Татар мәдәни тормышында иң активларның берсе, язучы булмаса да, биш китап авторы, композитор булмаса да, күләмле музыкаль әсәрләр иҗат итүче, афоризмнары белән шаккатыручы кеше ул Татарстанның халык артисты Кирам САТИЕВ. Без аның белән юбилее алдыннан эстрада хәлләре, гармунның киләчәге, гармунчы абруе һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштек. Кирам абыйны якыннан белүчеләр әңгәмәнең «Кайда Кирам – шунда ихтирам» дигән сүздән башланганын чамалагандыр.
– Кирам абый, бу арада Казан мәдәният институтында имтихан алу белән мәшгуль булдыгыз. Шуннан чыгып, эстрадага бәя бирегез әле. Киләчәктә безне ни көтә?
– Казан мәдәният институтында эстрада җырчыларын әзерләү юнәлеше дә, театр өчен җырчы актерлар әзерләү юнәлеше дә бар. Мин икесендә дә эшлим һәм киләчәккә өмет белән карыйм. Төрлесе бар, билгеле, ләкин вакыт галиҗәнапләре сынавын да үтәсе бар бит әле. Ә безнең шәкертләр әлегә сынатмый. Марат Фәйрушин, Энҗе Шәймурзина, Ришат Фазлыйәхмәтов кебекләр – безнең горурлык. Ришатның концертына баянны алып барган идем, котларга менеп, җырлатып та төштем әле.
Ә җырчы булам дигән кеше, хәтта җырчы булып китмәсә дә, ул инде – эчке зәвыгы булган тәрбияле кеше. Шуңа киләчәккә өмет белән карыйм.
Гасырдан гасырга бер фикерне тукып киләләр: имеш, без – күптән бетәргә тиешле милләт. Дәүләтчелегебезне югалтканнан бирле әнә шул фикерне туглыйлар, шуңа ышандырырга, инандырырга тырышалар. Бетмәдек бит әле һәм беркайча бетмәячәкбез дә. Татарны ике нәрсә саклый: аның берсе – дин, икенчесе – моң. Шушы ике канатыбыз булганда яшибез әле.
– Булачак җырчылар татар телен беләме соң?
– Араларында төрлесе бар. Кайсы телне белә дә кебек, ә татар авазларын әйтә алмый. Мин берсен дә тәнкыйтьләмим, тырышалар бит. Әмма төрлечә сыныйм. Бервакыт почмакка: «Үгезне – сөзәргә, балыкны – йөзәргә, Илһамны – җырларга, Кирамны уйнарга өйрәтмиләр», – дип язып куйдым. Берәү керде дә аңламый. Аңлатканны да аңлап бетермәде бугай. Кыскарак итеп: «Коръәнне үзгәртмиләр, Кирамны өйрәтмиләр», – дип яздым. Анысын аңлады. Чөнки баштарак ишектән кергәнче үк кайберәүләрнең борыны икенче катка менеп җиткән була. Башта әнә шул борынны төшерәсе, аннан телгә һәм җырларга өйрәтәсе. Бу җәһәттән багаж җитәрлек: Казан музыка училищесы, консерватория белеменә өстәп, дистәләрчә еллар Татар дәүләт филармониясендә эшләп, Әлфия Авзалова, Илһам Шакировлар мәктәбен үттем. Консерваториядә укыганда исә Фәхри Насретдинов, Рәйсә Билалова, Рәйсә Нуриевалар белән гастрольләрдә йөреп, чыныгу алдым.
– Моннан ун ел элек үк артистның тамаша залында йөрүен ошатмый идегез («Язылмаган кануннар» дигән язмагызга ишарә итүем), сәхнә хәлләре һаман шул килешме?
– Безнең буын өчен сәхнә – мөнбәр. Аннан соң сәхнә белән зал арасында чикләр югалды. Ә бит артистның эш урыны – сәхнә. Бәс, шулай булгач, нишләп эш урыныңны ташлап китәсең? Шофер бит рулен ташлап, пассажирлар янына барып утырмый. Янә Илһам Шакировны искә төшерик. Ул беркайчан да сәхнәне ташлап, тамашачы арасында йөрмәде, беркайчан да артына ярымшәрә кызлар бастырмады. Ул моңы, җыры белән алдырды. Моң булмагач нишлисең, арлы-бирле йөренергә, кызларны чишендерергә туры киләдер.
– Сезнең хакта язучы түгел, әмма китаплар авторы, композитор түгел, ә баян һәм оркестр өчен концерт иҗат итүче, диләр. Ничек боларның барысына да ирешергә?
– Ул барысы да эшеңне яратудан килә. Мин бит – Агыйдел буйларында, Әлфия Авзалованың «Кәккүк» җырын тыңлап, печәнен чабып, җиләген җыеп, көтүен көтеп үскән бала. Моң таш арасында булмый торгандыр ул. Моңлы шәһәр баласы дип бер генә кешене – Таһир Якуповны гына әйтеп буладыр. Язу мәсьәләсенә килгәндә, бервакыт Язучылар берлегенә кереп барганда, берәү: «Биш китап авторы, язучы килә», – диде. «Юк, – минәйтәм, – мин язучы түгел, мин – яза белүче». Яза белү ихтыяҗдан килә. Су эчәсе килә бит әле, шуның шикелле. Язучы Камил Кәримов тагын да катырак әйтә, язу ул чир кебек, ди. Чыннан да, бер яза башласаң, туктап булмый. Ә баян өчен концертны композитор Шамил Тимербулатов язды һәм ул Казан дәүләт консерваториясендә уйналды. Икенчесен Рамил Курамшин язды һәм радио-телевидениегә яздырды, тарихта калды. Ә мин менә баян өчен концертны яздым да, Татар дәүләт филармониясендә Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестрга кушылып уйнадым да. Үзем язган концертны үзем чыгып уйнаган бердәнбер кеше булып тарихка кереп калдым.
Баян өчен концерт язу – хыялым иде. Аның клавиры да бар, партитурасы юк иде. Ничектер шуны Анатолий Шутиковка күрсәтеп карарга булдым. «Я берусь за это дело», – димәсенме! Шулай иҗат ителде ул һәм 50 яшьлек юбилеемда уйнарга да насыйп булды.
– Үзегезнең гади бер кеше түгел икәнегезне кайчан аңладыгыз?
– Бәләкәй чакта авылның берничә малае Мари Ямалы авылында яшәүче гармунчы Тимерхан абыйны тыңларга йөри идек. Аның бармакларына күз иярми иде инде, шулкадәр оста иде. Әткәй дә гармунчы. Ул тальян уйнаганда дөньямны онытып, сокланып тыңлый идем. Аннары мин уйнарга өйрәндем. Урыннар алмашынды, ул чагында инде әткәй миңа соклана иде.
Минем белән фаҗига була язган бит, балачакта аякларым йөрмәгән. Кар эреп, чирәмнәр ачылгач, малайлар туп тибәргә китә, ә мин өйдә гармун кочаклап елап калам. Тарткалап, тавыш чыгарырга азапланганны күргәч, әткәй көй уйната башлаган. 3–4 яшьләремдә уйнаганмын инде. Әткәй ягыннан бабай да гармун уйный торган булган. Аның гармун уйнавы күрше Өшәр авылына ишетелеп торган, дип сөйлиләр иде. Музыкага мәхәббәт әнә шулай иртә уянган миндә. Ул нәселдә, димәк, канда булган инде, күрәсең.
– Сез күпбалалы гаиләдән, ә аның – үз кануннары. Сезнең гаиләдә нинди тәртип иде?
– Иң төп кагыйдә – эшләп ашау. Кайры төшерү, сөяк җыю, кирпеч сугу, печән чабу, төнлә салам урлау, мал-туар карау, бакча эшләрен әйтеп тормыйм – болар барысы да без тугыз баланың өстендә иде. Иң үзәккә үткәне гектары белән эшкәртергә дип бүлеп бирелгән чөгендер һәм гектары белән колхоз бәрәңгесен алу иде. Кечерәк чакта 7 сыйныфка күчүне көтеп яши идек. Чөнки 6 сыйныфка кадәр бәрәңгене чүплисең, ә 7 сыйныфтан көрәк белән казыйсың. Ә 8 сыйныфта кулга сәгать тага идек. Аны көтү көтеп, эшләп алдык. Әле гөлҗимеш җыю бар иде. Аны тырналып бетеп җыясың да сатасың. Аның каравы ипи белән суның тәмен, дөньяның ямен белеп үстек.
– Үзегезнең бердәнбер кыз белән калуга үкенмисезме?
– Күпбалалы гаиләдә үскән бала җитмәүчелекнең нәрсә икәнен яхшы белә. Ул абыйсыннан калган костюмны киеп, апасыннан калган китапны укып үсә. Чана шуарга теләсәң, анысы да 3–4 өйгә бер була, анда да чират җиткәнен көтеп торасың. Шуңа күрә мин, бер бала булсын һәм ул җитмәүчелекнең нәрсә икәнен белмәсен, дидем. Әле мин аңа әнисеннән яшереп, ашарга тотарга дип, акча бирә идем. «Аннан калса, китап-дәфтәргә тотарсың, аннан да калса, киемгә тотарсың», – дип әйтә идем. Ул аны хәтерли. Хәер, бер бала белән калуның башка сәбәпләре дә булды инде аның. Хәзер шул кызым 3 бала үстерә. Ул киресенчә: “Балам бер генә булмасын, уйнарга кешесе булмас, ялгыз булыр”, – дип әйткән икән. Менә бит ничек.
– Сездән соңгы буыннарда алмаш күрәсезме?
– Ничек кенә әле! Безнең училищедан чыккан ике генә егетне әйтеп үтәм: Наил Сәгъдиев һәм Әлфис Галиуллин. Икесе дә – Татарстанның атказанган артисты! Алмаш бар, гармунның да киләчәге бар. Әлфия Авзаловалар вакытында ВИАлар оешты, ул чакта да баян бетә диделәр, ә ул калды. Электр музыка уен кораллары, гитаралар кысрыклап чыгара алмады. Аннан синтезаторлар килде, баян – үткән гасыр, дип сөйләнделәр, ә ничек килеп чыкты? Синтезаторлар китте, баян калды. Баян, гармун – татарның җаны ул. Татар барда ул булачак әле. Башка уен кораллары килер дә китәр, гармун калыр. Аннан да моңлырак уен коралы юк чөнки.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
Күренекле баянчы, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевка – 70 яшь!
Кирам Шәйхиҗан улы Сатиев 1955 елның 21 июлендә Татарстанның Актаныш районында Татар Ямалы авылында туа. 1970–1974 елларда Әлмәт музыка училищесында, 1974–1979 елларда Казан дәүләт консеваториясендә белем ала. 1981 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аккомпаниатор-концертмейстер булып эшли башлый. Ул – сәхнәдә баянчы гына түгел, концерт гармуннарында уйнау остасы да, баян һәм концерт гармуннары өчен халык җырлары эшкәртмәләре, инструменталь пьесалар иҗат итеп, сәхнәдә үзе башкаручы да. Ул татар эстрадасының данлыклы җырчылары һәм татар опера сәнгатенең йолдызлары саналган артистлар белән озак еллар хезмәттәшлек итә һәм иҗатын да туктатмый. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында татар театраль эстрада кафедрасында аккомпаниатор булып эшли, музыкантлар, татар сәнгатькәрләре турында истәлек китаплары яза.
Кирам абыйны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа исәнлек-саулык, озын гомер, иҗат уңышлары телибез.
Татар дәүләт филармониясе коллективы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез