Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укытучылары Ләйлә Нәгыймуллина белән Әдилә Зарипова башкалага бөтен республика данын якларга дип баралар һәм сынатмыйлар.
Аларның бәйгедә катнашу тарихы үткән елның октябрь аенда ук башланып китә. 30 октябрьгә кадәр читтән торып катнашу турына алар 10 минутлык татар теле дәресен төшерә, үз методикаларын тәкъдим итә, эссе яза. Ноябрь ахырында инде гимназиянең ике укытучысының да эше югары бәяләнгәне билгеле була һәм бәйге финалына Мәскәүгә чакыру хаты килеп ирешә.
Финалистларга башкалада төрле милләт вәкилләреннән торган жюрига дәрес кенә күрсәтеп калмыйча, үз методикалары буенча мастер-класс үткәрергә, милли киемнәре турында сөйләргә туры килә. Гран-при иясе Әдилә Зарипова үз эшендә татар халык әкиятләрен замана балаларына яраклаштырып үзгәртүне тәкъдим итә. Һәр әкият белән танышудан соң укытучы балаларга уеннар форматында өстәмә эш бирә. Укыту тәҗрибәсе 4 ел гына булган Әдилә, балалар уен формасында узган дәресләрдә материалны яхшырак үзләштерә, дип саный. Жюри әгъзаларына ул эшен өч телдә тәкъдим итә.
Ләйлә Нәгыймуллина исә эшендә кыска әдәби подкастлар кулланган. Хәзерге балаларның клиплы, ягъни мәгълүматны фрагментар, кыска кисәкләр һәм якты образлар белән кабул итүләрен истә тотып, аларга кабул итә торган материаллар кирәк. Балалар кыска видеоконтент яратканлыктан, гимназиядә авыр темаларны тиз генә чагылдыра торган, шунда ук теория, практика кертеп аңлатыла торган якынча 15 ләп подкастлар әзерләнгән.
– Мастер-класс барышында башка төбәкләрдән килгән укытучыларга, 5 адым кулланып, кыска видеодәресләрне ничек эшләп булуы хакында сөйләдем, – ди Ләйлә.

Аның сүзләренә караганда, һәр сынау мәдәниара культурага багышланган булган. Катнашучыларга вакыт бик аз бирелгән, 10 минут эчендә алар дәрес тә күрсәтеп, мастер-класс та үткәреп, милли киемнәре хакында да сөйләп өлгерергә тиеш булган. Шуны да әйтергә кирәк: 2 нче татар гимназиясе укытучыларына милли костюмнар белән Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәм иткән.
«Бу киемнәрдән без үзебезне затлы, зәвыклы татар хатын-кызлары итеп хис иттек. Шуңа да Мәскәүдән бүләкле урыннар алмыйча кайтырга ярамый иде», – дип шаярта укытучылар.
Мөгаллимнәр өчен бу бәйге тәҗрибә уртаклашу урыны булган. «Төрле төбәкләрдән килгән милләтләр белән аралашып, алардагы укыту процесслары белән таныштык. Бурятлар белән дуслаштык, алар безне – Байкалга, без аларны үзебезгә кунакка чакырдык. Бүген дә әле Мәскәүдән алып кайткан хис-кичерешләр белән йөрибез, сагынып искә алабыз. Шулай да башкаларның чыгышларын карап Татарстанның күпкә алга киткән төбәк булуына тагын бер кат инанып кайттык. Башкортлар бик яхшы әзерләнгән иде, алар безне төп көндәшләре итеп күрде. Без моны тыныч кабул иттек. Үзебезнең эшебезне дөрес һәм лаеклы бәяләүләренә шигебез юк иде. 1 нче урынга – Вологда өлкәсе, 2 нче урынга Башкортстан Республикасы укытучысы чыкты», – ди җиңү яулаучылар.
Ләкин Ләйлә Нәгыймуллинага Мәскәүдән кайтып иркенләп ял итәргә туры килмәгән. Ул поезддан төшүгә икенче бәйгегә йөгергән. Казанда уза торган «Ел укытучысы – 2026» бәйгесендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә шәһәр этабында катнашып, беренче бишлеккә кергән. Шулай итеп Ләйлә бәйгенең март аенда узачак республикакүләм этабында катнашачак.
Әдилә белән Ләйлә сүзләренә караганда, бу очраклы уңыш кына түгел. Бу – 2 нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллиннан алып, биредә эшләүче һәр белгечнең, укытучының тырыш хезмәте. Ашаган белми, тураган белә, диләр.
– Коллектив ярдәм итмәгән булса, без мондый уңышка ирешә алмас идек. Гимназиядә эшләүче һәр мөгаллим үз методикасын бик оста итеп күрсәтеп кенә калмый, ә дәресләрдә көн саен диярлек бай мәдәни мирасны җиткерә. Без башкалада бары тик шул тәҗрибә белән уртаклаштык. Уңышка ирешкәнбез икән, димәк, гимназия коллективы белем бирүдә дөрес юлдан бара, – ди укытучылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез