Газетага язылу

КИЧЕР ДИМИМ... / ГӨЛЪЯР / ХИКӘЯ

 

Әлфирәнең бүген ял көне. Кызларының берсен мәктәпкә, икенчесен бакчага илтеп кайткач, фатирда иркенләп генеральный уборка ясыйм дип планлаштырган иде. Кабат чыгып йөрисе булмасын дип, кайтышлый кибеткә дә сугылды. Үз уйларына чумып барып, ул подъезд төбендә торучы таяклы ир-атны да күрмәгән икән. Килеп җиткәч, чүттән бәрелмәдем, гафу итегез дияргә авызын ачкан иде... Каршысында Рәсимне күреп, телдән калды.

–Исәнме, Әлфирә!..

–Исәнме... һәм... сау бул... Эзләмә һәм эзәрлекләмә яме, безне. Таякка таянып килеп тә жәлләтмә. Әле срогың бетмәде бит, качтың мәллә?!

Хатынның төксе җаваплары ирне гаҗәпләндермәде. Ул башкача каршы алуны, башкача мөнәсәбәтне көтмәгән дә иде бугай.

–Берничә минутка гына туктап тор, тыңла мине, Әлфирә...

–Ә син ник теге чакта мине тыңламадың соң? Күпмеләр ялындым, күз яшьләрем белән ялвардым. Ташла шул Диманы, кушма аның белән бизнесыңны, булган акча җитәр дидем. Җүнле кешегә охшамаган ул, эше дә кешеләрне алдауга корылган дидем. Әйттеме? Әйттем! Син аны белмисең, юк, ул андый түгел дидең. Сине дә төп башына утыртты, безнең тормышны да челпәрәмә китерде. Нәрсә теләдең, шуны алдың. Балалар әле яңа тынычлап яши башлады, зинһар, аларның йөрәген бозып, күренеп йөрмә. Алар өчен син үлгән инде, аңладыңмы, үлгәән!

–Үзем өчен дә үлгән инде мин, Әлфирә... Элекке Рәсим минем өчен дә юк...

–Төрмәдән иртә чыктым дип кенә үзгәреп, элеккеләрне хәтердән юып атып булса икән ул...

–Күптән төрмәдә түгел идем инде мин... Ярты ел утыруга, бер хәрби кеше килде дә, кемнәр контракт төзергә тели диде. Иң беренче булып кул күтәрдем... 183 көн һәм төн үзем белән үзем сөйләшеп, нык арыган идем. Айныгач ук нәрсә эшләгәнемне аңлап, бәргәләнә башлаган идем инде... Бергә эшләп тапкан күпме акчаларны урлаганын белгәч, салган баштан түзмәдем шул. Башта әйткәләштек, аннан, кызып китеп, кулга пычак алганмын... Бүгенге акылларым булса, нинди юл белән килде, шул юл белән китте дип сөенер, шөкер итәр идем дә... Ул чакта акча дип күзләрем тонган иде шул...

–Мине гаепли алмыйсың. Мин синнән акча сорамадым. Булганына биик риза идем. Хәләл көч белән алган фатирыбыз, машинабыз бар иде. Сиңа җитмәде... Ике кызыбыз яныңда “әти” дип бөтерелде. Әти-әниләр исән-сау иде, туганнар белән аралашып, шундый рәхәт итеп яшәдек. Менә шуларның бөтенесен бер селтәнүдә юк иттең, бөтенебезне газапка салдың, гомерлек карага манчыдың... Син төрмәгә олактың да, котылдың. Бөтен карасы, газабы безгә калды. Шунда ук аерылдың, мине оныттың, судка да, төрмәгә дә килмәдең, туганнар белән дә араңны өзгәнсең дип, ялгышып та гаепләмә мине. Башкача чарам калмаганга шулай эшләдем. Безгә нәрсә аша үтәргә, ниләр кичерергә туры килгәнен күз алдыңа да китерә алмыйсың син.

–Юк-юк, мин беркемне дә гаепләмим. Барысына үзем генә гаепле. Сине гаепләргә уемда да юк... Хакым да юк...

–Күреп торасың, синең белән бергә алган өч бүлмәле фатирны саттым. Анда яшәрлегебез калмады. Балаларга да тынычрак булсын дип, башка районга күчтек. Ике бүлмәлене сатып алдым, бер бүлмәнең акчасын – синең өлешне әниеңә илтеп бирдем. Миңа үпкәләрең юктыр дип беләм. Башка килеп йөрмә.

Әйтәсен-әйттем дип уйлап, Рәсим яныннан кызу гына үтеп киткәндә Әлфирә кинәт аның чайкалып, янтаеп, авып барганын күрде. Үзе дә сизмәстән, тотып калырга ашыкты.

–Рәхмәт, Әлфирә! Протезларда йөрергә яңа өйрәнеп киләм, – диде Рәсим.

–Протезларда?..

–Әйе. Әйттем бит, контракт төзеп киттем дип. Бер ел хезмәт иткәч, аякларымны югалттым. Әллә ничә операцияләр кичереп, ун көн элек кенә протезлы булдым... Уңайлы булсалар да, йөрергә өйрәнергә шактый вакыт кирәк икән. Коляскада йөрү түгел инде, барыбер үз аякларыңда басып йөрүгә җитми. Берәр айдан бөтенләй әйбәт йөри башлаячаксың дисәләр дә, түзмәдем шул. Киләсе иттем... Менә бу картада минем ул елларда эшләгән барлык акчам. Коды Зәлинәбезнең туган көне. Үз кулларым белән бирәсем, сине, балаларны бер генә тапкыр булса да күрәсем килде. Иртә белән балалар белән киткәнеңне читтән генә карап калдым. Алар күзенә күренергә батырчылык итмәдем. Сиңа да кичер димим, Әлфирә, кичер дияргә дә хакым юк... Тик мин үзгәрдем, Аллаһы Тәгалә миңа бөтен ялгышларымны танырга, тәүбә итәргә мөмкинлек бирде. Мин хезмәт иткән урында мөселман егетләре дә бар иде. Алар белән догалар өйрәндем, намазга бастым. Исән калуым да Аллаһ могҗизасы...

Әлфирә берчак тын торды. Аңа әле генә ишеткәннәрен аңы аша үткәреп, төшме бу, өнме икәнен генә булса да аңларга вакыт кирәк иде. Шул ук вакытта берни әйтми генә кереп тә китә алмады. Ни дисәң дә, каршысында яшьли яратышып өйләнешкән, аңа бик күп матур еллар бүләк иткән, йөрәк түрендә әле дә иң газиз кешеләренең берсе булып сакланган, кузгатмаганга гына авыр тормыш тузаннары басып киткән үз кешесе басып тора ләбаса.

–Сиңа басып торуы авырдыр бит, утырасың калган, – диде ул, нәрсә әйтергә дә белмәгәнгә... – Хәзер кайда яшисең соң?

–Әти мин төрмәдә чакта ук йөрәк белән китеп барган, әни ялгыз калган иде. Туры шунда кайттым... Кайттым дип, апай белән җизни алып кайтты инде. Яраланып, госпитальгә эләгү белән алар янымнан китмәде...

–Миңа ник хәбәр итмәдең соң?

–Жәлләтәсем, синең хисләрең белән уйныйсым килмәде. Берсенә дә әйтмәскә куштым. Исән калсам, аякларыма – протезларыма баскач, эзләп табармын дидем. Шөкер, Аллаһым миңа шундый мөмкинлек бирде, теләкләремне кабул итте. Исән-имин яшәгез, Әлфирә... Бәхетле булыгыз яме, бәхетле булырга бик хаклы сез...

...Акрын гына атлап киткән ир артыннан карап, Әлфирә әкрен генә: “Бәхетле булырга барыбызның да хакы бар, Рәсим”... – диде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре