Газетага язылу

Казан югары хезмәт хаклы эш мөмкинлеге буенча Россия шәһәрләре арасында икенче булды

Казан югары хезмәт хаклы эш мөмкинлеге буенча Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында икенче урынны алды. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы башкаласы Мәскәүдән генә калышты. Бу хакта SuperJob сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләре сөйли, дип яза «Татар-информ».

Тикшерү барышында россиялеләргә 1 дән 10 га кадәр шкала буенча югары хезмәт хаклы эш табу мөмкинлеген бәяләргә тәкъдим иткәннәр. Рейтингны Мәскәү җитәкләгән, анда уртача балл 2,71 тәшкил иткән. Икенче урында Казан – 2,55, өченче урында Петербург – 2,5 балл. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер ел элек Казан өчлекне йомгаклаган иде.

Шулай ук топ-5 арасына Новосибирск һәм Краснодар кергән – 2,41 балл.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре