Дөньякүләм вакыйгалар Россия – Украина низагы тирәсендә төенләнә. Лидерларның белдерүләре бер-берсенә каршы килә, хәтта уртак килешүләрдәге бер үк сүзләрне дә һәркем үзенчә аңлый. АКШ тарафыннан инде низагның бу атнада ук төгәлләнәчәге турында вәгъдәләр ишетелде, тик Мәскәү дә, Киев та моны расламый.
Беренче карашка Вашингтон тулысынча Россия позициясенә басты кебек, әмма сүзләр матур яңгыраса да, гамәлләрдә әле берни дә күренми. Океан артыннан 25 февральдә Әр-Риядта Россия – АКШ сөйләшүләренең икенче раунды башланачагын игълан итсәләр, Россиянең тышкы эшләр министры урынбасары Рябков: «25 февральдә Әр-Риядта АКШ һәм РФ очрашулары көтелми», – ди. «Ватык телефон» уенын хәтерләткән шундый хәбәрләр белән мәгълүмат кыры тулы.
Файдалы казылмалар турында Украина – АКШ килешүе белән дә хәл шулай ук. Америка ягы Зеленскийны килешүне тизрәк имзаларга кыстый, тегесе аяк терәп каршы тора. Трамп инде әллә ничә тапкыр: «Украина байлыгыннан 500 миллиард доллар акча АКШ кесәсендә», – дип игълан итте. Әмма хәтта Ак Йорт башлыгының үз чиновниклары да андый оптимизм белдерми. Киев АКШ ярдәменең 100 миллиард доллар гына булганын белдерә һәм ул акчаның да кайтарып бирелергә тиеш түгеллеген, чөнки бушлай грант формасында бирелгәнен тәкрарлый. New York Times: «Файдалы казылмалар турындагы килешү проекты Россия яулап алган җирләрдән алынган табышны да үз эченә ала, алардан фондка 66 процент акча керергә тиеш», – дип яза. Димәк, американнар ул төбәкләрнең Украинага кайтарылып бирелүен күз алдында тота. Мәскәүнең ни өчен килешү төзергә ашыкмавы аңлашыла шуннан соң. Гомумән, ул килешүдә барысы да «эт – баш, сыер – аяк» формуласын хәтерләтә. АКШның финанс министры Бессент: «АКШ Киевка табигый казылмалар керемен Торгызу фондына юнәлтергә тәкъдим итә, ул фондта Вашингтон идарә хокукына ия була», – дип белдерә. Килешү параметрларын Зеленский да шулайрак күзаллый, әмма Трамп акча АКШ бюджетына явар дип ышана.
Тыныч килешүнең Россияне ризалатуны кыенлаштыра торган тагын бер су асты ташы бар. Ул – Украина һәм Россия чигенә кертеләчәк гаскәрләр. Мәскәү НАТО хәрбиләренең үз чигендә тезелүе белән килешмәс, билгеле. Зеленский төрек гаскәрләрен китерү яклы.
Шундый матавыклар фонында Германиядә Бундестагка сайлау узды. Сайлауда ультрауң көчләр икенче урынны яулады, консерваторлар партиясе җиңде. Консерваторлар лидеры Фридрих Мерц – Украина тарафдары. Киевка ракеталар бирүне һәм аны атом-төш канаты астына алуны алга сөрә. Җиңгәннән соң ясаган белдерүләре арасында АКШтан бәйсезлек яулау турында сүзләр дә бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез