Шул уңайдан башкалада күп төрле чараларга старт бирелде. Татарстан Милли музеенда композиторның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Мин билгесез дөньяны ачкан кебек” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал, татар зыялылары, сәнгать әһелләре катнашты. Казан консерваториясе студентлары Нәҗип Җиһанов әсәрләрен башкарды.

Күргәзмә ачылышында күренекле композиторны хөрмәтләп чыгыш ясаучылар да шактый булды. Мәдәният министры Ирада Әюпова татар халкы күренекле, зур талантка ия һәм милләтенә хезмәт итүче шәхесләре булу белән горурлана, дип билгеләп узды. Шуларның берсе - Нәҗип Җиһанов. “ Ул бик үзенчәлекле кеше. Аның Казан консерваториясен оештыруы гына да зур әһәмияткә ия. Башка күп кенә талантлы шәхесләребез кебек, аның да иҗат юлы шома гына бармаган. Нәҗип Гаяз улы сынауларны, каршылыкларны җиңеп зур уңышларга һәм халык мәхәббәтен яулауга ирешкән”, -дип белдерде Ирада Әюпова.

Татарстан композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал Нәҗип Җиһанов татар музыка сәнгатендә эшләп калдырган механизмнарның бүгенге композиторлар өчен дә бик мөһим булуын әтте: “Безнең бөтен музыкаль тормышыбыз шул механизмнарга корылган. Без бернинди үзгәртүләрсез эшләп киләбез. Нәҗип Җиһанов татар музыка сәнгатенә керткән өлеше белән даһи”, -диде.
Композитор Резедә Әхиярова Нәҗип Җиһанов белән аралашкан кеше буларак, үз хәтирәләре белән уртаклашты. “Нәҗип Гаяз улы яшьләргә карата бик игътибарлы иде. Ул аларның иҗаты белән кызыксынып торды һәм омтылышларын хуплады, бик зыялы кеше иде”, – дип белдерде.

СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 нче елның 15 нче гыйнварында Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәрендә туа. 5 яшеннән ятим кала, Җаектагы балалар йортында тәрбияләнә. Үзлегеннән фортепианода уйнарга өйрәнә һәм бер ел эчендә музыка мәктәбе программасын үзләштерә. Казан сәнгать техникумына укырга керә. Нәҗипнең осталыгын композитор Александр Ключарёв күреп ала да, аңа Мәскәүдә белем алырга киңәш итә. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, Нәҗип Җиһанов яңадан Казанга кайта. 1953 нче елда композитор, «Шагыйрь» операсына нигезләнеп, «Җәлил» әсәрен яза. Бу опера өчен аңа 1958 нче елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге премиясе бирелә. Күренекле композиторның әсәрләре, шул исәптән 8 операсы, 3 балет һәм 17 симфониясе татар һәм Россия мәдәниятенең алтын фондына кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез