Күк капкалары

Күк капусы ачылды, кайгыларым басылды, ди халык. Берәү моны гади такмак итеп кабул итсә, икенчеләр күк капусы ачылганлыгына чын күңелдән ышана. Аны күргән кеше бик бәхетле була дигән ышаныч та яши әле. Бу дөресме? Галимнәр дә аңлата алмаган күренешкә диндә аңлатма бармы? Наил хәзрәт ЙОСЫПОВ белән шул сорауларга җавап табарга тырыштык.

– Наил хәзрәт, күк капусы ачылу дигәннәре ялганмы, әллә чынбарлыкта була торган күренешме?

– Коръәндә һәм пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә «күкнең капкасы» дигән сүзләр искә алына. Мәсәлән, Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләрендә «күкнең капкалары ачыла» дип әйткән, ләкин ул киная (метафора) буларак Аллаһның рәхмәте иңүен, изге гамәлләрнең һәм догаларның кабул кылынуын аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Күкнең капкалары төн уртасында ачыла һәм аваз салучы бер зат: «Догасына җавап бирелсен өчен дога кылучы бармы? Кирәк нәрсәсе бирелсен өчен сораучы бармы? Кайгысы җиңеләйтелсен өчен җиңеллек, шифа сораучы бармы?» – дип эндәшә. Әгәр дә шушы вакытта берәр мөселман дога кылса, Аллаһ аның догасына һичшиксез җавап бирәчәк», – дип әйтә.

Әбү Әйүб әл-Әнсари исә болай дип искә алган: «Кояш зәвәлдән авышкач, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәрвакыттагыча дүрт рәкәгать намаз укый иде. Мин аңа: «Йә, Аллаһның илчесе! Нишләп син кояш зәвәлдән авышкач гел дә дүрт рәкәгать намаз укыйсың?» – дидем. Ул: «Дөреслектә, кояш зәвәлдән авышкач, күкнең капкалары ачыла һәм өйлә намазы укылмыйча торып ябылмый. Шуңа күрә мин бу вакытта хәерле гамәлем кабул кылынуын телим», – дип җавап биргән.

Әлеге хәдисләрдән чыгып, күк капкасы көндез яки төнлә ачыла икән дип аңларга кирәкми. Шушы ике хәдистә дә «күкнең капкалары ачыла» дигән сүзләр күчермә мәгънәдә кулланыла, укыган догалар һәм намазларның кабул кылынуы дигән мәгънәне аңлата.

– Күк капусы бары тик рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә ачыла дип әйтсәләр дә, бу күренешнең шаһиты булганнар аны, бәйрәм көнне күрмәдек, дип ышандыра...

– Халыкта, чыннан да, мондый ышану бар. Дини риваятьләрдә дә күкнең капкасы бар, ул елга бер тапкыр изге Кадер кичәсендә ачыла, изге күңелле кешегә генә күренә, күргән кеше бәхетле була, шул вакытта ул ни теләсә, шул кабул була, дигән аңлатмалар бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан ае башлангач, күкнең капкалары ачыла һәм җәһәннәм капкалары ябыла, ә шайтаннар богауларга бәйләнеп куела», – дигән. Дин галимнәре исә моны «җәннәт ишекләре ачыла» дигән мәгънәне белдерә, дип аңлаталар.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында бу күренеш хакында сөйләшүчеләр булганмы?

– Сәхәбәләр арасында күк капусы ачылганын күрүчеләр булуы хакында укыганым юк, ләкин пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) күк капкасы ачылып, бер фәрештәнең җиргә иңүен күргәне була. Бу хакта Габдуллаһ ибен Габбәс исемле сәхәбәнең бер риваятендә сөйләнә: «Бервакытны пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Җәбраил фәрештә белән бергә булганда, күктә бер тавыш ишетте. Шул чакны Җәбраил фәрештә карашын күккә юнәлтеп: «Бу – күктә ачылган ишек тавышы. Ул моңарчы бер дә ачылмаган иде», – дип әйтте.

Шуннан соң күктән бер фәрештә төшеп, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына килде дә: «Сиңа бирелгән һәм сиңа хәтле бер пәйгамбәргә дә бирелмәгән ике нурга: «Фатиха» белән «Бәкара» сүрәсенең ахыргы ике аяте иңүгә шатлан. Шул ике сүрәдәге һәр хәрефне укыган саен сиңа сораган нәрсәң бирелер!» – диде.

Күк капусы ачылуга кагылышлы фәнни аңлатмалар юк. Күпләр моны уйдырма дип атый. Ә Коръәндә моңа аңлатма бармы?

– Коръәндә әйтелгәнчә, күкнең капкасы бар һәм шуның аркылы гына галәмгә чыгып була. Бу хакта «Хиҗер» сүрәсенең 14–15 нче аятьләрендә әйтелә. Аллаһы Тәгалә болай ди: «Әгәр дә без аларга күкнең капкасын ачып, алар аның аркылы авыш юл белән караңгылыкка күтәрелгәч: «Безнең күзләр күрүдән мәхрүм ителгән. Без – сихерләнгән халык», – дип әйтерләр», – ди.

Җир шарында космик ракеталар оча торган 24 урын бар, шуларның берсе – Казахстанда урнашкан Байконур космодромы. Ракеталар шушы урыннардан очса гына, күкнең капкасына туры килеп, космоска чыга ала.

– Күк капусы ачылганын күргән кешене бәхетле була, диләр...

– Коръәндә һәм хәдисләрдә бу хакта әйтелми. Әгәр дә кеше күк капусы ачылганын күрсә, Аллаһы Тәгалә аңа үзенең бер кодрәтен күрсәткән була. Ә үземнең андый кешеләр белән аралашканым юк.

– Күк капусы ачылганда теләгән теләк кабул буламы?

– Бу турыда Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә төгәл мәгълүмат юк. Хәдисләрдә яңгыр яуганда, җил искәндә, күк күкрәгәндә, төнлә белән әтәч кычкырганда дога укырга кирәклеге хакында әйтелә. Акыллы кеше күп капусының ачылу вакыйгасын көтеп утырырга тиеш түгел. Дөреслектә, көн белән төннең алышынуы, кояш белән айның хәрәкәте, күкнең төзелеше, андагы җисемнәрнең күз алдына китереп булмаслык зурлыкта һәм ераклыкта булуы һәм билгеле бер тәртип белән әйләнүләре гыйбрәт ала белгән кешеләр өчен Аллаһның барлыгын күрсәтә торган зур  дәлил булып тора. Ләкин күбебез моңа игътибар итми. Күбебезгә Аллаһның барлыгына ышану өчен күк капусы ачылып, фәрештәләрнең күзгә күренүе кирәк.

БЕЛЕП ТОР!

Күк капусы чынлыкта Кыямәт көнендә ачылачак һәм аннан фәрештәләр мәхшәр мәйданына җиргә төшәчәк. Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә болай дигән: «Кыямәт көнендә сур быргысына өреләчәк һәм сез төркем-төркем булып хисап мәйданына киләчәксез. Ул көнне күк ачылып, капкалар хасил булачак».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре