Каюм Насыйрига багышланган персональ энциклопедияне тәкъдим иттеләр

Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан чаралар дәвам итә. «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында күренекле мәгърифәтчегә багышланган персональ энциклопедияне тәкъдим иттеләр.

– Каюм Насыйрины югалган шәхес дип әйтмәс идем. Әлбәттә инде, искә алулар гадәттә юбилей уңаеннан була. 1925 елда аның 100 еллык юбилее зурлап уздырыла, иҗатына багышланган дүрт томлык китабы нәшер ителә. 150 еллыгы – 1975 елда, 190 еллыгы 2015 елда билгеләп үтелә, – диде Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова, бөек мәгърифәтченең юбилеен тиешле дәрәҗәдә үткәрә алмадык, дигән фикерләргә каршы төшеп. – Каюм Насыйриның иҗаты әле ачылып кына килә. Алга таба язучылар да, режиссерлар да бу байлыкка мөрәҗәгать итәр дип уйлыйбыз.

Мәгърифәтченең персональ энциклопедиясе чагыштырмача бик тиз – ел ярым эчендә эшләнгән.

– Әйтергә кирәк, аның бик күп әсәрләре нәкъ менә иске татар телендә язылганга, алар халыкка, бигрәк тә яшьләргә барып җитмәгән. Без энциклопедияне киң җәмәгатьчелек укырлык, мәгариф системасы кулланырлык итеп эшләдек. Энциклопедия әлегә татар телендә дөнья күрде. Киләчәктә Россия күләмендә таратыр өчен, рус телендә дә әзерләргә уйлыйбыз, – диде Эльмира Галимова.

Сүзне тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин дәвам иттерде.

– Кем ул Каюм Насыйри? Безгә шушы сорауга җавап табарга, аның бөеклеген күрсәтергә кирәк иде. Мин тагын бер кат шуңа инандым: аның турында юкка гына «энциклопедияче галим» димәгәннәр икән. Өйрәнәсе әйберләр бик күп әле. Бу энциклопедиягә исә чама белән бар булган мәгълүматның 50–60 проценты керде, дияргә мөмкин. Каюм Насыйриның 24 календаре бар. Аларга тотына да алмадык. Ә бер календарьда 20–30 мәкалә тупланган. Монда фольклор турында гына сүз бармый. Тарих та, география дә, ботаника да, анатомия дә – барысы да бар.

Филология фәннәре докторы Рамил Исламов исә Каюм Насыйри истәлекләрен халыкка җиткерү буенча күптән шөгыльләнүен әйтте.

– 2017 елда «Җыен» нәшриятында Каюм Насыйриның ике томда документлары басылып чыкты. Мин шунда аның библиографиясен дә урнаштырган идем. Мәгърифәтче яшәгән чорда дөньяви характердагы уку әсбаплары булмый әле. Ул менә шул юнәлештә эшли. Документлардан күренгәнчә, китапларын сорап, аңа Россия империясенең төрле почмакларыннан мөрәҗәгать итәләр. Аның хезмәтләрендә бик кызыклы, хәтта бүген дә кулланырлык әйберләр җитәрлек, – дип сөйләде Рамил Исламов. – Каюм Насыйри турында тикшеренүләр бар, әмма алар системалы түгел. Һәр галим үз өлкәсе буенча гына эшләгән. Күп кенә хезмәтләрдә Каюм Насыйри мескен кыяфәтле итеп тасвирлана. Әмма ул патша хөкүмәте тарафыннан кыерсытылмый, чөнки бу хакта бернинди документлар да юк. Ул сәясәт белән шөгыльләнмәгән. Димәк, вакытында кемнәр өчендер аны шулай күрсәтү файдага булган. Шуңа күрә Каюм Насыйриның эшчәнлеген без бүгенге таләпләр нигезендә өйрәнергә тиешбез. Шулай булганда гына фән үсешен күз алдына китерә алачакбыз.

Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган чаралар җәй көне, мәгърифәтченең туган җирендә – Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында дәвам итәчәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре