23 мең 828 сум. Татарстандагы уртача пенсия күләме бу. Димәк, шуннан артыгракка сөенгәннәре дә, бик кимгә канәгать булганнары да бар. Өлкән кешеләрнең барысы да ялга чыккач, кадерле картлыкта яшәргә тели, әмма айга бер килә торган акча һәркемгә дә андый мөмкинлек бирми. Табыннарында нинди сый бар да, нәрсәдән баш тартырга туры килә – моны үзләреннән сораштык.
«ВТ» суыткычы ни хәлдә?
Хәтерләсәгез, редакция язылучылар арасында суыткыч уйнаткан иде. Ул Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында яшәүче Саймә апа Хәсәновага чыкты. Бүләк бирдек тә оныттык түгел – без Саймә апа белән аралашып торабыз. Үзе дә җай чыкса, Казанга килеп җитә. Бу юлы тагын бер кат хәлләрен белештек.
– Быелдан пенсиям артып килде бит. Әй, шатландым инде шуңа. 36 мең булды. Рәхәтләнеп тотам, үземә дә җитә, балаларыма да кала әле. Ничек эшләдек, акчасын да шулай түли башладылар, – дип сөйли Саймә апа. – 43 ел колхозда эшләдем. Башта бухгалтер ярдәмчесе булдым. Ул вакытта өйгә кайтып та кермәдек. Хәтта, йорт-җир, каралтыны да карамадык. Колхоз эшен калдырмадык. Шуның әҗередер дим хәзер.
Саймә апа авыл кибетенә йөрми икән. Бар кирәк-ярагын шәһәрдән малае алып кайтып бирә.
– Минем кебек яшәүче юктыр ул. Ике туңдыргычым гына бар. Аны шыплап җиләк, яшелчә белән тутырып куйдым. Итне дә күп итеп алабыз. Редакциягә килгәч, суыткычыгыз тулып торсын дип, сөт ризыклары тутырып җибәргән идегез. Чынлап та, теләгегез кабул булды. Аның буш торганы юк! Ни теләсәң шул бар, – ди Саймә апа. – Быел суганым вак булды. Аны да сатып алам. Бәрәңге, кишерләребез җитәрлек.
Картлыкта мул тормышта яшәр өчен нишләргә соң? Эшләргә, ди Саймә апа.
– Яшь чакта тырышып эшләсәң, картайгач рәхәт яшисең инде. Пенсиям аз дигән кешегә шаккатам мин. Димәк, эшләми йөргәнсез! Балаларга гына да ышанып булмый. Аларга өметләнергә дә ярамый. Хәзер бит яшьләргә тормыш җиңел түгел. Фатирлар кыйммәт, авылда торырлар иде, эше юк. Күбесе ипотекада, кредитта. Кая алардан акча көтү, үзең бирергә кирәк, – ди ул.
«Үзем гаепле»
Картлыкның төрлесе бар. Казанда яшәүче Нәфисә Хәлимовага шушы көннәрдә 74 яшь тулган. Аны еш кына халык күп йөргән урыннарда очратып була. Соңгы күрешкәндә, ярминкәләр уза торган мәйдан читендә очраштык. Әбекәй хәер сорарга мәҗбүр.
– Ирем белән ике ул үстердек. Берсе 14 яшендә суга батып үлде. Икенче улым да исән түгел инде. 2021 елда коронавирустан үлеп китте. Киленем, фатирымны саттырып, үзләренә күчәргә күндерде. Акчамны аңа бирдем. Тик бергә яши башлагач, мине куып чыгарды. Хәзер кеше бүлмәсендә яшим. Шуның өчен аена 10 мең сум акчамны чыгаып бирәм, – ди Нәфисә апа.
Аена 17 мең сум пенсия ала икән. Гомере буе сату эшендә булган. Үз фатирында яшәгән чакта акчасы җиткән. Җитмәсә, коммуналь хезмәтләр өчен улы түләп барган.
– Шулай итеп, тормыш алып барырга 7 мең сум акчам кала. Аны нәрсәгә җиткерим дип баш ватам. Матур кием алуны күптән оныттым инде. Иң мөһиме – тамак тук булсын. Әле ярый, Казанда «Кеше Приюты» бар. Җылы ризыкны шунда ашап кайтам. Дарулар да кирәк миңа. Тумыштан авыруым бар, – ди ул.
Нәфисә апа янәшәсендәге яхшы кешеләргә рәхмәтле. Аның авыр яшәгәнен белеп, сәдака китерүчеләр бар икән. Рамазан аенда да бик күп ярдәм иткәннәр.
– Корбан аенда да итләр китерәләр. Хәлемне аңлаучылар күп. Кибет яннарына да чыгам. Кемдер ипи белән сөт алып бирә, кайберәүләр 50–100 сум акча тоттыра. Оят булса да, ярдәме тиеп куя, – ди ул. – Тумышым белән Арча ягыныкы мин. Андагы йорт юк инде. Нигезебездә башка кешеләр йорт салды инде хәзер. Әлегә аякта йөри алам, бераз хәле авырайса, картлар йортына китәрмен дип торам. Беркемгә дә үпкәм юк. Үзем уйлап бетермәдем.
«Акчам көчкә җитә»
Казанда яшәүче Гөлчәчәк Миннехәйдәровага 72 яшь. Моннан өч ел элек ире үлеп киткән. Хәзер Гөлчәчәк апа берүзе яши. Пенсиясе – 17 мең сум тирәсе.
– Язмыш безне бик сынады: башта кызым үлеп китте, аннары улымны җирләдек. Ирем бала хәсрәтләрен күтәрә алмады инде. Пенсиям аз чыкты. Ничә кат тикшертеп карасам да, һаман да бер җавап килә: дөрес чутлаганнар. Димәк, артыгына өмет итеп булмый. Балачагымнан колхозда эшләдем. Әнә шул вакыттагы елларны исәпкә кертә алмадым. Документларымны табып булмады. Әзрәк акча өстәлсә, яшәргә булыр иде әле, – ди ул. – Сәламәтлегем булганга сөенәм. Әгәр авырып китсәң, акча җиткерә алмас идең. Шөкер, иш янына куш булыр дип эшләп тә йөрим. Бер чәчтарашханәдә идән юам, аннары кичләрен күршедәге даруханәне сөртеп чыгарам. Шактый акча керә. Алайса, пенсиямнең 12 меңе түләүләргә китә. Калганына ничек яшәмәк кирәк?
Ничек яшәп буласын Гөлчәчәк апа белән бергә санап карадык. Ризыкны күпләп сатылган җирдән барып ала ул. Анда арзанракка чыга ди. Бәрәңгенең килосы – 45, ә суган 53 сум чыга икән. Итне аз-азлап кына ала ул. «5 кило сыер ите дә озакка җитә миңа. Күбрәк тавык алам, – ди ул. – Ризык бик кыйммәт хәзер. Кибеткә бер кереп чыгу өчен 1 мең сум да җитми.
Гөлчәчәк апаның туганнары юк түгел. Сеңлесенең балалары килеп хәл белгәли икән. Алар булгач, күңелем тыныч әле, ди ул.
– Аякта йөргәндә кешедән ярдәм сорыйсым килми. Әле бит эшләп торам. Олыгаеп киткәч, шул балалар ташламас дигән өмет бар, – ди ул. – Җәйгә чыксак, бакчамда эш күп. Яшелчәләрне сатам да әле. Ул акчалар да ярап куя. Гел зарланып та булмый әле – миннән дә авыррак яшәүчеләрне күрәм дә шөкер итәм. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын.
Юрганыңны карап сузу
Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында гомер итүче Вера һәм Рәис Әхмәтҗановлар икесенә 30 мең сум пенсия алалар.
– Әнием гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. 13 мең сум пенсия ала. Әти колхозда эшләде. Аныкы – 17 мең. Алар эшләгән дә эшләгән. Ниндидер файда булсын дип уйлап та карамаганнар. Юкса, бирелгән рәхмәт хатлары да булган. «Хезмәт ветераны» бирелер иде инде аларга. Әмма артыннан йөрмәдек, – ди кызлары Лилия. – Әмма икәү булгач, барыбер тормыш җиңел әле ул. Берсенекен тотсалар, икенчесенекен җыеп та куеп була. Авылда яшәгәч, акчалары җитә инде. Шәһәрдә авыр булыр иде. Ә безнекеләр бер дә зарланмый. Үзләре дә бик тырыш. Эшләп яшиләр. Җәй буе җиләк җыялар, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Тормышларына сөенеп, шөкер итеп яшиләр.
Авылда яшәү коткара
Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче Мөсәвәрә апа Дәүләтшинага күптән түгел 88 яшь тулган. Ире Ильяс дүрт ел элек вафат булган. Хәзер Мөсәвәрә апа ялгызы гына гомер кичерә. Әмма зарланмый. «Балаларым ялгызлыкны сиздертми», – ди.
– Минем кебек рәхәт яшәүче юктыр ул. Балаларым чиратлап кайтып тора. Бер атнада кызым, аннары улларым кайтып йөри. Алар булмаганда, мине социаль хезмәткәрем Гөлүсә Газизова ташламый. Күршем Фәнил дә ярдәм итеп тора. Шөкер, мин үзем дә аягымда йөрим, – ди ул.
Мөсәвәрә апа 20 мең сумнан артык пенсия ала. Газга, утка, чүпкә түли. Акчасы җитә, әле оныкларын да сөендерергә кала икән.
– Кибет ризыгы яратмыйбыз. Мин ризыкны үзем пешерәм. Итне күп итеп сатып алып куябыз да, он алам. Калган әйбер үзебезнеке. Бәрәңге бакчабыз да зур безнең. Яшелчәләр дә утыртабыз, җиләк-җимеш тә мул уңыш бирә. Әнә шуңа күрә, гел камыр ризыгы пешерәм. Элеккечә тукланам. Ит ашыйм, бәрәңге, аш салам, – ди ул.– Өстәлемдә кәнфит-печеньелар да бар. Анысын балалар күчтәнәч итеп алып кайта. Суыткычымның буш торганы юк. Кыярым да бар, помидорым да, алма белән банан да. Сөт ризыгыннан да аерылган юк. Авылда яшәү белән мул торабыз инде. Дөрес, авылда да төрлечә көн күрүчеләр бар. Әле менә бер күршем авырып китте. Бар акчасын даруга тота. Аны кызганам инде.
Мөсәвәрә апа балалар игелеген күрә. Кызы Нурсинә еш кына шәһәргә кунакка алып китә икән. Әнисен төрле чараларга йөртә, кулдан килгәнчә кадерләргә тырыша.
– Картлыгыңны яшьтән уйларга кирәк, дим мин. Баланы ничек үстерәсең инде. Яратып, кадерләп, бар җылыңны бирәсең икән, ул да сиңа мәрхәмәтле була. Аларны хәзерге кебек рәхәт итеп үстермәдек. Декрет ялларында да утырмадык. Акча да түләмәделәр. Без аларны үзебез өчен дип үстердек, – ди ул.
САН
Кайда күпме пенсия түлиләр? Пермьдә яшәүчеләр – 23 383 сум ала, Удмуртиядә – 23 131 сум, Самарада – 23 102 сум, Киров өлкәсендә 23 063 сум уртача пенсия түләнә. Чукоткада – 38 173 сум, Камчаткада 34 240 сум пенсия алалар икән. Ә менә Дагыстанда яшәүчеләрнең пенсияләре иң азы санала: 17 053 сум алалар. Кабарда-Балкар республикасында – 17 594 сум, Ингушетиядә 17 931 сум.
Белеп тор!
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге:
– Татарстанда кереме 20 мең сумнан артмаган пенсионерлар юл йөрү өчен өчен акчалата ярдәм күрсәтелә. Шулай ук аларга ял йортларына юллама да каралган. Әмма аны алыр өчен пенсионерның кереме һәм милке исәпләнә. Күпфатирлы йортларда яшәүче, яше 70 яшьтән арткан өлкәннәр капиталь ремонтка түләгән акча өчен 50–100 процент компенсациягә өметләнә ала.
Татарстанда 1 миллион 17 мең кеше иминият пенсиясе ала. Ел башыннан I группа инвалидларга һәм 80 яшьтән өлкәннәрнең пенсиясенә 1200 сум акча өстәлә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез