Газетага язылу

СВО тукталырмы?

Язманы АКШның бизнес һәм финанс яңалыклары буенча махсуслашкан телевизион каналы CNBC белдерүе белән башлыйк. «АКШ финанс министры Бессент хәзерге вакытта Трампның Украинадагы тынычлык планы турында Россия делегациясе белән сөйләшүләр алып бара», – диелә анда.

СВО тукталырмы?
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Бу хәбәр «Ватаным» хәбәрчесе кулына дүшәмбе көнне кичке сәгать алты тулып 11 минутта килеп керде. Россия мәгълүмат кырында да: «АКШ

финанс министры Скотт Бессент Төньяк Каролина штатындагы Эшвилл шәһәрендә узган G20 илләре финанс министрлары һәм үзәк банк җитәкчеләре саммитында Россия финанс министры Антон Силуанов белән ике яклы очрашу үткәрде», – дигән рәсми хәбәр күзгә чалынды.

 

Кыргызстан башкаласы Бишкәктә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты уза. Анда бу мәсьәлә читтә калмады. Һиндстан премьер-министры Моди Путинны СВОны тизрәк тәмамларга өндәде. «Сугышның һәр көне кешелекне артка чигендерә», – диде ул. Алдан сөйләшеп куйган кебек Путин да аңа җавап итеп: «Рәхмәт сезгә, хөрмәтле премьер-министр. Без дә шул юлдан барабыз», – диде.

 

Россия лидеры 19 августта Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында төбәкләргә СВОда катнашучыларның сугыштан соң тыныч тормышка кайтуына алдан ук әзерләнергә кирәклеген әйтте. Барысын бергә җыеп караганда өметләндергеч хәбәрләр болар барысы да.

 

Сишәмбе иртәсендә газета хәбәрчесе кулына әлегә Россиянең рәсми мәгълүмат кырына чыкмаган яңалык килеп керде. Дональд Трамп командасының Кремльгә ясаган мөһим тәкъдиме турында сүз бара анда. Тәкъдим икътисадый характерда, әмма ул Россия белән Украина арасындагы сугышны тәмамлауга кагыла. Ул Россия өчен чагыштыргысыз дәрәҗәдә файдалы дип әйтәләр. Бу яңалык фейк булырга тиеш түгел, чөнки «Коммерсантъ» газетасында шуңа якын эчтәлекле язма чыкты. Язмадан төгәл цитата китерик: «Очрашу барышында Бессент шулай ук АКШның Украинадагы сугыш хәрәкәтләре туктамыйча торып, Россиягә каршы санкцияләрне йомшартмаячагын әйтте.

Россия министры «бергәләп эшләү өчен үзен кызыксындырган темаларны күтәрергә тырышкач», АКШ финанс министры аның сүзен кискен бүлеп, конфликт тәмамланганчы моның мөмкин түгеллеген белдерде». Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар якларның конфликтны бу ел ахырына төгәлләү турында килешүгә баруын сөйли. Вазгыять бик чайкалып тора. Хәлиткеч карар Мәскәүнең нинди адым ясавына бәйле.

                                    

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин, СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , моб

Көн хәбәре