Көнче көне – көенеч, ди безнең халык. Көнләшү кешенең үзен дә, башкалар белән мөнәсәбәтләрен дә җимерә. Аеруча ир-ат һәм хатын-кыз арасындагысы яман. Көнләшә, димәк, ярата, диләр, әмма бу гыйбарә дөреслеккә туры киләме? Бу «авыру»ны дәвалап буламы? Ир-атлар көнчерәкме, хатын-кызлармы?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Хәбил Сәхәбиев ярдәм итте.
– Кеше ни сәбәпле көнләшә? Шуннан башлыйк әле. Һәр очрак индивидуаль, билгеле, әмма ниндидер төп сәбәпләре була торгандыр бит?
– Көнләшү курку хисе нигезендә барлыкка килә ул. Әгәр без үзебезне ныклы, тирән элемтәгә лаек түгел дип саныйбыз икән, иптәшебезгә таяна алмыйбыз икән, көнләшү ярдәмендә аны контрольдә тотарга телибез. Әмма бу – иллюзия, мондый мөнәсәбәтләрдә ирекле сайлау урынына контроль кереп кысыла.
– «Көнләшә, димәк, ярата» дигән гыйбарә бар. Ул дөреслеккә туры киләме?
– Әлбәттә, ярату бу очракта була. Яратмаган кешене көнләү мөмкинме икән? Тик шул ук вакытта көчле көнчелек ике кеше арасындагы ышанычны «изеп», бәхетне башта киметә, аннары бөтенләй юкка чыгара. Кызык ситуация туа: бәйлелек бар, тик бәхет юк. Көнчелек нәтиҗәсе менә шундый була.
– Кемнәр көнчерәк: хатын-кызлармы, ир-атлармы?
– Мин иргә/хатынга бүлмәс идем, һәр кешенең холкыннан тора. Тик аның, үсеп, холыкны үзгәртү ихтималы булуын да онытмаска кирәк.
– Димәк, көнчелектән дәвалап була?
– Була. Әлбәттә, була. Тик бу – бик катлаулы эш. Чын үзгәрешләр, бәхеткәме, кызганычкамы, һәрвакыт авырдан килә шул. Мин белгән иң тиз ысулы – психологик терапия. Ни кызганыч, безнең халык андый әйбергә әлегә шикләнебрәк карый. Әмма яхшы белгеч белән эшләп караганнардан сорасаң, һәрвакыт бер үк җавап аласың: үзгәрү мөмкин, чынлап торып шәхес буларак үсеш бар ул.
– Сезнең үзегезгә: «Мин бик көнче, ярдәм итегез», – дип килгәннәре бармы?
– Әйе, андый сорау белщн күбесенчә яшьләр килә.
– Алар белән ничек эшлисез?
– Беренче чиратта, аның тормышында булган хәлләргә игътибар итәбез, аның шәхес буларак үсеш дәрәҗәсенә карыйбыз. Ул ни өчен көнләшә? Менә шуңа басым ясап, хисләр белән элемтәгә керергә, аларны аңларга өйрәнәбез. Аның тормышында моңарчы булмаган мөнәсәбәтләр корырга өйрәнәбез.
– Ире яки хатыны көнләшкән кешегә нишләргә? Ничектер тынычландыру, аклану ярдәм итәме?
– Авыр сорау. Монда уйларга кирәк. Иптәшебез ник көнләшә? Бу көнләшү кайсы очракларда барлыкка килә? Без үзебезнең адымнарыбыз белән аны көнләшергә мәҗбүр итеп, аның көнләшүенннән тәм тапмыйбызмы? Ул көнләшкәндә нинди уйларга чума? Бу аны нинди адымнарга этәрә? Эзләнүне ике яктан да башларга кирәк. Бу очракта үз күңелләребез белән күрешү (Э.Эриксонның «встреча с истинным Я», концепциясе) ярдәмгә килергә мөмкин. Бу – бик-бик катлаулы эш. Ләкин шушы катлаулы юл гына үзара аңлашуга китерә ала.
– Көнләшү кайчан куркыныч була башлый?
– Нинди генә адым булмасын, ул безгә күңелебез кушканча, үз кыйммәтләребезгә таянып яшәргә комачаулый башлый икән, бу куркыныч.
– Ә көнчелекнең уңай яклары була аламы?
– Нәрсәне уңай, нәрсәне тискәре дип атау кешенең кыйммәтләреннән һәм максатларыннан тора. Минемчә, көнләшү матур итеп яшәргә комачаулый икән, уңай яклар турында сүз була алмый. Һәм киресенчә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез