"Кичекмәстән табибка күренергә кирәк". Йөкле хатын-кызларга киңәшләр

«Без шундый чорда яшибез: безнең өчен һәр йөклелек, һәр туачак бала алтынга тиң. Аларга бишкуллап тотынабыз, бәллүр кебек сакларга тырышабыз. Соңгы елларда йөкле хатын-кызларга бермә-бер игьтибар арту әнә шуңа бәйле». Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында узган «туры элемтә» вакытында Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш акушер-гинекологы Лариса Фәтхуллина шулай дип белдерде. Төп фикерләрне укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

– Соңгы елларда «йөклелеккә алдан әзерләнү» дигән күренеш пәйда булды. Модага иярүме бу? Әллә инде йөклелеккә, дөрестән дә, алдан әзерләнергә кирәкме?

Һичшиксез кирәк. Хатын-кыз үз сәламәтлегенә дә, йөклелеккә дә җаваплы карарга тиеш. Юкса безгә гүзәл затлар күп очракта инде эш узгач,  йөккә узгач кына мөрәҗәгать итә. Сәламәтлегемә бәйле проблемам бар, ярдәм итегез, диләр. Әмма бу чорда хатын-кызга булышу кыенрак. Шуңа күрә йөклелек чорына организмны алдан әзерләргә кирәк. Моңа 3–6 ай алдан тотынсаң яхшырак. Хатын-кыз гына түгел, ир-ат та йөклелек чорына алдан әзерләнергә тиеш. Машинага техник тикшерү уздырган кебек, әти-әни булганчы организмны да тулысынча тикшереп, үзеңнең ни дәрәҗәдә сәламәт икәнлегеңне ачыкларга кирәк.

– Эшне нидән башларга?

– Хатын-кыз иң элек гинекологка күренергә тиеш. УЗИ ясап, күкрәк бизе, кече оча әгъзалары, калкансыман биз эшчәнлеген тикшертергә дә кирәк булачак. Гормоннарга да анализ тапшырырга кирәк. Иң мөһиме – йөккә узар алдыннан төрле инфекцияләргә тикшерелү. Юкса организмга эләккән күп кенә инфекцияләр үзләрен бернинди билгеләр белән дә сиздерми, кеше аларның барлыгын белмичә дә яши. Алар еш кына һич көтмәгәндә баш калкыта. Кызамык, җил чәчәге кебек чирләргә каршы вакцинаны да йөклелек чорына кадәр ясатырга кирәк.

– Начар гадәтләрдән баш тартырга кирәклеге дә көн кебек ачык. Әмма күреп торабыз: соңгы арада ир-атлар белән беррәттән вейп көйрәтүче хатын-кызлар саны да артып китте. Аларга ни әйтерсез?

– Йөкле хатын-кыз өчен тәмәке, вейп тарту гына түгел, аны тарткан кеше янында басып тору да зыянлы. Аның пары карындагы балага да зыян сала. Вейплар, гомумән, күкәй күзәнәк белән сперматозоидларның сыйфатын боза. Шуңа күрә соңгы арада баласызлар, әти-әни була алмыйча азапланучылар саны артуга да аптырыйсы юк.

Йөклелек чорында булачак әни нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?

– Хатын-кызның шундый гадәте бар: үзен аз гына начар хис итсә, шундук әнисенә, дус кызына, берәр танышына шалтыратып, киңәш сорый башлый ул. Йөклелек чорында болай эшләү аеруча куркыныч. Шуңа күрә үзеңне начар хис итәсең икән, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Канлы бүлендек килсә, аеруча ашыгырга тиешсең. Андый чакта тиз арада ашыгыч ярдәм чакырып, хастаханәдә ятып дәваланырга кирәк. Йөклелек вакыты 37 атнага тулмаган хатын-кызлар бу очракта перинаталь үзәккә озатылачак. Йөкле хатын-кызның кан басымы уйнаса, даими рәвештә баш авыртса да, тынычланырга ярамый. Карындагы бала аз селкенә башласа яки киресенчә, артык активлашса да, табибка күренергә кирәк. Йөклелекнең 35–36 нчы атнасында инде хатын-кызның бала табу йортына алып барасы кирәк-яраклар тулы сумкасы әзер торырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре