Көрәк кайгысы калмый. Терапевттан бакчада эшләгәндә истә тотарга кирәкле КИҢӘШЛӘР

Көтеп алган язның күп өлеше бакчада уза. Казу, тырмалау, чәчү, утырту... Бик тиздән берсе артыннан икенчесе үрелеп барган эшләр чылбыры башланачак. Табиблар исә, эшкә алданып, сәламәтлек турында да онытмаска кирәк, дип кисәтә.

Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галимуллина бакчада эшләгәндә истә тотарга кирәкле кагыйдәләр турында сөйләде.

  1. Бакчада эшләгәндә төп авырлык билгә төшә. Шуңа күрә эштән туктап торган арада иң элек билегезне ял иттереп алырга онытмагыз. Моның өчен кыршау әйләндергән кебек хәрәкәтләр ясау, берничә тапкыр уңга-сулга бөгелү дә җитә. Билгә зыян килмәсен өчен, көрәк-тырма ише эш коралларының сабы озын һәм җиңел булырга тиеш. Түтәлгә орлык чәчкәндә, чүп утаганда да иелеп түгел, чүгәләп, яки бер аякка таянып эшләү хәерле. Болай иткәндә аркага авырлык килмәячәк. Кан тамырлары киңәюдән (варикоз) интеккән кешегә чүгәләп эшләргә ярамый. Мондый халәттә кан тамырлары тагын да киңәячәк. Кан басымы югары булган кешеләргә исә озак вакыт башны аска иеп эшләргә ярамый. Андый чакта йөрәккә дә көч килә.
  2. Бакча чорында күпләр бил кузгалу, арка авыртудан зарлана. Моннан саклану өчен, иң беренче чиратта авыр әйбер күтәрүдән сакланырга кирәк. Күтәргән очракта да, аның рәте бар. Авырлык тигез төшсен өчен, әйберне ике куллап күтәрү яхшырак. Авыр әйберне кисәк тотынмыйча, утырган килеш – авырлык билгә түгел, аякларга төшәрлек итеп, җайлап кына күтәрергә кирәк. Бил сызлаганда, арка авыртканда авыртуны баса торган мазь, гель ярдәмгә киләчәк. Энәле паласка (Кузнецов аппликаторы) яту да ярдәм итә. Ул мускуллар киеренкелеген бетереп, авыртуны басачак. Махсус күнегүләр дә ясый аласыз Хәлегез аннан соң да уңайланмаса, табибка күренү хәерле.
  3. Бакча чорында эш белән ялны чиратлаштырырга онытмагыз. 15–20 минут эшләгәч, бераз ял итеп алырга кирәк.
  4. Бакчада эшләгәндә чиста суны пыяла савытта сакларга кирәк. Кояш кыздырганда пластик шешә җылына һәм аның составындагы зарарлы матдәләр суга да күчәргә мөмкин.
  5. Кояш нык кыздырган көнне бакчада баш киемсез эшләмәгез. Анда иртәнге сәгать унга кадәр һәм кичке сәгать дүрттән соң эшләү хәерле. Физик эш башкарыр алдыннан бераз тәнне язып, җиңелчә генә күнегүләр ясап алу да комачауламас. Болай эшләгәндә, мускулларга авырлык килмәс.
  6. Яшерен-батырын түгел: бакча чорында еш кына үзеңә игътибар итәргә вакыт та булмый. Тирләп эшләгәч, кием алыштыру да онытыла. Шул килеш үтәли җилгә эләксәң, салкын тидерүеңне көт тә тор. Бакча чорында бил сызлау, радикулит, артроз кебек чирләр дә баш калкыта. Инсульт, инфаркт, кан басымы күтәрелү, эссе кагу, эч китүләр дә күзәтелергә мөмкин. Физик эш башкарганда кан тамырларына басым арта. Шуңа күрә бу төркемгә кергән кешеләргә бакча чорында сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре