Газетага язылу

Корбан кем? Камал театрында – газаплы мәхәббәт кыйссасы

Камал театрында кабат премьера. Бу юлы театрның сәнгать җитәкчесе, режиссер Илгиз Зәйниев үзе язган пьесаны сәхнәләштерде. Тамашачылар зур залда Җәүдәт белән Зөбәрҗәт мәхәббәтен күзәтте. 10 ел элек иҗат ителгән әсәр татар театрының 120 еллыгына багышлап тәкъдим ителде. Жанры буенча музыкаль комедия булса да, ахырга таба ул трагедиягә әйләнә. Тик бу хакта соңрак.

Корбан кем?  Камал театрында – газаплы мәхәббәт кыйссасы

Премьералар чыккан саен без – тамашачылар Камал театрының яңа бинасындагы техник мөмкинлекләргә сокланабыз. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев бер әңгәмәдә: «Безгә зур бүләк ясадылар», – дигән иде. Бу фикернең төп мәгънәсен татар театрына дип аңларга кирәктер. «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклен карарга килгән тамашачы сәхнәдәге үзгәрешләрне күреп шаккатып утырды. Вакыйгалар барышы белән бергә сәхнә әйләнә, декорацияләр алышына, шул арада җир астыннан үсеп чыккан кебек гаҗәеп матур бизәлешле балкон пәйда була. Экраннар да хәрәкәттә. Анда спектакльдәге вакыйгаларга туры китереп, XX гасыр башына караган видеолар күренгәләп китә. Сәхнәнең арткы планы да кулланылышта. Биредә пәйда булган тулган ай сурәте спектакльнең тәэсирен тагын да арттыра. Өч сәгать дәвамында боларны күзәтеп, эчтән сөенеп тә, сокланып та утырасың. Театрның иҗади мөмкинлекләре чиксез кебек тоела.

 

Мин моны каядыр күргән идем

 

Спектакльнең музыкаль бизәлеше композитор Эльмир Низамовка хас булганча бай. Геройларның хис-кичерешләре еш кына җырлар аша бирелә. Җыр текстларының авторы – Резеда Гобәева. Төп рольләрдә: Җәүдәт – Алмаз Борһанов, Зөбәрҗәт – Айгөл Гардисламова, Рәйхан Габдуллина. Камал театрында җырлы рольләрне уйнарлык тавышлы артистлар булмаган вакытлар да бар иде. Бүген сәләтле, профессиональ башкаручы кызлар, егетләр килде. Зөбәрҗәтнең әтисе Мотыйгулла ролен шулай ук ике төркем артистлар – Рамил Төхвәтуллин һәм Әсхәт Хисмәтов, ә әнисе Наҗия ролен Илсөя Төхвәтуллина һәм Мәрьям Юнысова башкара. Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннарның парлы уены сагындырган – аларның сәхнәгә чыгышын тамашачы аеруча бер җылылык белән кабул итте. Үзләре дә рольләрен яратып уйнадылар. Фатыйх ролен башкарган яшь артист Рәдиф Галимов та тамашачы мәхәббәтен яулады. Ул Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектаклендәге Фирдәвес Әхтәмова башкарган Биби ролен хәтерләтте. Һәм үз уены белән премьераның бер үзенчәлеге булып торды.

Хәер, «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклендә безгә таныш булган классик әсәрләрне хәтерләткән мизгелләр шактый сизелде. Ике гашыйкның балкон аша аңлашуы да Ромео һәм Джульетта мәхәббәтен хәтердә яңартты. Илгиз Зәйниев моны үзе дә яшерми. «Монда без сәхнәдә күргән романтик драматургия һәм мәхәббәт тарихларының барысы да бар. Мин аларны сиздерми генә бер-берсенә бәйләргә тырыштым», – ди ул. Шуңа да спектакль дәвамында: «Мин моны каядыр күргән идем...» – дип утырасың.

 

Кызның сөйгәне Җәүдәтнең фотосалоны бар. Ул әлеге чорда гөнаһ саналган фотосурәткә төшерү белән шөгыльләнә. Зөбәрҗәт белән алар шул салонда очраша һәм мәхәббәт җепләре үрелә башлый.

 

Шушы урында тамашачы күреп ияләшкән гадәти сюжет линиясе әллә нишли. Зөбәрҗәтнең хисләре саф. Тик егет – комарлы уеннар корбаны. Хәтта отып алган зур сумма акчасына да канәгать була белми. Тагын бара... һәм соңгы чалбарына кадәр оттыра. Зөбәрҗәтнең әтисе бу мәхәббәткә каршы. Ул кызын Габдерәшит бай улына чыгарга үгетли. «Галиябану» спектаклендәге кебек, яшьләр качып китәргә дигән уйга да килә. Тик карта уйнаучы егет белән син нинди тормыш корырсың соң?

 

Яңа мәхәббәт кыйссасы

 

Без – геройларны «яхшы» һәм «начар»га бүләргә, яхшылыкның җиңүен теләп, һәм аның һичшиксез шулай тәмамланачагына инанган тамашачы. Ә автор без ияләшкән стереотипларны чәлпәрәмә китерә. Монда инде тамашачы гашыйк парның бергә булуын да тели кебек. Шул ук вакытта комарлы уенга бирелгән егет белән Зөбәрҗәтнең бәхетле булмаячагы да көн кебек ачык. Спектакльне менә шундый икеле-микеле уйлар белән тамаша кылып утырырга туры килә.

 

Мотыйгулла кызының башын әйләндергән егетне үтергәнче кыйната. Җәүдәт кеше танымаслык хәлгә җитеп гарипләнә. Алмаз Борһанов үз ролен, гарипләнгән егет газапларын бик оста, ышандырырлык итеп уйный. Зөбәрҗәт сөйгәне үлгән дигән сүзгә ышанып, бай егетенә кияүгә чыгарга ризалаша. Бәхетең булмаса, ни чара, дип җырлыйлар бит. Габдерәшит бай малае да – комарлы уен корбаны. Кызга ике начарның берсен сайларга туры килә. Туй көнне Зөбәрҗәт Җәүдәтнең исән икәнлеген белеп ала. Гарипләнгән сөйгәнен күреп, кыз көтелмәгән адымга бара. Бу урында тамашачының тагын бер тапкыр йөрәге кысылып куя...

 

Дөресен генә әйткәндә, премьерадан тамашачылар төрле уйлар белән чыкты. Кемнеңдер техник мөмкинлекләрдән һушы китсә, икенчеләре артистларның моңлы тавышына мөкиббән булуын сөйли. Өченче төркем спектакльнең сюжетыннан, аның кульминациясеннән аптырап калган. XX гасыр башында яшәгән татар кызы мондый ук адымга бара алыр идеме? Барган очракта да, алга таба ул шундый зур газаплы йөк белән ничек яшәр? Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәре искә төшә. Сөйгәнен сугыштан алып калырга теләгән Сәрвәр Исмәгыйль колагына дару сала. Егет җан бирә. Кыз акылдан шаша.

 

Һәр чорның – үз каршылыклары, үз таләп-законнары. Һәм шул боҗра эчендә – кеше язмышлары.

***

Илгиз Зәйниев татар әдәбиятындагы фаҗигале мәхәббәт кыйссаларына тагын бер парны – Җәүдәт белән Зөбәрҗәтне өстәде. Тамашачы өчен алар да телдән-телгә күчеп сөйләнерлек булырмы? Әллә замана тамашачысы аны инде бөтенләй башка күзлектән чыгып кабул итәрме – монысын вакыт күрсәтер. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре