Коллык дигән хурлыклы күренеш әле һаман да, шушы XXI гасырда да сирәк кенә бар, күзәтелә, дип язалар. Колбиләүчелек чоры дип аталган иҗтимагый-икътисадый формация безнең эраның V гасырында ук – коллар саны ирекле гражданнардан күбрәк булган империя – Рим таркалган вакыттан башлап ук тәмамланган саналса да. Кешелек ул дәверләрдән соң кайчакта тар, кайчак шактый киң адымнар белән яктылыкка, иреккә атлаган булса да.
Коллык караңгы Урта гасырларда да, алар узып, капиталистик чор килгәч тә бетмәгән – бушка эшләүче хокуксызлар сине баетканда алардан ничек баш тартмак кирәк. Хәтта Европада – соңгы 3–4 гасырда мәгърифәтле саналган, алгарыш үзәге булган кыйтгада ул күпмедер күзәтелгән. Коллык дигән ирек-хокуксызлык крепостное право рәвешендә Россиядә, классик форматта АКШта да чәчәк аткан. Ул гынамы, коллык дигән бәла Американың чак кына башына да җитмәгән...
Океан арты иленең таркалуын яисә анда яңа гражданнар сугышы башлануын, ким дигәндә аларның икътисадый һәм хәрби гайрәте кимүен, һичьюгы долларның резерв валюта булудан туктавын теләүчеләр бүген шактый. АКШның, газета укучы беләдерме, таркалган чаклары да булмаган түгел, булган. Нәкъ менә шул без бүген сөйләгән ямьсез күренеш аркасында. Таркалган илне кире җыю өчен хәйран гына сугышып алырга һәм, иң мөһиме, коллыктан баш тартырга туры килә америкалы кавемгә. Бу көннәрдә алар АКШ Конституциясенә «Ил хакимиятенә буйсынулы территорияләрдә коллар тоту, алар хезмәтеннән файдалану тыела» дигән маддә (ил тарихына ул Төп Законга 1865 елда кертелгән 13 нче төзәтмә буларак кереп калган) өстәүне хәл иткән резолюция яралуның 160 еллыгын, ягъни Ирек көнен бәйрәм итә.
Океан артындагы бәйрәм безгә нигә, дияр кемдер. Шунысын искәртик: бу вакыйгадан 4 ел алда – 1861 елда, Россиядәге коллык – крепостное право да бетерелә. Илнең тамагын туйдыручы җир кешесе – крестьян сатылмый, сатып алынмый, кәрткә оттырылмый, бүләк ителми башлый – миллионнар язмышы кисәк кенә уңай якка үзгәреп, алар, ниһаять, ирек тәмен татый. Ил тарихында бу – үтә дә әһәмиятле вакыйга. Шулай булуга да карамастан, биредә ул датаны бәйрәм итү, хәтта искә төшерү гадәте дә юк. Ни өчен? Ихтимал, хакимиятнең крепостное право дигән хурлыклы чорны халыкның хәтерендә тотасы килмәүдәндер. Без үткәннәрне данлы вә шанлы итеп күрергә гадәтләнгән бит. Ә ике гасыр ярымга сузылган ул дәвер андый традициягә гел дә туры килми.
Тик шунысы да бар һәм бәхәссез: халык тарихи дөреслекне белеп яшәргә тиеш. Яхшыны гына түгел, начарны да. Бу шарт үтәлмәгәндә тарих ясалмага әйләнә, үткәннәрдән сабак алынмый. Ә андый күренештә бер яхшылык та юк. Шунысы да бар: бездәге коллыкның үзенчәлеге – алпавытлар, АКШ очрагындагы кебек, кайчандыр Африкадан ташылган кара тәнлеләрне түгел, үз халкын, үз кешеләрен изеп, кол итеп яшәгән. Коллыктан арынуны билгеләп үтмәүдә шушы хәл дә роль уйный булса кирәк...
Американың таркалып, берничә елга икегә бүленеп торуына аз гына ачыклык кертеп китик. Керемнәре коллар хезмәтенә бәйле плантаторлар хакимлек иткән көньяк штатларның, яңа Президент Линкольнның коллыкка нокта куячагын тәгаен белеп, баш күтәрүе һәм 1860 елда ук үз президенты, үз Конституциясе, үз башкаласы булган аерым дәүләт – Америка Конфедератив Штатлары төзеп куюы билгеле. Шуннан соң шул: сәнәгатькә таянган Төньяк штатлар берлеге белән Коллык яклы конфедерация арасында кабынып, дүрт елга сузылган гражданнар сугышы, Конфедерациянең җиңелүе һәм ахыр килеп, Төп Законга кертелгән төзәтмә.
Тагын шунысын да әйтик: океан артында коллык озаграк сакланса яисә икегә бүленгән ил яңадан берләшмәсә, Америка, ихтимал, бүгенге АКШ булып бетә дә алмас иде. Ә дөньякүләм өстенлеккә, бөеклеккә дәгъва иткән башка илләр андый хәлгә, ихтимал, сөенер иде. Дөньяның беренче дәүләте буласы килгәннәр бер генә түгел чөнки. Халык теләмәгәндә җитәкчеләр аны барыбер тели. Әле яңарак кына бер мәгълүмат чарасы, Трамп хакимияткә килгәч, дөньядагы күпполярлылык турында сүз алып бармаска да була, дип язды. Ә кирәк микән соң ул күпполярлылык? Күз алдына китерик: АКШтан кала тагын бер яисә берничә ил алар куәтенә ия, ди. Бу ни дигән сүз? Бу – ике яисә берничә мин-минлекле илнең (сверхдержаваның), көн туса, мөнәсәбәтләр ачыклап, кем баш, кем түш – шуны билгеләп, менә-менә эләгешеп китү халәтендә яисә сугышып яшәве дигән сүз.
Ә бүгенге АКШта, без танып бетермәсәк тә, демократия дә юк түгел, хакимияттәге тыюлар системасы (система сдержек и противовесов) да эшли, дәүләт институтлары да гасырлык сынау үткән. Кыскасы, дуамаллык һәм җавапсызлык башка күп дәүләтләр белән чагыштырганда анда ярыйсы яхшы чикләнгән. Аерым автократияләрдә Сэм агайдагы бүгенге икътисадый һәм хәрби гайрәт булса, дөньяда ниләр булып бетәсен күз алдына китерү дә кыен. Укучы биредә берүк дөрес аңласын: мин боларны океан арты илен яклап түгел, ә мәгълүм факт һәм аргументларны раслап язам...
Яңадан коллыкка кайтып, аның халыкның аңына, холык-фигыленә, менталитетына булган дәвамлы тәэсире хакында сүз кузгатсак, АКШның төп халкы андый ирексезлекне күрмәгән, дип әйтеп була. Элекке колларның оныклары булган кара тәнле кавем анда ил халкының бары 12 процентын гына тәшкил итә. Калган 88 процентның геномында, бездәгедән аермалы буларак, коллыктан калган холык юк. Ә коллык тимәгән холык ул гел башка. Холык-фигыль, менталитетның аерым кеше, илнең язмышына йогынтысы зурдан булганын исәпкә алганда, океан арты дәүләтенең ирешкәннәре дә яхшы аңлашыла кебек.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез