Газетага язылу

Кемнән эзлик гаепне: яшүсмерләр катнашындагы фаҗигале очраклар арта

«Мәктәп укучысы яшьтәшләренә һөҗүм иткән, мәктәпкә пычак, корал алып кергән, укытучыны яралаган, дусларына аткан». Ни кызганыч, мондый куркыныч хәбәрләр бик еш ишетелә. Дөресен генә әйткәндә, иртән уянып, яңалыклар карарга да куркыныч.

Кемнән эзлик гаепне: яшүсмерләр катнашындагы фаҗигале очраклар арта
«Татар-информ»

Әле гыйнвар ахрында гына Түбән Каманың 37нче лицеенда 7 сыйныф укучысы пычак белән җыештыручыны яралап, шуннан соң сигнал җайланмасыннан атып, үзе зыян күргән иде. Бүген исә Уфаның 16 нчы гимназиясендә тугызынчы сыйныф укучысы страйкбол автоматыннан укытучыга һәм өч сыйныфташына берничә тапкыр аткан, ә аннары петарда шартлаткан, дигән хәбәр килеп иреште. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Уфа мэры Ратмир Мәүлиев исә, егетне мәктәптә кыерсытканнары турында журналистларга әйтеп уза. Малайның әтисе дә, аның улыннан көлгәннәре, малае моны авыр кичергәне турында хәбәр итә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, үз чиратында, тикшерү барышында мәктәптә яшүсмерне кыерсыту факты расланса, уку йортының бөтен җитәкчелеген эштән куачакбыз, диде. 

Озак та үтмәде массакүләм мәгълүмат чараларында тагын бер тетрәндергеч яңалык барлыкка килде. Красноярск краеның Кодинск мәктәбендә укучы 14 яшлек кыз, укытучы белән конфликттан соң, яшьтәшенә пычак кадый. Башта ул укытучыга һөҗүм итә, укучылар мөгаллимне яклап чыга. Зыян күргән кыз ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла. Корал тотып мәктәпкә килгән 7 сыйныф укучысы тоткарлана.

Бу хәлләр соңгы вакытта кабатланып торуы белән дә куркыныч. Кем гаепле? Ата-аналармы, иркә балалармы, мәктәпме? Бар гаепне мәктәп өстенә аудару да дөрес түгел. Ата-ана тәрбиясе аксап барганда, мәктәп бер үзе генә булдыра алмый. Монда кулга-кул тотынып эшләргә кирәк. «Минем балам мондый булмый»,– дигән уйлар белән яшәргә дә ярамый. Алар барысы да безнең янда яхшы, өйдән чыгып киттеләрме, үзгәрәләр дә куялар. 

Хәзерге заманда без ул-кызларыбызның нинди уй белән яшәвен беләбезме? Кайсыбыз көн дә алар белән аралашырга, моң-зарларын тыңларга вакыт таба? Киресенчә, балаларны, бигрәк тә малайларны зарланмаска өйрәтеп үстерәбез түгелме? Зарланып йөрү егет кеше эше түгел дигәнне еш ишетергә туры килә.«Шуңа да, баланы рәнҗетсәләр дә, ул дәшми. Әмма андый рәнҗетелгәннәр үсеп җиткәч, мәктәпкә корал тотып керә»,– ди Казанның Совет районында эшләп килүче 111нче мәктәп психологы Ирина Чумакова.
Белгеч сүзләренә караганда, яшүсмерләр агрессиясе бүген җәмгыятьтәге гомуми агрессия, эмоциональ һәм психологик тотрыксызлык, цифрлы бәйлелек һәм өлкәннәр тарафыннан игътибар җитмәү аркасында контрольдән чыга.

– Яшүсмерләр катнашындагы фаҗигале очраклар баланың шәхси проблемалары гына түгел, ә өлкәннәрнең системалы хаталары нәтиҗәсе дә». Белгеч ассызыклаганча, бу яшьтә үз-үзен агрессив тоту еш кына гормональ үзгәрешләр һәм эчке кризис белән бәйле, ә өлкәннәр ярдәменнән башка яшүсмерләр үз хис-кичерешләре белән бер үзе кала. Яшүсмерлек чорында гормональ фон үзгәрә, эчке киеренкелек көчәя, ә психика җайлашырга өлгерми. Ата-ана һәм педагоглар ярдәменнән башка бала бу халәтен авыр кичерә. Янәшәдә яшь психологиясен аңлаучы һәм яшүсмергә бу катлаулы чор аша үтәргә ярдәм итә белүче өлкәннәр булуы мөһим, – дип аңлатты психолог. 

Чумакова билгеләп үткәнчә, хәзерге буын даими рәвештә артык дулкынлану шартларында үсә. Монда төп рольне гаджетлар һәм мәгълүматның контрольсез агымы уйный, бу эмоциональ тотрыксызлыкка һәм үз реакцияләрен контрольдә тоту сәләтенең кимүенә китерә. Бала чикләрне тоя алмый башлый, хис-кичерешләрен тыя белми һәм хәтта вак проблемаларга да агрессив җавап бирә.

«Мондый тәртип өчен җаваплылык барыннан да элек баланың эмоциональ тотрыклылыгы өчен шартлар тудырмаган өлкәннәрдә – ата-аналарда, педагогларда һәм җәмгыятьтә ята».
Шуңа да балаларыгыз белән аралашырга иренмәгез, ди психолог. Балага сораулар бирергә, борчулары турында белешергә кирәк. Әмма артык кайгыртучанлык та күрсәтергә кирәкми. Без мөстәкыйль һәм тормышка яраклы кеше үстерергә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре