Гөлназ. Алабуга
– Фамилиямне язмагыз. Оялырлык әйбер юк анысы. Берәүгә дә сөйләмәгән идек бу хакта. Өч ел элек ноябрьдә Казанда фатир алып куйдык. Яңа 2023 елны шул яңа фатирда каршы аласы килде. Әле анда җиһаз да, техника да юк. Ванна бүлмәсендә сантехника, аш бүлмәсендә өстәл белән дүрт урындык, ятып йокларга ике матрас кына. Безгә иярергә теләүче туганнар булса да, үзебез генә каршы аласы килә дип, аларны чакырмадык. Казанда бәйрәм итәсен эштәге кызлар да, туганнар да белә, бөтенесе ак көнчелек белән кызыга. «Сез бигрәк кәттә инде, Казанда ук каршылыйсыз, үз фатирыгызда!» – дип, сөйләшкәндә төртмә сүзләр ычкындыргаладылар.
Ике атна әзерләндек бу көнгә. Cалатларны турап, ясап тутырдык, пилмән катырдык, шулпасын да кайнатып катырып куйдым, аны пешерергә бер кәстрүл куярлык кына электр плитәсе дә алдык. Җиләк-җимеш, матур киемнәр, йокы киемнәре, табак-савыт, урын-җирләр төяп, 31 декабрь көнне кичке алтыда юлга кузгалдык. Иртәрәк чыгып булмады, ирем эшләде ул көнне. Кәеф яхшы!
Беренче партия сумкаларны күтәреп подъездга кергәндә искә төште бит! Ачкыч юк! Хет утырып ела, беребез дә ачкычны алмаган. Өч сәгать ярым юл узып килдек бит! Балалар елый, без талашабыз – син гаепле дә, мин гаепле түгел. Әйберләрне кире машинага төядек тә, килгән көе чыршыны булса да күреп кайтыйк дип, «Чаша» янына киттек. Рәхәтен дә, матурлыгын да күрмәдек. Җыенып, кире Алабугага кайтып китүдән башка чара калмады. «Беркемгә дә әйтмәгез», – дип, балаларны да кисәтеп куйдык. Ул төнне ничек итеп Яңа ел каршылаганны туганнар әле дә белми. Балалар гына «тишмәгән» булса инде...
Диләрә Вәлиева. Казан
– Әйдә, бер традиция булсын дип, узган ел дуслар белән Яңа елны яңа урында каршыларга уйлаштык. Ел саен яңа урын – шәп бит! Санкт-Петербург шәһәреннән башларга булдык. Без традиция уйлап йөргәнче, уңайлы вакытка билетлар калмаган иде инде. Кичке җиденче яртыдагысына алдык. Төнге уникедә Сарай мәйданы уртасында басып торырга исәп. Соңгы елда пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында тоткарлыкларга ияләшкән идек инде, әмма Яңа ел төнендә бу безнең өчен сюрприз булды. 16.30 да аэропортка килеп утырган идек, төнге унберенче яртыга кадәр көттек. Хыял чынга ашмады, әмма аның каравы берәүнең дә кәефе төшмәде.
Яңа елны һавада каршы ал әле! Самолетта бәйрәм булды, дип әйтә алмыйм, кемдер йоклый, кемдер туктаусыз сөйләшә – гадәттәгечә инде. Әмма төнге уникедә очкыч командиры безне фәлән метр биеклектә Яңа ел белән котлады, барыбыз да кул чаптык, котлаштык. Ә Санкт-Петербургка килеп төшүгә, туп-туры Сарай мәйданына чаптык.
Лилия Галиуллина. Казан
– Бала табу көнен 1 гыйнварга билгеләделәр. Бәлки әле Яңа 2020 елның тәүге баласы безнең кызыбыз булыр, дигән уй кереп утырды башка. 29 декабрьдә иртәнге дүрттә бала селкенми бит, дип куркып уяндым. Искә төшереп карыйм, чыннан да, кичтән бирле бер хәрәкәт тә ясамады кебек. Иремне уяттым да бала табу йортына киттек. Шөкер, бар да яхшы икән, вакыт җиткән, балага урын аз, шуңа сирәк селкенә, дип аңлаттылар. Кесарь кисеме белән туасы бала булгач, табиблар: «Бүген-иртәгә табып куймагаең, кайтарып җибәрә алмыйбыз, Яңа елга кадәр хәл итәргә кирәк», – диләр. Ә минем үземнең табасым килә! Беренчесе дә «кесарь» булды, әмма аңа карап икенчесен үзең таба алмыйсың дигән кагыйдә юк. Аңлыйм, табибларның планлы операцияне яңа елның беренче көненә калдырасы килми. Ашыгыч рәвештә килгәннәрне генә кабул итә дежур табиблар. Безнең үз планыбыз, 30 ы көнне таптырабыз, диләр. Ә мин аяк терәп каршы торам, үзем кызым белән сөйләшәм. «Көт инде, балам, сабыр ит. Яңа елда ту әле син», – дим, корсагымны сыйпап. Ә табиб: «Сезне иртәнге сигездә иң беренче булып алалар», – дип, операциягә документларга кул куйдырырга кергән. Куймадым. Анестезиолог, бүген кичтән ашамагыз, иртән эчмәгез, дип, сөйләшергә кергән. Ашадым. УЗИга җибәрделәр, беренче операциядәге җөегез бик юкарган, балага да, үзегезгә дә куркыныч яный, дип тә карыйлар. Ә мин кызым белән сөйләшәм: «Иске елда тумыйбыз инде, кызым. Яңа елны көтәбез», – дим.
Яңа елны хастаханәдә каршыладым. Иң борчулы төнем булды ул. Селкенергә дә куркып яттым, җөй дә куркыта бит. Иртәгә булмаса, икесе көнне операция ясарлар, үкенечкә калырлык булмасын инде, дип теләдем. 1 гыйнвар көнне су китте. Яшь кенә табиб кизү тора иде ул көнне. Ипләп кенә бәбиләтте. Кызыбыз туды! Әмма Яңа елда туган беренче бала була алмады. Аңа кадәр өч малай туып өлгергән икән инде. Тик бу инде бөтенләй дә мөһим түгел иде.
Фәния Нәҗипова. Малмыж шәһәре
– 1987 елны каршылау гомергә истә калырлык булды. Канашта укып йөргән студент чагыбыз. З0 декабрьдән 31 декабрьгә каршы төндә бик каты буран купты. 31 е иртән Нократ Аланында поезддан төшәргә тиеш идек, ә ул кич кенә кайтып җитте. Авылга кайтырга берничек тә өлгермибез инде, автобуслар йөрми. Без – алты кыз. Беребезнең шушы шәһәрдә әллә ерак туганы, әллә танышы яши иде. Урам буйлап җәяүләп шул кешеләрне эзләп киттек. Аллаһның рәхмәте, өйдәләр. Йокларга керттеләр. Авылга алып кайтасы күчтәнәчләр белән чәй эчтек тә, алты кыз бер диванга аркылы ятып, йокладык. 1 гыйнвар иртәсендә башта автобус белән, аннары машина белән, аннары җәяүләп авыр сумкаларны өстерәп авылга кич кенә кайтып җиттек. Никадәр газаплы юл үтсәк тә, өсне алыштырып, клубка чыгып йөгердек. Менә яшьлек диген!
Сиринә Миначева. Түбән Кама
– 2014 елда Казан юридик институтын тәмамлап, районның полиция бүлегенә эшкә кайттык. Кайсы район икәне сер булып калсын. Ике кыз без: беребез тикшерүче, икенчебез оперативник. Яңа ел алдыннан 31 декабрьдә кемнең кизү торачагын билгелиләр. Коллективта бар да гаиләле, инде барысы да Яңа ел көнне эшләп караган, берсенең дә каласы килми. «Әйдәгез, кызлар, сез яшьләр, белемнәрегез дә «эсвижий», законнарны беләсез, сез калырсыз», – диләр. Борчылмагыз, төп авырлык 1 гыйнварга төшә ул, 31 е тыныч үтә, дип тынычландыралар. «Ничек ерып чыгарбыз?!» – дип борчылсак та, ризалаштык.
Район үзәгенең төп мәйданында кичке Яңа ел бәйрәме. Халык ял итә, чыршы тирәли уйнап-биеп йөриләр. Бәйрәм, чыннан да, тыныч үтте, халык таралышты. Хәзер нишлибез? Дустым районның үзеннән иде, мин – авылдан. Күңел кытыклана бит. «Әйдә тиз генә безнең авылга кайтып, әти-әнине, әби-бабайны котлап килик», – дидем. Ризалашты дустым. Барыбер тыныч бит, тиз генә әйләнеп киләбез, дип, үзебезне үзебез тынычландырып, кайтып киттек. Тиз генә котлап, кире район үзәгенә чыгуыбыз булды, «Кайда сез?» – дип эзләп шалтыраталар. Ярый әле авыл белән ике ара 20 чакрым тирәсе генә, туп-туры вакыйга булган урынга чаптык. Ул эшне хәл итеп кайтып кына утырган идек, тагын чакыралар. Кемнеңдер өенә кергәннәр, кемнедер кыйнаганнар, кемнеңдер нәрсәсендер урлаганнар, акча янчыгын югалтканнар... Ничә вызовка барганыбызны хәтерләмим дә. Озын төнне уздырып, дежурлыкны тапшырганда: «Мондый ел булганы юк иде, гөнаһларыгыз шулкадәр күпмени соң?!» – дип рәхәтләнеп көлделәр. Ярый әле авылга кайтканны белмәделәр...
Алсу ШАКИРОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез