БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанның халыкара чаралар үткәрүдәге тәҗрибәсе, Казан халкының сабырлыгы һәм ике ай вакыт. Татарстан Министрлар Кабинетында башкалада узган Россия–АСЕАН саммитына нәтиҗә ясадылар.
3–4 июль көннәрендә Камал театрында «Туган Батыр» спектакленең премьерасы булачак. Иҗат төркеме сүзләренчә, бу гаилә спектакле булачак. Режиссеры – Айдар Җаббаров, сценарий авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин. Премьераның ничек әзерләнүе турында матбугат очрашуында сөйләделәр.
Ингушетиядә дустын коткарырга дип суга сикереп, үзе юк булган 8 яшьлек Хизир Дербичевны эзләү эшләрен бу көннәрдә интернет киңлекләрендә бөтен ил белән күзәттеләр һәм аның исән килеш табылуына өметләнделәр.
Россиядә дә вазгыять катлаулы. Пилотсыз очкычлар һөҗүме ил икътисадына авыр югалтулар белән яный: бензин инфляциясе көчәя һәм гомуми инфляцияне алга этә. Федераль газеталар 21 июньгә каршы төндә Кырымга аеруча көчле һөҗүмнәр оештырылуын хәбәр итә.
«Хәтер шәме» акциясендә 70тән артык кеше катнашты.
Казанда кичә өеннән чыгып китеп югалган 10 яшьлек малай Әхмәт Шәриповны эзлиләр. Бу хакта «ЛизаАлерт» коткару-эзләү төркеме хәбәр итә.
Чаллыда яшәүче Гөлфия Хәлиуллина – татар милли киемнәрен, тарихи бизәкләрне яңа сулыш белән халыкка кайтаручы танылган оста. Аның кул астында туган чигүле намазлыклар, күлмәкләр, заманча жилетлар һәм милли яулыклар яшьләр арасында да бик популяр. Тарихны бүгенге белән бәйләүче Гөлфия ханым үткән юлы, нәсел җепләре һәм бренд турында сөйләде.
Бакча җиләге викториянең иртә сортлары өлгерде. Соң өлгерешлеләренең җиләкләре кызармаган әле. Үсемлек бик тиздән мыекчаларны күпләп җибәрә башлаячак. Ә алар җиләкнең бөтен көчен һәм туклыклы матдәләрен суыра.
20 июньдә югары уку йортларында документлар кабул итү башлана. Милли юнәлештә укырга теләүчеләрне нинди яңалыклар көтә? Бюджет урыннары күпме? Әти-әниләргә нәрсәләрне истә тотарга кирәк? КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән милли кадрлар әзерләү, бүгенге вазгыять һәм киләчәккә фаразлар турында сөйләштек.
Фикер өстәү
Фикерегез