Җиһанда – яз! Хәер, быелгы кебек карсыз, бит очларын кызартырлык суыкларсыз кыштан соң, язга аяк атлаганны сизмичә дә калдык кебек. Ул арада март кояшы бер-бер артлы рекорд куя. Урамда апрель кебек, ди синоптиклар. Көйсез кыштан соң килгән яздан нәрсә көтәргә? Язгы ташудан куркырга кирәкме? Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында сөйләштеләр.
Татарстан Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышы узды. Алда торган төп бурычларның берсе – язгы ташу чорын исән-имин үткәреп җибәрү.
Республикада язгы ташу көтелгәннән көчлерәк килгән очракта, 218 торак пунктка су басу куркынычы яный.
– Табигать казасыннан 5700 йортта яшәүче 13,4 мең кеше зыян күрергә мөмкин. Автомобильләр хәрәкәт итә торган 55 юлга, 28 күпергә һәм социаль әһәмияттәге 9 объектка су басу куркынычы яный. Шул ук вакытта республикадагы 8 авылга тулысынча зур юл өзелергә мөмкин, – дип кисәтте Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. – Әлеге фаразлар чынга ашса (ә алар тормышка аша башлады инде: Буа районында ике түбән күперне су басты), муниципаль районнарга гадәттән тыш хәл режимына күчәргә әзер булып торырга кирәк.
Буа районында юлсыз калган Бәбки авылында яшәүчеләрнең хәлен «ВТ» хәбәрчесе дә белеште.
– Безнең бар да яхшы. Юлны япканга бишенчеме, алтынчымы көн шунда, санаган юк. Бездә ел саен бер үк хәл. Язгы су килә дә китә ул, – ди артык борчылмыйча гына авылда яшәүче Равия Кәримова. – Бәбки зур авыл түгел. Күпбалалы бер гаилә ел саен ташу алдыннан теге якка чыгып кала. Без исә монда өч йортта – алты кеше. Җирле хакимият барысын да алдан кайгырта, бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итәләр. Гел шалтыратып, хәлебезне белешеп торалар, бик зур рәхмәт аларга. Фельдшерыбыз Флюра бүген дә хәлләребезне сорашып алды әле. Бер-бер хәл булса, коткаручылар бар. Авылга резин көймәдә, соңгы чиктә ерактан урман аша әйләнеп кереп була. Бәбкидә 1994 елдан бирле яшибез, 1970 нче елларда су хуҗалыкларга кадәр кергән дип сөйлиләр. Хәзер алай ук куркыныч түгел, иң беренче чиратта авылдан чыга торган юл өзелә. Он, ярма ише кирәк-яракны алдан ук сатып алып куйдык, калганы үзебездә бар. Менә шулай яшибез.
Татарстанда язгы ташудан саклануга 755 миллион сум акча тотылган. Бу хакта утырышта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов әйтте:
Язгы ташуга әзерлек кысасында 27 гидротехник корылма төзекләндерелде, 89 чакрым озынлыктагы 111 кишәрлектә елга үзәннәре чистартылды һәм тирәнәйтелде. Моннан тыш, 5 урында ярлар ныгытылды. Барлык эшләргә 755 миллион сум акча тотылды. Бу – узган ел һәм быел язгы ташуга әзерлек чорында сарыф ителгән акча.
Юллар да игътибар үзәгендә. «Федераль дәрәҗәдәге автомобиль юлларында 182 күпер бар, алар язгы ташуга тулысынча әзер. 1441 суүткәргеч торбаның 923 е кардан чистартылган. Төбәк дәрәҗәсендәге 1098 күпер шулай ук язгы ташуга әзер. Суүткәргеч торбаларны чистарту эше 80 процентка үтәлде. Әлеге эшләрне 20 мартка кадәр төгәлләргә ниятлибез», – диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. Язгы ташу чорында юлларда гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын өчен, подряд оешмалары 31 куб метрдан күбрәк вак таш, ком, комлы гравий катнашмасы, агач материаллар һәм металл торбалар әзерләп куйган.
Синоптиклар гына артык борчылмый кебек. «Алдагы көннәрдә Татарстанда явым-төшемнәр аз булачак. 19 мартта термометр баганасы төнлә –8, көндез исә –1 градус күрсәтәчәк. 20 мартта төнлә –8, көндез +4 градус. 21–27 мартка алдан алынган фаразларга караганда, төнлә +1, көндез +6 градус, урыны белән +10 градуска кадәр җылы көтелә. Төнлә салкын, көндез җылы булгач, баланс саклана. Өстәвенә кыш көне кар да аз булды. Шуңа күрә быел республикада язгы ташуга бәйле вазгыять тыныч булыр дип фаразлана», – диде республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров. Март башыннан бирле синоптиклар өч температура рекорды теркәгән инде. Аерым алганда, 15 мартта республикада +7 градуска кадәр җылыткан. Ун ел элек бу көнне +6 градус булган. Һава температурасы еллык нормадан 4–6 градуска югарырак, ди белгечләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез