Газетага язылу

Кием базарын ни көтә? «ВТ» журналисты белгечләрдән сорашты

Шул ук күлмәк, шул ук арты ачык туфли. Илдә яшәүчеләр бу җәйдә кием-салымны бик яңартырга ашыкмый, ди белгечләр. Моны, бер яктан, бәяләр үсү белән аңлатсалар, икенче яктан, халыкның керем дәрәҗәсе кими. Хәер, ыспай йөрергә яратучыларны бу гына да туктатып кала алмаячак. Кием базарын ни көтә? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Кием базарын ни көтә? «ВТ» журналисты белгечләрдән сорашты

Кәефтән тормый

Һава торышы гаепле. Язның соңга калып килүе, аннан соң да көннәрнең ни җылы, ни салкын булуы аркасында, быел илдә яшәүчеләр җәйге кием-салымга мөкиббән китми, ди белгечләр. Баксаң, былтыр чәпелдәвек (шлепанцы), сарафаннарны мартта ук күпләп сатып ала башлаганбыз икән. Ник дисәң, 2025 елда язның беренче көннәрендә үк һава торышы 10 градустан да җылырак булган. Быел исә сезонлы ихтыяҗ май азагында гына арта башлаган. Кием-салым кибетләрен урап кына узарга тырышуыбызны бер кояшка гына сылтап калдыру дөрес түгел, әлбәттә. Бәяләр үсә, кесә такырая.

Илнең сәүдә базарын тикшерү белән шөгыльләнә торган бер оешма мәгълүматларына караганда, 2025 елда Россия мода базары (товар җитештерүдән алып, аны сатып алуга кадәр. – Ред.) 6 триллион сум тәшкил иткән. Бу ел нәтиҗәләре буенча, әлеге күрсәткеч якынча 10 процентка кимрәк булачак, дип фаразлана. Саннар түбән тәгәри башлаган инде: 2026 елның беренче чирегендә акчалата сату – 2 процентка, ә данәләп сату 15 процентка кадәр кимегән, ди белгечләр. «Җитештерүчеләрне әлегә табыш кимүдән кием-салымга бәяләр үсү тотып тора. Халык азрак, әмма кыйммәтрәк бәядән сатып ала», – дигән алар.

Моның белән «Чек Яндекс» аналитика үзәге белгечләре дә килешкән. Алар хәбәр итүенчә, 2026 елның гыйнвар–май айларында онлайн һәм офлайн кибетләрдә кием-салым сатып алуга киткән акча уртача 3123 сум тәшкил иткән, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк бу. Шул ук вакытта, сатып алулар саны 10 процентка кимегән.

– Эш бәядә генә дә түгел, – ди гүзәл затларга кием сайларга ярдәм итүче стилист Лилия Рәхимова. – Хәзер күлмәк, туфли сайлауга җаваплырак карый башладылар, дип әйтимме соң: кәеф күтәрү өчен генә футболка сатып алу гадәте артта калды. Кием-салым сайларга ярдәм итүемне сорап мөрәҗәгать иткәндә, күпчелек универсаль, ягъни эшкә дә, рәешкә дә киярлек күлмәк-чалбарлар күрсәтергә куша. Бер үк жилетны, мәсәлән, өч-дүрт төрле образга туры килерлек итеп сайлыйбыз. Элегрәк күлмәккә – бер төрле, кич урамга киеп чыгарлык кием-салымга икенче төрле аяк киеме алсалар, хәзер арты ачык туфли нәрсәгә дә килешә. Кием сыйфатлырак булган саен, күбрәк акча тотарга туры килә.

Интернет-маркетинг өлкәсендәге белгеч Федор Вирин сүзләренә караганда, сатып алучылар товарның бәясенә, аның сыйфатына һәм теге яки бу товарны сатып алуның мәгънәсенә игътибарлырак була башлады. Кием-салым базарында бу бигрәк тә сизелә, чөнки мода артыннан куганда хис-тойгылар еш кына акылдан да өстен чыга. Кибеттә басып торганда бар да кирәк! Ә өйгә кайтып җиткәнче башка мәшәкатьләр баса. Күлмәкләрнең шкафта еллар буе бер дә киелмичә эленеп торуын башкача ничек аңлатасың? Федор Вирин фикеренчә, бүген уйланмаган сатып алулар кими. «Кием-салымны кирәк булган саен сатып алалар. Бу, бигрәк тә, уртача сегментта сатып алулар саны кимүгә китерде», – ди ул.

Кибетләр ябылган

Кибетләр белән чагыштырганда, интернет-сатучыларның хәле яхшырак, әлбәттә. Илдәге иң танылган маркетплейсларның берсе хәбәр итүенчә, 2026 елның гыйнвар–май айларында онлайн сәүдә мәйданында өс киеме сату – 8, аяк киеме сату 11 процентка арткан. Шул ук вакытта, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, инернет-кибеттә 1 процентка азрак акча туздырганбыз.

Икенче бер интернет-кибеттә бу җәйнең үзенчәлеген дә әйткәннәр: спорт киемнәренә ихтыяҗ арткан. «Сатып алучылар классик җәйге киемнәр генә түгел, ә ял итү, урамда йөрү, табигатькә чыгу, актив тормыш алып бару өчен дә туры килерлек кием-салым сайлый. Аерым алганда, хатын-кызлар өчен спорт стилендәге футболкага ихтыяҗ – 8 тапкыр, спорт стилендәге күлмәккә – 3 тапкыр, ирләр өчен спорт стилендәге футболкаларга 1,8 тапкыр артты. Шунысы да мөһим: халкы 50 мең кешегә кадәр тәшкил иткән кечкенә шәһәрләр һәм торак пунктлардан заказ бирүчеләр саны күбәйде: сатып алынган һәр өченче кием-салым аларга туры килә», – дигәннәр маркетплейсның матбугат хезмәтендә.

Икътисад белгече Айдар Закиров әйтүенчә, халыкның кибетләрдән читләшеп, маркетплейсларга өстенлек бирүе, беренче чиратта, биредә бәяләрне чагыштырып карый алу мөмкинлегенә бәйле.

– Диванда кырын яткан килеш кибеткә «йөрүчеләр» артык көч һәм вакыт әрәм итмичә бәяләрне чагыштыра, арада арзанрагын сатып ала. Бу – маркетплейсларның төп өстенлеге. Дөрес, кибеттә шул ук күлмәкне тотып карап, аның сыйфатын тикшереп тә була. Интернет ул – ашыгыч булмаган сатып алулар урыны, кайберәүләр товарны «кәрзин»гә салып куя да айлар буе аңа ташлама ясаганны көтә һәм бу алым яхшы эшли, – ди ул.

Айдар Закиров сүзләренә караганда, гадәти кибетләргә алга таба да кыенга туры киләчәк.

– Россиядән чит ил брендлары чыгып киткәннән соң, бушап калган урыннарны тизрәк алып бетерергә теләгән кибетләр өчен катлаулы чор башланды. Бәяләрнең үсүенә, шул исәптән, дөньякүләм вазгыять аркасында логистика кыйммәтләнү, бу елдан салымнар арту да тәэсир итте. Өстәвенә сатып алучыларның ихтыяҗы үзгәрүен, аларның сатып алуларга игътибарлырак карый башлавын күрәбез. Шуңа күрә бүген күп кенә кибетләр ябыларга, брендлар базардан китәргә мәҗбүр. Кайбер мәгълүматларга караганда, былтыр илдә 230 лап кием-салым кибете ябылган, – ди белгеч.

Марттан бирле кайта

Кытайдан товарлар, шул исәптән кием-салым кайтартып сату белән шөгыльләнүче Алсу Мифтахова исә кием-салым сатып алуга карата кызыксыну кимегән, дигән фикер белән килешми.

– Кибеттә бәяләр кыйммәт, шуңа күрә сатып алучылар отышлырак базарларны эзли. Мин атна саен диярлек Кытайдан 100–200 килограммга кадәр кием-салым, көнкүреш кирәк-яракларына заказлар җибәрәм. Җәйге кием-салымны мартта ук кайтарта башладым. Шул ук маркетплейслар белән чагыштырганда, Кытайдан кием-салым кайтарту ике-өч тапкыр арзанрак. Товар ике-өч атна эчендә кайтып җитә. Кием-салым базары әнә шул юнәлештә үсәр, дип уйлыйм. Һичьюгы, бернинди дә кытлык булмаячак, – ди байер.

Стилист Лилия Рәхимова әйтүенчә, бу җәйдә табигый тукымалардан тегелгән уңайлы, иркен киемнәр модада.

– Уңайлылык моданың бер өлешенә әверелде. Шуңа күрә артык сыланып тора торган күлмәкләрдән баш тартыгыз. Киң чалбар-күлмәк, беренче карашка зур булып тоелган футболка-шорты, иркен итәккә игътибар итәргә кирәк. Гадәти булмаган бизәнү әйберләре, үзенчәлекле бизәкләр модада булачак. Үрелгән, сәйлән ташлар белән бизәлгән, мамык җептән бәйләнгән сумка хуҗалары да үзләрен заманча хис итәчәк. Табигатьтә булган төсләр актуаль, – ди белгеч.

Сан

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2025 елда республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре 16,5 миллиард сумлык товар җитештергән. 2024 ел белән чагыштырганда, бу 18 процентка күбрәк. Узган ел җитештерелгән товарлар: текстиль эшләнмәләр – 7,3 миллиард сумлык, күн һәм күн эшләнмәләр – 2,4 миллиард сумлык.

Сораштыру

Җәйгә кием-салым шкафын яңарттыгызмы?

  • Әйе, мин җәйгә тулысынча әзер 12
  • Юк, мин мода артыннан кумыйм 46
  • Иң кирәклеләрен генә алдым 33
  • Мин җәй көне кышка әзерләнәм 9

Интернетта үткәрелгән сораштыру

Ике кешенең берсе – интернетта

– Сатып алучыларның 55 проценты кием-салым, аяк-киеме һәм башка кирәк-яракны интернетта гына карый. Офлайн кибетләргә генә йөрүчеләр – 15 процент. Интернет аша кием-салым сатып алуның төп урыны – маркетплейслар.

– Кием-салым сатып алучыларның 42 проценты ташламаларга, төрле акцияләргә ышанмый.

– Маркетплейсларда утыручыларның уртача яше – 38 (2023 елда әлеге күрсәткеч 36,5 не тәшкил иткән).

– Интернет кибетләрдән товар сатып алучыларның 56,2 проценты – хатын-кызлар.

– 2025 елда кием-салым базарында иң популяр булган төсләр – кара-кызыл (32%), коңгырт (46%), соры (22%) һәм көрән (46%).

Lamoda интернет-кибете тарафыннан 2023–2025 елларда кием-салым базарын өйрәнү нәтиҗәләре

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре