«Әле былтыргысы да бетмәде»
Итек басу турында сүз барганда, иң беренче чиратта, әлбәттә инде, даны еракларга таралган Кукмара осталары күз алдына килеп баса. Зур Кукмара авылында яшәүче Сәлим Нәкыйпов та – итек басучылар нәселен дәвам иттерүче.
– Безнең бабай сугышта югалган. Әби өч бала белән ялгыз калгач, тормышын алып барыр өчен, эштән соң итек баскан. Әтисеннән 10 яшендә калган абыебыз, Нократ Аланына кадәр җәяү барып, итек саткан акчага кирәк-ярак алып кайта торган булган. Бераздан итек басуга әти керешкән, әби түшәгән. Әти оста сатучы да иде. Итек сатарга төрле шәһәрләргә йөргән. Армиядән кайткач, бу эшкә үзем дә тотындым. Бу кәсеп белән инде 25 ел шөгыльләнәм, – ди оста.
Сәлим Нәкыйпов әйтүенчә, итек басу сезоны ноябрь айларында башлана да апрельгә кадәр дәвам итә. Ак, соры, кара йоннан ир-ат, хатын-кыз һәм балалар өчен итекләр баса ул. Элек сарык йонын авылга китереп сатучылардан алып калганнар да үзләре эшкәртеп, материал хәленә китергәннәр. Хәзер әзерне сатып алалар.
– 80 яшькә якынлашкан әнием әле дә итек түши. Безнең итекләрне Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән, Төмән, Екатеринбург шәһәрләреннән алыпсатарлар алып китә. Үзебезнекеләргә килгәндә, әле менә Нурлатка алып киттеләр. Гадәттә баскан итекләр шул елны сатылып та бетеп бара иде. Тик быел начар китә, чөнки итек яхшы сатылсын өчен, декабрьнең салкын булуы кирәк. Ә быел кары да декабрьнең икенче яртысында гына яуды, – ди Сәлим Нәкыйпов. Яңа елдан соң итек алучылар бик аз була инде ул. Шуңа күрә мин итек басуны лотереяга тиңлим. Узган ел язын эшләгәннәрне быелга запаска калдырган идем. Әле шулары да сатылып бетмәде. Яшьләр дә итек алмый бит хәзер. Итекләрнең бәяләре дә арзанайды. Йон, утын, газ, электр бәяләре арта, ә итекнеке төшә. Әйтик, хәзер ак матур итек 2000 сум, карасы 1300–1400 сум тора. 2008 нче елларга кадәр безнең авылда һәр йортта итек бастылар. Табышы да яхшы иде. Ул вакытта ак итек 1000 сум торса, йонын 100 сумга ала торган идек. Бер сезонда эшләгән акчага үзебездә җитештерелгән ике машина алып була иде.
Кукмара киез итек-киез комбинатында хәлләр мактанырлык түгел. Директоры Ләлә Шәрипова белән элемтәгә чыккач, ул да сатуның авыр барганын әйтте.
– Бу турыда сөйләшергә бер дә кәефем юк, – диде җитәкче нәрсә турында кызыксынуыбызны әйткәч. – Гадәти итекләр турында сүз барса, алар соңгы ике елда бик начар сатыла. Складларыбыз шыгрым тулы. Ничарадан бичара хәзер без дүрт көнлек эш режимына күчеп барабыз. Җиңел сәнәгать тармагында хәлләр бик начар. Беренчедән, илдәге икътисадый вазгыять авыр. Халыкның сатып алу мөмкинлеге төште, акчасы юк. Икенчедән, бөтен базар Кытай әйберләре белән шыплап тулды. Башка төрле аяк киемнәре бик күп. Безнең ише җитештерүчеләргә «Озон», «Вайлдберриз» кебек маркетплейсларга керү бөтенләй файдалы түгел. Бик зур бәя куялар, шартлары да уңайсыз, комиссия дә зур.
«Элеккеге итек түгел»
Шулай да авылларда итек җылысын тоеп яшәүчеләр бар әле. Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында яшәүче Зөлфәт Галиевнең әле дә аягыннан киез итеген төшергәне юк.
– Итекне йорт тирәсендә гел киеп йөрим. Узган ел авылга килеп сатучылардан алып калган идем, быел да шуларны киям. Мин алган кешеләрнеке юка, җиңел, йомшак була. Озакка да чыдый. Бәясе кыйммәтрәк, ләкин фабрикаларныкы да арзан түгел бит, шул тирә чыга. Шунысы кызганыч: хәзер киез итекне мамык кебек итеп киптерү җае юк. Шуңа да киеп йөрү рәхәте калмады, гадәти аяк киеменнән аерылмый. Батареяга куеп киптерәбез инде, ләкин элекке җиңеллек, рәхәтлек юк. Киез кибеп бетми һәм туза да башлый. Астына резин аслык салуны бөтенләй кабул итмим. Киез итек түгел инде ул. Чын итекне мич башында яки мич тарткач, аның эченә иртәгәгә кибә торырга салынган утыннар өстенә салып киптерәләр иде. Мамык булып кибә иде. Зәмһәрир суыкларда да бик җылыда йөри иде аяклар. Яңа чакта ук табан да салып куя иде бабай. Сәламәтлек өчен өйдә дә кияләр иде әле киез ката, чөнки буыннарга файдасы зур. Ә урамга «чүчинкә» итеп, итеккә галош кидереп чыгалар иде. Итек галошлары әле дә бар базарда, – дип сөйләде авыл агае.
Шәлчеләр
Шәлчеләрнең дә хәлләре шул чамадарак. Тукай районының Әҗмәкәй авылында яшәүче Фәнис Мөхәммәтҗановның төп эшеннән кала иң яратып башкарган эше – шәл бәйләү. Шәлчеләре белән данлыклы Балык Бистәсе районында туган ул.
– Зур, яхшы мамык шәл сораучылар бик нык кимеде. Әле узган ел да яхшырак сатылган иде. Ләкин шулай да бизәкле «паутинка», «косынка»ларны бүләккә дип сорап алучылар бар әле. Мамык оекбаш, бияләйләр, жилетлар һәм кофталар яхшы сатыла. Аларны бигрәк тә балаларга дип сорап алалар, – ди Фәнис абый. – Бәйләгән әйберләр башлыча ноябрь һәм декабрьдә сатыла. Мин үзебезнекен дә, туганнар бәйләгән шәлләрне дә Чаллы базарына чыгып сатам, Актаныш һәм Азнакай районнарына да барам. Күбрәк авыл халкы ала, билгеле. Шәһәрдә яшәүчеләр дә авылдагы әнисенә, яки туганына бүләк итә, никах өчен алучылар да бар.
Гомер буе шәл бәйләгән ир-ат элеккеге елларны да сагынып искә алды.
– Мин шәлне 1990 нчы еллар башыннан бирле бәйләп сатам. Мамыгын Ростов, Волгоград якларыннан үзем барып ала торган идем. Поездның бер вагонында бары тик Балык Бистәсе халкы гына була торган иде. Шәл бәйләү безнең төп һөнәребез булды. Файдасын да күп күрдек. Тормышыбызны алып барырга, аякка басарга бик яхшы булды. Ул елларда Чаллы базарында шәл сатучы унлап кеше була торган иде. Халык чират торып алып бетерә иде. Хәзер башка төрле әйберләр дә бик күп шул, сайлап алу мөмкинлеге дә зур. Кышлар да башка. Безнең балачак кышлары юк, – ди шәл остасы. – Бәяләренә килгәндә, элек бер шәл саткан акчага яхшы телевизор алып булды. Моңа өстәп, өч капчык шикәр комы да эләгә иде әле. Хәзер бер шәл 6–10 мең сум тора, тик телевизор ала торган түгел инде. Ак «паутинка»лар 3–4 мең сум тора. Шөкер, хезмәтебезне гомер буе намус белән башкардык. Хатыным да бу яктан бик гадел. Мин башта мамыкны шапылдавыклар аша үткәреп бирәм, ул җегерли, аннан соң без кара-каршы утырып бәйлибез. Сораучылар кимесә дә, бу – безнең гаиләнең, нәселнең яраткан шөгыле, аны һич кенә дә ташлый алмыйбыз. Күз күргәндә, саулык булганда, энә белән җепне кулдан төшерергә җыенмыйбыз.
Арчада яшәүче Нәсимә Гарифуллина да тумышы белән Балык Бистәсе районының Ямаш авылыннан.
– Мине апаларым 6 яшьтән шәл бәйләргә өйрәтте. Шуннан бирле кулымнан энә-җеп төшергәнем юк. Бүген инде элеккеге шикелле түгел, сирәк бәйлим, тик сораучыларга рәхәтләнеп әзерлим. Зур шәлне сораучылар сирәк, ә менә «паутинка»ларны алалар. Мамык бияләй, йон оекбаш сораучылар тагын да күбрәк. Хәзер инде ашыгып бәйләмим. Бер «косынка» өчен дүрт көн кирәк, ә элек мин бер атнада бер зур шәл өлгертә идем. Соңгы вакытта, файдасы зур дип, сарык йоныннан оекбашлар бәйли башладым, – ди Нәсимә апа.
Итек сайлыйбыз
Яхшы итеп басылган итек, көн саен киеп йөрсәң дә, 3–4 елга җитә. Чын итекнең асты калын, үзе нык, тыгыз була. Башын бөкләгәч, шарт итеп кире атарга тиеш ул. Итекнең уңы, сулы юк. Аякка кигәч, үз формасын ала. Җылылыкка килгәндә, буялмаганы җылырак.
Мамык шәл сайлыйбыз
Яхшы шәл йомшак, нәфис, ялтырап тора торган була. Әйбәт шәл алган вакытта ук мамыклы булмаска да мөмкин, чөнки бөтен кеше дә мамыклы итеп бәйли алмый. Шуңа күрә мамыгы чыкканга карап кына алмаска киңәш ителә. Элек хатын-кызлар шәлнең калынлыгын, җылылыгын карасалар, хәзер нәфислеге һәм матурлыгына игътибар итәләр, ди осталар. Тыгыз бәйләнгән шәлләр озаккарак чыдый, буш бәйләнсә, тиз коела. Шәл яба-яба кабара, моның өчен махсус берни дә эшләргә кирәкми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез