп ала торган идек. Быел яңгырлы ел булгач, азрак булды. 10 тонна тирәсе генә чыкты, ләкин анысы да начар түгел. Маллар яратып ашый. Төп керемне шулардан алгач, бер дә авырсынмыйча сыйлыйбыз үзләрен, – диде Бабахан.

Шушы ук авылда яшәүче тагын бер гаилә җиде тонна кабакны күрше районга килосын 4 сумнан сатып җибәргән.

Сатарга теләп тә, тапшырырга урын таба алмаганнар да бар.

– Быел кызык өчен генә әтиләр бакчасының бер өлешенә кабак орлыгын төртеп чыккан идем. Ә ул һич көтмәгәнчә мул уңыш бирде. Малга ашатыр идең дә, әтиләрнең терлеге юк. Менә хәзер теге зур-зур кабакларны нишләтергә дә белгән юк. Казанда берничә җиргә кереп белешеп чыккан идем дә: «Безгә Буа районыннан китерәләр. Аларныкы баллырак, тәмлерәк», – дип әйтеп, кире борып чыгардылар. Күпләп сата торган базарга да кердем. Анда: «15 сумнан китерсәң, 35–40 сумнан сатам мин аларны», – диделәр. Никтер анда алып киләсе итмәдем. Бушлай гына алып китәргә теләүчеләр бар анысы, тик әтинең бирәсе килми. Кыскасы, авыртмаган башка тимер тарак булды бу кабак, – дип сөйләде Балтачта яшәүче Айнур Садриев.

Үзләреннән артканны Гошер сәдакасы итеп күрше-күлән, туган-тумача, дусларга бирүчеләр дә бар.

Арча районының Айван авылында яшәүче Гөлнара Гыйниятуллина быел беренче тапкыр күп итеп кабак утырткан. Аны да кирәккә дип түгел, ә үзе әйтмешли, кызык өчен генә.

– Минем 30 сутый бакчам бар. Аның бер өлешенә суган һәм сарымсак, бер өлешенә бәрәңге утырта идек. Быел, бер өлеше буш калмасын дип, теплицага кабак орлыгын чәчкән идем. Алар бик матур булып үсеп чыкты. Булганны чыгарып атып булмый бит инде. Үсентеләрен кызганып, теге сукалаган җиргә төртеп чыктым. Җәй яңгырлы һәм җылы булды, ә теге кабакларым үстеләр дә үстеләр. Бик мул уңыш бирделәр. Эресе дә, вагы да, уртача зурлыктагысы да җир тутырып тәгәрәшеп ятты. Малларым да юк бит ичмасам. Шуннан соң социаль челтәрләргә, статусларга игъланнар тарата башладым. Әрәм итеп булмый бит инде. Зур хак та куймадым. Бакча сукалаган бәясен каплар өчен дә ярап куяр дип, килосын 20 сумнан җибәрдем. Аңа карап егылып китеп алдылар димим. Ләкин шулай да бераз сатылды. 700, 1500 сумнарга алып китүчеләр дә булды. Бушка да бик күп тараттым. Җәмгысы, күп булса, 5 мең сумлык кабат сатылгандыр, – ди ул.

Аның каравы Гөлнара ханымның үрдәкләре рәхәтләнгән кабак ашап.

– Бәрәңге белән кабакны бик яратып ашадылар. Алар да юк хәзер сыйланырга. Әллә шуңа булдымы, эшкәрткән үрдәкләрем сап-сары иде. Тавыкларыма да ашатам. Әле шулай да урнаштырасы күп. Аны нишләтергәдер? Өләшәсе кешеләрем дә бетте шикелле. Сезгә кирәкмиме соң?

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре