Яшел Үзән районының Күгәй авылы тракторчысы Алмаз Абдулхаев авыл юлларын ача. Чакырганда, күрше авылларга да барып эшли. Тракторын быел беренче мәртәбә эшкә җигүе әле. Казан автотранспорт техникумында техник-механик белгечлеге алган Алмаз техника төзәтергә дә, юлларны тәртиптә тотарга да вакыт таба. Ул авыл халкын юл ачып сөендергәндә, ике улы исә Казанда «КамАЗ» белән кар ташып акча эшли.
– Авыл җирлекләре кар яуган саен чакырып тора. Халыкка йөрергә уңайлы булсын дип, төн буе тырышабыз. Авылларның карга күмелгән очраклары юк. Кичә кичке 8 дә рульгә утырган идем, иртәнге 3 кә кадәр кар эттердем. Әле эш тагын калды. Сәгатенә 3 мең сорыйм. Көненә ун сәгать эшлибез. Кесәгә 30 ар мең сум керә. Әмма моннан ягулык чыгымнарын чигерәсе бар. Салымын түлисе бит. Арып киткәндә, техникама башка кеше утыртам. Аңа да хезмәт хакы түләргә кирәк, – ди ул. – «Кар яуганда, кадерегез артамы?» дип сорыйсыз. Без борын чөеп йөри торганнардан түгел. Авыл кешеләре, бу бураннарда сез булмасагыз, нишләр идек, дип мактап торалар үзе. Моңа кадәр юлларны торак-коммуналь хуҗалык техникасы ача иде, әмма ул килеп өлгерми.
Теләче егете Ирек Гәрәев район үзәгенә дә, моннан тыш, ике авылга да хезмәт күрсәтә. Акчаны эшнең күләменә карап ала. Ерып чыга алмаслык чакта сәгатенә 3 мең сум сорый. Монда инде ул чыгымнарны да, солярканың бәясе 76 сум булуын да истә тота. Аның каравы туган-тумача, дус-ишләренә бушлай ярдәм итә.
– Кар көрәп баеп булмый. Көндәшлек зур. Бер сине генә көтеп тормыйлар. Акча дип, хәлдән тайганчы эшләгән юк. Чакырсалар, барам, чакырмасалар юк. Авыл юллары чиста. Иртә торсаң, эш уңа. Мин сәгать 3 тә үк чыгам инде. Кеше торганчы ук юлларны ачам. Үземнең дә сөт чыгарасы бар бит. Кар эттерү җиңел эш түгел. Бүген иртән чыгып киткән идем, кич җитә инде, әле дә өйгә кайтмаган, – ди Ирек. – Быел кар артыгы белән яуды. Туйдыра инде, нинди туйдырмаган! Нормадан артып киткәндер инде.
Арчадан Әнис Сабирҗанов ун елдан артык кар чистарту белән шөгыльләнә. Аның кул астында өч егет эшли.
– Кар бик күп, шөкер. Аллаһы Тәгалә яудырып тора. Егетләр иртәнге сәгать 5 тә базадан эшкә чыгып китә инде. Үзем дә төнлә булышырга чыккалыйм. Мәчет яннарын чистартам. Анысына акча алмыйм. Райондагы спорт объектларын кардан арындыру өчен җавап бирәм. Техникалар иң беренче чиратта шуларны ерып чыга. Сәнгать мәктәбе, педагогия көллияте һәм башка оешмалар да бар. Күпфатирлы йортларның ишегалларын да чистарабыз. Бер тракторчы Наласа, Яңа Кырлай авыл җирлекләренә китә. Автовышкабыз да бар. Бүген инде түбәләрне көри башладык, – ди ул.
Кар турында сөйләшә башлагач, сүз халыкның канәгать булу-булмавына да борылды. Әнис Сабирҗанов бу урында болайрак дип сөйләде:
– Кеше әшәкеләнде. Кар яудымы, аның капка төбендә трактор торырга тиеш дип саный. Күп йортта кар аттыргыч булса да, бераз юлны чыгып чистартыйм әле, димиләр. Хөкүмәткә салыналар. Буран алдыннан, машинаны авыл башында калдырыгыз, дип кисәтүгә дә колак салу юк. Икенче көнне иртүк эшкә яки кирәк җиргә барасы бар, дип дуларга тотыналар. Авыл җирлекләре авыл саен трактор тотар иде дә бит, тик түләргә акчасы да кирәк. Яшьләрнең безнең замандагы кебек карга чумып йөргәне юк. Бүген кар яуса, иртәгә иртүк капка төпләре чиста булырга тиеш дип көтәләр. Грейдер чистартып киткәч тә, зарланып шалтыраталар. Безнең капка төбен күмеп киткән, диләр. Техника һәр капка төбен чистратып йөри алмый бит инде ул. Бераз сабыррак булыгыз!
Әнис Сабирҗанов тракторчыларын гел мактап тора икән. Алар кышын бигрәк тә кадерле.
– Яшьләр тракторга утырырга атлыгып тормый. Аларга ай саен 200–300 мең сум хезмәт хакы кирәк. Мондый мөмкинлегебез юк. Бюджет оешмалары белән эшлибез бит. Кышын сәгатенә 500–600 сум чыга. Акча дигәнең эшнең күләменә дә, шулай ук керемгә дә карый. Үзем эшләп карагач, тракторчы хезмәтенең авырлыгын бик яхшы аңлыйм, – ди Әнис Сабирҗанов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез