Газетага язылу
  • Фото: Айдар Нуриев

Казанда басылган тарих

Казан быел Ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртә. Татар мәркәзенең мондый дәрәҗәле исемгә лаек булыр сәбәпләре бихисап.

Казанда басылган тарих

Күз алдына гына китерик: XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Казан бөтен дөньяда Коръән бастыру үзәге булып тора. XVI гасырда европалыларның Коръән текстын җыеп бастыру тәҗрибәсе уңышсыз тәмамлана. XIX гасыр башына кадәр мөселманнар Коръәнне кулъязма рәвешендә генә укыйлар, китап итеп җыеп бастырырга җөрьәт итмиләр. Һәм менә 1803 елның августында отставкадагы прапорщик Габделгазиз Борашев арендага алган Казан типографиясендә Коръәннең тулы тексты бастырыла. Мөселманнар тарафыннан бастырылган беренче Коръән булып тарихка кереп кала! Әлеге уникаль басманы ике форматта чыгарганнар. Ике томлы Коръән зуррак үлчәмдә була, ә компактлы ун томлы Коръән балалар өчен билгеләнгән. Һәр формат бер мең данә тираж белән дөнья күрә. Балалар өчен 1803 елда басылган Коръәннең аерым томы «Казан Кремле» фондында тулысынча һәм оригиналь тышлыкта саклана.

1803 елдан 1917 елга кадәр Казанда Коръән 165 тапкыр, Һәфтияк (сайланма сүрәләр җыелмасы) 188 мәртәбә бастырыла. Аерым сүрәләр белән әле тагын 108 тапкыр брошюралар дөнья күрә. 1919 елга барлык Казан басмаларының гомуми тиражы берничә миллион данәдән артып китә һәм чит илләргә дә тарала. «Казан басмасы» дигән феномен пәйда була. Безнең Коръән бөтен басма Коръәннәр өчен үрнәк булып тора: текстны рамкага урнаштыру, битләрне цифрлар белән билгеләү, шрифтның гадилеге һәм укырга уңайлы булуы һ.б. Шулай ук Казан басмасы белән бергә Коръән азагында хәтем (Коръән укып бетергәннән соң багышлау догасы), тәҗвид билгеләре (Коръән уку кагыйдәләре) һәм сүрәләр күрсәткече турында мәгълүмат урнаштыру практикасы да тарала. Төркиядә, Мисырда, Һиндстанда Коръәнне бастыру эшенә алынганда, нәкъ менә безнең калыпны үрнәк итеп алалар.

Иң мөһиме – Казанда Коръән бастыру традициясенең бүген дә дәвам итүе сөендерә. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин:

– «Казан басмасы» – татар мәдәниятенең визит карточкасы. Бу – дөньяда иң танылган һәм иң киң таралган Казан китабы. Башка күп кенә рухи һәйкәлләр кебек үк, «Казан басмасы» үз Ватанында гаделсезлек белән онытыла. Ә без аны, яңартып, яңадан бастырдык. Бу хакта Мәрҗани һәм Бигиев кебек бөек галимнәребез дә хыялланды, һәм без бу хыялыбызны тормышка ашырдык, – дигән иде.

Шушы урында тагын бер тарихи вакыйгага тукталып китү урынлы булыр. 1996 елда Кол Шәриф мәчетенә нигез салынуга, мәчет китапханәсе өчен Коръән җыю башлана. Бу зур изге эшне ул чактагы Камал театры директоры Шамил Закиров башлап йөри. Республика халкы, чит ил кунаклары, туристлар булачак мәчет китапханәсенә планетаның төрле почмакларыннан Коръәннәр алып килә. Алар арасында төрле телләргә тәрҗемә ителгән, төрле илләрдә басылганнары да, сирәк очрый торган Казан басмалары да була. Хәзерге көндә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында Коръәннең 600 дән артык гарәп телендәге басмасы һәм төрле телләргә тәрҗемәләре саклана. Әлбәттә, алар арасында тарихи әһәмияткә ия булганнары – Коръәннең 1803–1919 елларда нәшер ителгән Казан басмалары.

Фондта саклана торган берничә Казан басмасына күз төшерик. 1820 елда Казан гимназиясенең Азия типографиясендә дөнья күргән Кәлам Шәриф. Беренче битләренә капкага охшаш бизәкләр төшерелгән, текст рамка белән әйләндереп алынган, бит кырыйларында искәрмәләр бар. Бу – татар сәүдәгәре Йосыф Исмәгыйль улы Апанай акчасына басылган Коръән. Ул вакытта да китап бастыру кыйммәтле эш була. Меценат типография арендасы, төрле түләүләр, кәгазь һәм тышлау чыгымнарын үз өстенә алган. Казан басмаханәләрендә Коръән бастыру эшендә акчалата ярдәм күрсәтүче 30 дан артык хәйрияче билгеле. Гадәттә, бу кешеләрнең исемнәре басмаларның титул битендә күрсәтелә. 200 ел элек (!) басылган бу Коръән 2011 елда «Казан Кремле» музей-тыюлыгына тапшырыла. 

1907 елда бертуган Кәримовлар типографиясендә басылган Коръәнгә игътибар итик. Бертуган Кәримовларның сәүдә йорты – татар китап эше тарихында иң уңышлы нәшрият-китап сату комплексы була. Аның хуҗалары үзләре басмаларны финанслый, үз типографияләрендә китаплар бастыра һәм аларны Казан, Оренбург, Уфа кибетләрендә, зур ярминкәләрдә сата. Бертуган Кәримовлар типографиясе Коръәнне 17 тапкыр бастырып чыгара! Бу китапның үзенчәлеге – заказга эшләнгән тышлыкта. Анда көмеш пластинада татар телендә болай дип язылган: «Изге хезмәт итүнең 30 еллыгы уңаеннан / хөрмәтле Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов әфәндегә / Уфа шәһәре патриотларыннан бүләк / Уфа 1878 I/VII 1908». Күргәнебезчә, тиражлы китаплар бизәлеп, эксклюзив бүләк буларак тапшырылган.

Тагын бер үзенчәлекле басма – 1934 елда Токиода басылган Коръән. Нишләп безнең Казан басмалары исәбенә кергән, дисездер. Җавабы шактый гади: Коръән –1913 елда бертуган Кәримовлар йорты бастырган Кәлам Шәрифнең репринты (төгәл күчермәсе). Коръән Кәрим басмага имам-мөдәррис һәм Япониядә татар-башкорт җәмгыятенең беренче лидеры Мөхәммәд-Габделхәй Корбангали (1889–1972) катнашында әзерләнә. Әлеге репринт – Япониядә оригинал телендә басылган беренче басма Коръән.

Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеена төрле елларда чыккан, гаилә ядкарьләре булып саналган Коръәннәрне әле бүген дә алып киләләр. Кемдер аны әбисенең васыятен үтәп китерә, икенче берәүләр, югалмасын дип, фондка тапшыра. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында Коръәннең Казан басмаларына багышланган виртуаль күргәзмә дә эшли башлады. Теләгән һәркем, сайтка кереп, «Казан басмасы» феномены белән таныша ала.

Раилә Хәялиева

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре