Аны олуг юбилее белән котларга зал тутырып яраткан тамашачысы килер иде. Аны яраттылар, хөрмәт иттеләр. Һәр уйнаган ролен алкышларга күмделәр. Ике ел элек Наилә Гәрәева арабыздан китеп барды. Артистның кабатланмас рольләре видеоязмаларда, аңа бәйле хатирәләр тамашачының, якыннары һәм дуслары күңелендә саклана.
Камал театрында яраткан артистыбызны искә алу кичәсе узды. Ул шулкадәр җылы, эчкерсез һәм моңлы иде. Наилә Гәрәева Камал театрына үз рольләре аша бар хис-тойгыларын, энергиясен биргән артист кына түгел. Ул инде озак еллар дәвамында театрның үсеше, уңышлары өчен җаваплы баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевне дөньяга китергән ана да. Шуңа күрә искә алу кичәсе дә аның ике миссиясен бергә тоташтырды. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да Наилә Гәрәеваның кайгыртучан әни булуын, үз рольләрен башкару белән бергә, улы Фәритнең эшчәнлегендә дә һәрвакыт хәер-догада торуын билгеләп үтте.
Исәнме, улым!
Чара Фәрит Бикчәнтәев куйган «Исәнме, улым!» спектакле белән үрелеп барды. Зур экранда аннан өзек тә күрсәтелде. Ана кешенең улына булган чын ярату хисе белән башкарылган роль. Әниләр күңелендәге борчу, шатлыклар, сабырлык – анда барысы да бар. Наилә апаның уены бигрәк сагындырган....
Сәләтле кызны студент вакытта ук режиссер Рәфкать Бикчәнтәев күреп алып, аңа роль бирә. 1960 елда Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклендәге 18 яшьлек Рәхилә роле белән Наилә Гәрәева театр йолдызына әверелә. Аннары Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем – Әсәл»дә – Әсәл, Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы»нда – Зөбәйдә, Хәй Вахитның «Рәхим итегез» пьесасында Зәйтүнә образларын иҗат итә. »Наилә үз рольләрендә кабатланмый, ул һәр образны үзенчәлекле уйный иде», – дип искә ала озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшен Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев.
Театр сәхнәсе ике талант иясе – Наилә Гәрәева һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәевне кавыштыра. 1962 елда уллары Фәрит дөньяга килә. Искә алу кичәсендә әни булу бәхетенә ирешкән Наиләнең бала тапканнан соң ире Рәфкатькә язган хатын да укыдылар. «Мин аңа исем кушу хокукын сиңа калдырдым. Үзем дә аңа татар исемен генә кушуны телим. Димәк, Фәрит була. Безнең дә инде улыбыз барлыкка килде, синең улың, минем улым...»
Бүләккә – тәсбих
Наилә Гәрәевага багышланган кичәгә Рәфкать Бикчәнтәевнең туган ягы – Әтнә районы Бәрәскә авылыннан да кунаклар килгән иде. Фәрит Бикчәнтәев әтисе туган авылда йорт салган. Алар анда гаиләләре белән еш кайтып йөри. Наилә апа да Бәрәскәне бик ярата, андагы халык белән аралашып яши. Үкчәле туфлиләрен, эшләпәсен киеп кибеткә төшкәнен, мәчеткә кереп сәдака калдыруларын, һәрвакыт дога-теләкләрен әйтүен сагынып искә алдылар. Бакча башы күршесе Фәридә ханым: «Наилә апа беркайчан да гайбәт сөйләмәде. Артистлар турында сораша башласаң да, әйдә, үзебезнең тормышны сөйләшик әле, дип сүзне икенче темага юнәлтә иде», – дип искә алды. Авыл әбиләрен җыеп, «Әбиләргә ни җитми?» спектаклен куйгандагы хатирәләрне дә көлә-көлә сөйләделәр.
Наилә Гәрәева бик игътибарлы булуы белән аерылып торган. Ул һәркемгә кечкенә генә булса да бүләк бирергә яраткан. Күп кенә артистларда ул бүләк иткән тәсбихлар саклана. Әтнә театры баш режиссеры Рамил Фазлыев та машинасында Наилә Гәрәева биргән тәсбих белән доганы һаман саклавын әйтте.
Камал театры артистлары Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәт, Фәнис Җиһанша Наилә Гәрәевага бәйле истәлекләрне сагынып искә төшерде. Елаттылар да, көлдерделәр дә.
Наилә Гәрәева соңгы сулышына кадәр улы Фәрит, килене Люция Хәмитова һәм оныгы Йосыф янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәде. Алар аны шулай ук кадерләп соңгы юлга озатты. Мәңгелеккә күзләрен йомганда да янында ясин чыгучы кеше оныгы Йосыф була. Дәү әни үзеннән соң нинди тәрбия биреп калдырган!
Чара ахырында Фәрит Бикчәнтәев тамашачыга зур рәхмәтен белдерде һәм: «Минем тормышымда булган бар уңышларымның башында әнием тора», – диде. Искә алу кичәсе Наилә Гәрәева башкарган җыр язмасы белән тәмамланды. «Китәм инде...»
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез