Газетага язылу

«Кеше кредит ала һәм аны кайтарырга җыенмый икән, бу – намуссыз гамәл»

Уртача яшьләре – 45, 60 проценты диярлек – ир-атлар, 2,3 миллион сум тирәсе бурычлары бар. Татарстанда банкрот кешенең портреты бу. 2024 елдагы белән чагыштырганда, былтыр республикада аларның саны 29 процентка арткан. Төпкә тәгәрәүме бу, әллә банкротлыкны үз максатларында файдаланырга тырышучылар артканмы?

«Кеше кредит ала һәм аны кайтарырга җыенмый икән, бу – намуссыз гамәл»
Татар информ

Татарстанның юстиция министры урынбасары Максим Боровков әйтүенчә, республикада яшәүчеләр арасында банкротлыкка чыгучылар саны күбәя. «Былтыр аларның саны 29 процентка, ягъни 12 меңләп кешегә күбрәк теркәлде», – диде ул. Илкүләм статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлык очракларның 76 процентында банкротлык буенча эш бурычлы кешенең үз мөрәҗәгате нигезендә ачыла. Тагын 18 проценты – кредит бирүчеләргә (банклар һәм башка оешмалар), 6 проценты – вәкаләтле органнарга (мәсәлән, салым органы) туры килә.

Максим Боровков ачыклык та кертте: банкротлык процедурасы ул – бурычларны кичерү генә түгел, ә хокукый механизм. «Ачык конкурс нигезендә мөрәҗәгать итүченең бурычлары булган барлык кредиторларның исемлеге (реестр) төзелә. Әҗәтле кеше үз милкен күрсәтә. Аны сатудан кергән акча кредиторлар арасында реестр нигезендә бүленә», – диде министр урынбасары.

2025 елда Татарстан Арбитраж судында кешене банкрот дип тануга бәйле 16 346 гариза теркәлгән. Барлыгы 12 553 эш каралган. Банкротлык процедурасы башланганда, бурычның уртача күләме – 2,3 миллион сум. Әҗәт 3,2 ел тирәсе түләнми. Бурычларның 42 проценты – куллану кредитларына, 28 проценты – ипотекага, 17 проценты кредит карталарына туры килә.

Намуссыз рәвештә үзеңне банкрот дип игълан итәргә тырышуның бурычларны түләү буенча җаваплылыктан коткармавын искәртте Максим Боровков. «Кеше кредит ала һәм аны кайтарырга җыенмый икән, бу – намуссыз гамәл. Мондый очракта кеше бурычтан азат ителмәячәк. Кайтарып бирә алмаячагын белә торып, бурыч җыючылар турында әйтеп тә тормыйм. Бу очракта кеше җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин», – диде ул.

Шунысы да бар: кешене рәсми рәвештә банкрот дип таныган очракта, кредиторлар аның соңгы өч елдагы килешүләрен гамәлдән чыгарырга мөмкин. «Ягъни бурычлы кеше, судка мөрәҗәгать итәр алдыннан, бөтен милкен сата, фатир, машинадан төрлечә котылырга тырыша икән, бу гамәл алга таба законсыз дип табылачак», – диде Максим Боровков. Министр урынбасары әйтүенчә, банкротлыкны бурычлардан котылу юлы дип фикер йөртүчеләр ялгыша. «Мондый кешеләр киләчәктә җитәкче вазыйфаларында эшли алмаячак. Аларга кредит та бирмәячәкләр. «Менә әҗәт түләүдән азат ителгән дә яхшы машинада йөри» дигән имеш-мимешләргә ышанмагыз. Бу юл беркая да илтмәячәк», – диде Максим Боровков.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре